Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр Казан сабантуена ничек барыр

1 августта Казанда сабантуе узачак. Ул башкаланың "Мирный" бистәсеедәге Каенлыкта үтә. Аның август башына күчерелүе дә юкка булмады. Милли бәйрәмне махсус рәвештә чемпионат чорында уздырырга карар кылынды. Бу кунакларга милләтебез, гореф-гадәтләребез белән танышуга мөмкинлек бирә. Каенлыкка керү юлы РКБ ягыннан булачак. Чыгу исә Кабан күле ягыннан билгеләнгән. Хәрәкәт бары бер...

1 августта Казанда сабантуе узачак. Ул башкаланың "Мирный" бистәсеедәге Каенлыкта үтә. Аның август башына күчерелүе дә юкка булмады. Милли бәйрәмне махсус рәвештә чемпионат чорында уздырырга карар кылынды. Бу кунакларга милләтебез, гореф-гадәтләребез белән танышуга мөмкинлек бирә.

Каенлыкка керү юлы РКБ ягыннан булачак. Чыгу исә Кабан күле ягыннан билгеләнгән. Хәрәкәт бары бер яклы булачак. Шуңа да һәркемгә игътибарлы булу кирәк. Кунаклар өчен махсус паркинг та каралган. Ул "Лесной городок" торак комплексы территориясе артында урнашкан.

Сабантуй кунаклары өчен махсус бушлай паркинг каралган. Ул "Лесной городок" торак комплексы территориясенең артында урнашачак.

Полиция хезмәткәрләре исә халыкка җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш бирә. Чөнки бәйрәм көнне юлларда зур "бөке"ләр булуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев