Әтнәлеләр, кырын эшкә аяк басмагыз!
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында алкоголь продукциянең законсыз әйләнешен туктату мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Ул агымдагы елның 10-20 июльләрендә узучы ункөнлеккә багышланган иде. Биредә төп мәсьәлә - ялган аракы сатып ятучыларны ачыклау булды. Бу яктан безнең районда тыныч. Республика Дәүләт алкогольинспекциясенең Арчадагы территориаль берәмлегеннән әнә шулай дип хәбәр иттеләр. - Сезнең...
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында алкоголь продукциянең законсыз әйләнешен туктату мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Ул агымдагы елның 10-20 июльләрендә узучы ункөнлеккә багышланган иде. Биредә төп мәсьәлә - ялган аракы сатып ятучыларны ачыклау булды.
Бу яктан безнең районда тыныч. Республика Дәүләт алкогольинспекциясенең Арчадагы территориаль берәмлегеннән әнә шулай дип хәбәр иттеләр.
- Сезнең районда, киресенчә, Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукция сату артты, - диде җитәкчесе Булат Илдар улы Кадыров. Ул гына да түгел:
- Әлегә булмасалар да, ункөнлек дәвам итә бит әле... - дип куйды.
Үзләре генә түгел, полиция хезмәткәрләре белән бергә эшлиләр. Район полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Әнәс улы Минһаҗев исә:
- Быел шундый 4 факт ачыкланды үзе, анда да 1-2 шешә ялган аракы сату белән бәйле иде, - диде.
Аңлашылганча, бу очраклар шәхси хуҗалыкларның ялган аракы сатулары белән бәйле. Һәм бу очракларны массакүләм төсмер алган, зур партияләр җитештереп сатучылар белән бер рәткә куярлык та түгел. Шулай да 1 шешә сатасыңмы, 1 машинамы - кәгазь аларны бертигез күтәрә. Ягъни, барыбер учетка эләгәсең диюем. Шуңа күрә законны бозып, кырын эшкә аяк басмавың хәер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев