Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр " Кызыл әтәч"тән сак булыгыз

Янгырга каршы дәүләт хезмәте барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен 2015 ел уңышын җыйганда барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә катгый үтәргә чакыра. Ә алар бик гади. Хуҗалык җитәкчеләренә урып җыю комплексының әзерлеге һәм төзелеклеге, янгын куркынычсызлыгы буенча җавплы кешеләрне,деҗур торуны билгеләргә һәм аның төгәл үтәлешен тәэтмин итәргә. Урман һәм юл буендагы басу...

Янгырга каршы дәүләт хезмәте барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен 2015 ел уңышын җыйганда барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә катгый үтәргә чакыра. Ә алар бик гади.

Хуҗалык җитәкчеләренә урып җыю комплексының әзерлеге һәм төзелеклеге, янгын куркынычсызлыгы буенча җавплы кешеләрне,деҗур торуны билгеләргә һәм аның төгәл үтәлешен тәэтмин итәргә.

Урман һәм юл буендагы басу кырыйларын дүрт метр киңлектә сукаларга. Авыл хуҗалыгы техникасы ватылган очракта, техниканы иген янып китү, ут кабу куркынычы булмаган урыннарында гына төзәтергә (иген массивыннан ким дигәндә 30 метр еракта)

Уңыш саклана торган, аны эшкәртү урыннарында, ындыр табакларының һәр бина корылмасында да янгын сүндерү кораллары булдырылырга тиеш.

Урып - җыю эшләрендә катнашычу барлык хемәткәрләр дә махсус янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаҗ үтәргә тиеш

Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, басуда янгын зур мүйдүнны биләмәсен өчен, ут әйләнәсен оператив төстә сукалату мөһим. Ә сукалаганда җилнең кайсы яктан исүенә һәм янгынның нинди тизлектә җәелүенә игтибарлы булу мәҗбүри.

Әгәр өелгән печән яисә салам эскертенә ут капса, ана таратып ташлау утка каршы көрәшне җинеләйтә. Моның белән бер рәттән, янәшәдәге эскертлэрне уттан саклап калу чараларын күрергә.

Әгәр дә янгын ашлыкны киптергәндә чыкса, иң беренче җиһазлар - агрегатларны, тулаем ындыр табагын токтан озәргә, бары тик шуннан соң гына янгынны сүндерү чараларына керешергә.

Ирекле янгын друҗиналары янгын часте белән даими һәм өзлексез элемтә чаралары төзеклегенә нык игътибар итәргә. Урып - җыю эшләре барган басуларда янгын машинасы, башка төр махсус техниканың һәм экипаҗларның даими деҗур торуын оештыру да бу афәттән саклануның үтемле бер ысулы булуын беркем дә истән чыгармасын.

Хәерле сәгатьтә. Игенче!

"Кызыл әтәч"кә юл куймау - ул хәвефсезлек, исәнлек-саулык, югалтуларсыз һәм югары уңыш! Шуны беркайчан да исегездән чыгармагыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев