Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр ришвәтчелек турында ни уйлый

Агымдагы ел барышында Татарстанда «Халыкның коррупция турында фикерен белү» буенча республиканың социаль экономик мониторинглаштыру комитеты тарафыннан социалогик сораштырулар үткәрелгән. Сораштырылучыларның 52 % - хатын-кызлар, ә 48% - ир-атлар. Тикшеренүләрдә эшчеләр һәм хезмәткәрләр, студентлар, хуҗабикәләр, укытучылар, тәрбиячеләр, эшмәкәрләр, медицина һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары кебек һөнәр ияләре белән...

 

Агымдагы ел барышында Татарстанда "Халыкның коррупция турында фикерен белү" буенча республиканың социаль экономик мониторинглаштыру комитеты тарафыннан социалогик сораштырулар үткәрелгән.

Сораштырылучыларның 52 % - хатын-кызлар, ә 48% - ир-атлар. Тикшеренүләрдә эшчеләр һәм хезмәткәрләр, студентлар, хуҗабикәләр, укытучылар, тәрбиячеләр, эшмәкәрләр, медицина һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары кебек һөнәр ияләре белән беррәттән пенчионерлар да катнашкан. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республика халкы күпчелек очракта коррупцияне ришвәтчелек, ягъни, вазыфаи затларның үз урыныннан файдаланып ришвәт алуы дип саный. Һәр икенче сораштырылучы вазыйфаи затларның хезмәт урыныннан файдалануын нәкъ менә ришвәтчелек дип атый. Ә менә республика һәм мунципаль берәмлекләр тормышында төп проблема булып, респондентлар фикеренчә, кибет һәм базарларда бәяләрнең югары булуы, юл һәм күперләрнең начар сыйфаты, эшсезлек, хезмәт хакының түбән булуы, торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге җитесезлекләр тора. Татарстанның 23 районында яшәүчеләр, шулар арасына Әтнә районы халкы да керә, чиновниклар арасында ришвәтчелекне районның төп проблемасы итеп санамыйлар. Узган еллар белән чагыштырганда 13 муниципаль районда яшәүче халык арасында (бу исемлектә дә Әтнә бар) ришвәтчелек үсте дип санаучыларның артуы күзәтелә. Әтнәлеләр ришвәтчелек очрагы белән очрашып та, гражданлык активлыгы күсәтмәүче 18 район респондентлары арасына да кергән. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ришвәтчелек киң колач алган хөкүмәт структуралары арасында беренче өчлеккә ЮХИДИ хезмәткәрләре(65,1%), врачлар һәм медицина персоналы (56,7%)һәм югары уку йорты укытучылары(50,0%) керә. Сораштыруларда катнашучыларның, 80% артыгы да иң беренче итеп ЮХИДИ хезмәткәрләренең, 80% артыгы медицина персоналының, 70% артыгы югары уку йортлары мөгалимнәренең, 80% артыгы военкомат хезмәткәрләренең, 20% артыгы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең ришвәт алуын раслаган. Алда әйтелгән һәр исемлектә Әтнә районы респондентларының катнашуы да билгеле. Шунысы кызык, ришвәт алучы суд һәм прокуратура хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм директорлары исемлегендә Әтнәләр бөтенләй дә юк. Соңгы ике елда безнең халыкның җирле администрация эшеннән тулысынча канәгать икәнлеге дә билгеләп үтелгән. Әтнә районы тагын бер исемлектә - электрон хезмәт күрсәтү даирәсендә аеруча актив кулланучы буларак телгә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев