Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр Россия Президентын күрәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашачак. Ул шулай ук "Казан Арена" стадионында да булачак дип көтелә. Анда ул Россия җыелма командасы әгъзалары - дөнья беренчелегендә катнашучылар белән очрашачак. Исегезгә төшерәбез, су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда бүген ачыла һәм 9 августка кадәр...

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашачак. Ул шулай ук "Казан Арена" стадионында да булачак дип көтелә. Анда ул Россия җыелма командасы әгъзалары - дөнья беренчелегендә катнашучылар белән очрашачак.

Исегезгә төшерәбез, су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда бүген ачыла һәм 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Турнирда 190 илдән 2400 спортсмен катнаша. Алар 75 комплект медаль өчен көрәшәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев