Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәлеләр җәяү йөриме

Күп йөрү - озын гомер Табигать тарафыннан шулай бирелгән инде: кеше һәрвакыт саулыгын ныгытып, гомерен озайтырга омтылып яши. Физкультура һәм спорт белән шөгылләнү - сәламәтлекнең төп нигезе дип санала. Әмма һәр нәрсәнең чамасы, ягъ алтын урталыгы булган кебек, физик күнегүләр белән шөгыльнәнүнең үз тәртибе бар. Бу хакта табибә Лилия Солтанова...

Күп йөрү - озын гомер

Табигать тарафыннан шулай бирелгән инде: кеше һәрвакыт саулыгын ныгытып, гомерен озайтырга омтылып яши.

Физкультура һәм спорт белән шөгылләнү - сәламәтлекнең төп нигезе дип санала. Әмма һәр нәрсәнең чамасы, ягъ алтын урталыгы булган кебек, физик күнегүләр белән шөгыльнәнүнең үз тәртибе бар. Бу хакта табибә Лилия Солтанова сөйләде.

- Җәяү йөрү исә организм өчен гаять файдалы, барлык мускуллар хәрәкәткә килә. Йөрәкнең тиешенчә эшләве өчен аның пауза (тыналыш) ясавы кирәк. Йөрәк кыскаргач, мускулларның киеренкелеге бетә, ягъни йомшара. Нәкъ менә шушы вакытта йөрәк мускулларына үсәргә мөмкинлек кирәк. Шуның өчен кеше күбрәк җәяү йөрергә тиеш.

Көн саен җәяү йөрү йөрәккә гаҗәеп әйбәт күнекмәләр бирә. Андый кешеләрнең башка әгъзалары да сау-сәламәт була: йөрү сөякләрне ныгыта, остеохондроздан саклый, матдәләр алмашын җайга сала, артык гәүдә авырлыгына каршы көрәшергә булыша.

Дозалаучы йөреш аеруча йөрәк-кан тамырлары белән авыручыларга файдалы.

Дәвалау йөрешне 4 төргә бүлеп йөртәләр:

  1. Акрын - минутка 40-60 адым.

  2. Урта - минутка 60-80 адым.

  3. Тиз - минутка 100-200 адым.

  4. Бик тиз - минутка 120 адымнан артык.

Йөрәкне гадәтләнгән тизлектән башларга кирәк һәм акрынлап арттырырга.

Көн саен 1-2 тапкыр йөрергә. Йокы алдыннан йөрү бик шәп: тыныч ритмда, 15-20 минут. Йөреш вакытында гәүдәнең тизлеген саклагыз, кулларны ирекле тотыгыз. Иң мөһим дәвалау моменты - дөрес сулыш алу: борын белән сулау. Тын кысылу барлыкка килсә, туктатырга яки йөрешне акрынайтырга кирәк.

Йөреш вакытында күкрәк кысуын һәм пульсның ешаюын булдырырга ярамый.

Җәяү барганда, кан басымы күтәбрелә. 180гә кадәр җитәргә мөмкин. Туктыйсың икән, кан басымы да шундук төшә. Җәяү йөрү гипотоникларга да бик файдалы, чөнки бу вакытта кан басымы, әйткәнемчә, күтәрелә. Гомумән, атлап йөрү гипертоникларга да, гипотоникларга да кирәк: ул ахыр чиктә кан басымының тигезләшүенә китерә. Аннары йөргәндә кан йөреше дә тизләшә төшә. Әйтик, гадәти кешнең кан әйләнеше өчен 5 минут кирәк икән, җәяүле кешенекенә 3 минут та җитә. Бу инде баш миенә дә, башка әгъзаларга да кислородка баеган кан килә, дигән сүз.

Сүзеимне йомгаклап шуны әйтәсем килә, вакытыгыз бар икән, өйдә утырганчы, урамга чыгып, җәяүләп йөреп кайтуны гадәт итәргә кирәк. Бу саулыгыгызны ныгытырга да, гомерегезне озайтырга да, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Чөнки йөрү, тиз атлау йөрәккә сихәт бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев