Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр ялган аракыга күчәрме?

Аракының минималь бәясе 170 сум дәрәҗәсендә билгеләнгәнүе белән халык контрафакт алкоголь эчемлекләргә өстенлек бирә башлаган. Моның нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән - быел агулану очраклары шактый арткан. Башкалабыз Казанда яшәүчеләр бу күрсәткеч буенча "алдынгы" рәтләрдә. Моңа кадәр 6 ел дәвамында алкоголь эчемлекләр кулланып хастаханәләргә эләгүчеләр исәбенең кимү тенденциясе күзәтелгән. Быелгы вәзгыять...

Аракының минималь бәясе 170 сум дәрәҗәсендә билгеләнгәнүе белән халык контрафакт алкоголь эчемлекләргә өстенлек бирә башлаган. Моның нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән - быел агулану очраклары шактый арткан. Башкалабыз Казанда яшәүчеләр бу күрсәткеч буенча "алдынгы" рәтләрдә.

Моңа кадәр 6 ел дәвамында алкоголь эчемлекләр кулланып хастаханәләргә эләгүчеләр исәбенең кимү тенденциясе күзәтелгән. Быелгы вәзгыять исә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләрен борчуга салган. Узган елның 11 аенда 1071 агуланучы булса, быел инде андыйлар саны 1468гә җиткән.

Башкалабызда яшәүчеләр спиртлы эчемлекләрне районнарга-авылларга караганда күбрәк, чамасын белми эчкәнгәме, әллә ялган алкоголь киңрәк таралыш алгангамы, биредә агулану очраклары өчләтә диярлек үсеш алган. Алда торган Яңа ел бәйрәмнәрен дә исәпкә алсаң, бу статистика тагын да кискен сыйфат алуы ихтимал.

Арский территориальный орган (Арский, Атнинский, Балтасинский, Кукморский, Сабинский, Тюлячинский районы) - 8 (4366) 3 22 69;


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев