Әтнә таңы

Әтнәлеләр үз тарихын онытмый

ТАРИХ ҮЗЕ БЕЗНЕҢ КАРШЫДА "Марсель абыйны исән чакта хөрмәтләп, аның өчен бу кичәне оештыруыгыз бик матур күренеш. Кызганыч, бездә гадәттә, кешене үлгәч кенә искә алырга яраталар". Мәгарифне үстерү институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев остазы Марсель ага Әхмәтҗановның 75 яше уңаеннан Олы Мәңгәр урта мәктәбендә уздырылган кичәдә әнә шулай...

ТАРИХ ҮЗЕ БЕЗНЕҢ КАРШЫДА

Реклама

"Марсель абыйны исән чакта хөрмәтләп, аның өчен бу кичәне оештыруыгыз бик матур күренеш. Кызганыч, бездә гадәттә, кешене үлгәч кенә искә алырга яраталар".

Мәгарифне үстерү институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев остазы Марсель ага Әхмәтҗановның 75 яше уңаеннан Олы Мәңгәр урта мәктәбендә уздырылган кичәдә әнә шулай диде. Марсель Әхмәтҗанов исеме татар милләтенең тарихы, борынгыдан калган мирасы белән кызыксынучылар өчен яхшы таныш. Күренекле әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, профессор Марсель ага Әхмәтҗанов Олы Мәңгәр авылында тумаса да, нәсел җепләре шушы авыл белән ныклап бәйләнгән аның. Марсель ага кечкенәдән тел, әдәбият, тарих белән кызыксына.Үсә төшкәч татар халык иҗатына бәйле әдәбият туплый башлый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы, химия- технология институтларында укый. Соңыннан Казан дәүләт университетының тарих факультетының кичке бүлегенә укырга керә. Нәкъ менә шул чорда ул Нәкый Исәнбәт, Альберт Фәтхи, Фоат Вәлиев кебек галимнәр белән таныша, алар белән татар тарихы, аның борынгыдан килгән мирасын барлау һәм өйрәнү өстендә эшли. Галим булу теләге аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына алып килә.Монда ул татар шәҗәрәләре теле темасына диссертация яза башлый. Археограф буларак Марсель ага төрле төбәкләргә экспедицияләр барышында 700 дән артык татар авылында була, аларның тарихын өйрәнә. Кичә барышында Марсель ага укучыларның сорауларына җавап бирде, үзенең хезмәтләре белән таныштырды. Авыл тарихы белән бәйле кайбер фактларга тукталды, укучыларга үзенең киңәшләрен бирде. Укучылар белән очрашуга шулай ук тарих фәннәре кандидаты Тәэминэ Биктимерова, танылган журналист Таһир Сабирҗанов, алда әйтеп узган Фәйзелхак Ислаев та кайткан иде. Алар да мәктәп укучылары белән тел, тарих турында фикерләре белән уртаклаштылар, мәктәпкә үзләренең китап- кульязмаларын бүләк иттеләр. Үз чиратында, мәктәп директоры Зөлфия Муллагалиева кунакларга очрашу истәлеге итеп чәчәктә утырган яран гөлләр бүләк итте, ә аксакал тарихчыбыз башына татарның иң кадерле бүләге - кулдан чигелгән түбәтәй кидерде. Кичә галимнең үзе турында да, авыл тарихы белән бәйле фактлар белән дә бәйләп, бик бай эчтәлектә әзерләнгән иде. Авыл китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанова, мәктәпнең директор урынбасарлары Рәзинә Сабирова, Халисә Сәләхетдинова һәм татар теле укытучысы Нурания Нуриеваның тырышлыгы күп кергәне күренеп тора. Укучыларның сәнгатьле итеп укыган шигырьләре, дәртле биюләре, "Әтнә сандугачы" һәм бик күп төрле бәйге җиңүчеләре Лилия Сәфәргалиева белән Зилә Якупованың моңлы җырлары ямь өстенә ямь бирде. Очрашуга авылның мөхтәрәм кешеләре - Рауза апа Сабирова, Наил абый Гарифҗанов, Илсур абый Шакиров, Хәлимә апа Закирова да чакырылган иде. Яшь буынга аларның да әйтәсе сүзләре бар. Хезмәт яратуның һәм максатка омтылуның тере үрнәге булган Марсель ага Әхмәтҗановка багышланган бу кичә күңелләрдә озак сакланыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: