Әтнә таңы

Әтнәлеләрдән мәхәббәт кыйссасы

Язмышларны булмый үзгәртеп "Мин яратам сине, Фирүзәм! Яратам! Яратам!" Ранилнең көчле тавышы зират агачларына кайтаваз булып кагылып, төнге авыл өстенә таралды. Нәрсә дисен инде аңа кыз, үзе әйтте бит, әгәр мине яратсаң, бөтен авылга кычкыр, диде. Менә хәзер үзенең җүләрлегенә үзе үк аптырап калды.... Лидия Әллә чынлап ярата, әллә сабый...

Язмышларны булмый үзгәртеп

"Мин яратам сине, Фирүзәм! Яратам! Яратам!" Ранилнең көчле тавышы зират агачларына кайтаваз булып кагылып, төнге авыл өстенә таралды. Нәрсә дисен инде аңа кыз, үзе әйтте бит, әгәр мине яратсаң, бөтен авылга кычкыр, диде. Менә хәзер үзенең җүләрлегенә үзе үк аптырап калды....

Лидия

Әллә чынлап ярата, әллә сабый бала белән уйнаган сыман, уйнап кына йөри инде бу Ранил, белмәссең... Ә бит кыз үзе аңа үлеп гашыйк. Кечкенәдән гашыйк. Баласытуы да бардыр инде, егет армия хезмәтендә булып кайткан, яше дә күпкә олы. Хәтерли әле Фирүзә, берчак шулай җәй көне күршедәге зуррак кызлар белән су коенырга төште. Ранил аларның берсен озатып йөри иде ул чакта, капка төбендә бергәләп утырганнары да булды. Киңлеккә алай ук зур булмаган авыл инешенең аргы ягына йөзеп чыгу Фирүзә яшендәге кызлар өчен ул чакта зур батырлык инде. Ранилнең икенче як ярда басып торуын күргән кыз, йөрәксенеп чыгып китте шул йөзеп. Икенче як ярга килеп җитәм дигәндә генә, чупыл, текә ярдан Ранил. Үләм икән суга батып, дигән уйлары әле дә истә. Шул секундта егет аны тартып та чыгарды. И, көлгән иде кызның куркуыннан, и көлгән иде. Гомерлек үкенечле мәхәббәтенең башы әллә шул вакытлардан ук башланды микән соң?!

Чибәрлеккә Фирүзә үзе дә төшеп калганнардан түгел анысы. Буе зифа, гәүдәсе килешле. Күзләренә баксаң, батып үләрсең, диләр. Әтисеннән күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләр, әнисеннән кеше кызыгырдай дулкын-дулкын чәчләр күчкән аңа. Мәктәптә ул катнашмаган җәмәгать эше юк. Барысына да өлгерә, җырлый да, бии дә... Сәхнәдә Һинд биюен башкарганда, кызларның көнләшүдән күзләре яна. Артыннан күпләр йөреп карады да бит... Нишләтәсең, әнә шул директор малае гына башын әйләндерде. Клубка чыккач, ул булмаса, хет тирә-юнендә сабантуйдай халык гөжләп торсын, юк инде, бөтен дөньясында берүзе калгандай тоела. Кичтән күрмәсә, иртән вакытын туры китереп чыгарга тырыша. Чөнки, берсе мәктәпкә, берсе техникумга барганда, урамның тар сукмагында кара-каршы очрашалар. Шул чак Ранил бөтен битенә елмаеп, "Сәләм, мәхәббәтем минем", дип эндәшсә, бетте инде. Каушавыннан җавап бирергә дә ояла. "Мәхәббәтем", дигәннән, озатып кайткан беренче көненнән үк шулай дип эндәште аңа Ранил. Кыз баштарак оялса да, соңрак, ияләште тагын. Ул беренче кичтә капка төбенә кайтып җитүгә, кулыннан ычкынып, өйләренә йөгерде. Очраша башлагач та, ул көнне искә алып , көлеп йөрделәр әле.

Чыннан да кайчан шулай үлеп гашыйк булырга өлгерде соң Фирүзә?! Беренче тапкыр сеңлесе аркылы кызның кулына "мин сине яратам" дигән кәгазь кисәге тоттыргачмы? Әллә кыз гомерендә беренче тапкыр бәйрәмгә йомшак уенчык бүләк иткәчме?! Әллә Фирүзәгә бергә йөрербез диеп тә, сабантуй бәйрәменнән бүтән белән кайтып киткәчме? Юк, менә монысын инде бөтенләй дә искә төшерергә яратмый Фирүзә. Андый чаклары, клубтан күз яшьләренә тыгылып кайтып киткән көннәре бик күп булды шул. Тик аңа карап, яратуының бер чите генә дә кителмәде, хәтта. Авылда сүз тиз тарала, Фирүзә белән Ранил очрашалар икән дигән сүзләр әнисенә дә, сыйныф җитәкчесенә дә ишетелми калмады. Өйдә дә, мәктәптә дә ачулануларына игътибар да бирмәде ул. Ранил килмәгәндә килер дип көтте, ә инде ул килгән чакларда Фирүзәдән дә бәхетле кеше булмагандыр. Акрынлап, әнә шулай кушыла- аерыла , авызы пешә-пешә кыз да үсте. Хәзер күбрәк Ранил аның янында бөтерелә. Исе китмәгән кыяфәт чыгарып йөрсә дә, белә, сизә, Фирүзә, егет тә аны бик якын күрә. Җәйнең бер матур кичендә сүз дә салып карады: "Мәктәпне тәмамлауга, өйләнешик, Фирүзә. Тик мин синең минеке генә булуыңны телим". Аптырады кыз. Ранилнең бит аңа тырнак очы белән генә дә кагылганы булмады. Ә хәзер нәрсә ди бит. Аныкы булырга... Ә аннан соң ташлап калдырса.. Китсә... Кемгә кирәк булыр соң ул? Әнсе белән әтисенең күзенә ничек карар? Юк, юк!!! Теленә беренче килгән сүзне егеткә бәрде: "Мин мәктәпне бетерүгә бала чүпрәкләре юарга җыенмыйм. Мин укырга керәчәкмен!" Дәшмәде Ранил, ул чакта түзеп калды. Очрашудан да туктамадылар.

Көзнең беренче атнасы иде. Шимбә көнне Ранил күрше авылга туйга китте. Икенче көнне кабат клубта очраштылар. Ранилнең бармагында көмеш балдак күреп, берара Фирүзә аптырап калды. Үзе дә әллә нинди иде ул бу кичтә. Шул туй аларның очрашуларына нокта куйды да инде. Ранил анда үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк Динә белән танышкан иде шул. Нәрсәсе белән алган иде ул аны, кай җире белән үзенә караткан, монысы Фирүзә өчен ачылмаган сер булып калды.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Ни булганын белмәгән Фирүзәгә билгесезлек бигрәк тә авыр тәэсир итте. Октябрь бәйрәмнәре алдыннан кабат Ранил белән очраштылар. "Мин өйләнәм, Фирүзә, яңа елда туем булачак", - бу сүзләргә җаны тетрәнсә дә, кыяфәтенә берни чыгармады кыз. "Ә нигә яңа елга, октябрь бәйрәменә үк өйлән!!" - диде дә өйләренә йөгерде. Ранилнең ачыргаланып бар урамга : "Фирүзә-ә-ә!" дип кычкыруына да игътибар итмәде.

Кешене өмет яшәтә, диләр. Кыз да һаман нинди дә булса могжизага өметләнде. Кичләрен елап үткәрсә дә, беркайчан да башын игәнен күрмәделәр аның. Элеккечә көлде, шаярды. Тик могжизалар әкияттә генә була шул. Ранилнең туй көне дә килеп җитте. Буранлы кич иде ул. Ярты төнгә хәтле урамда йөргән Фирүзәнең күзләре шешенеп бетте. Икенче көнне кызлар бик төпченеп карасалар да, бер сүз ала алмадылар. Аптырагач, туйны карарга кергәннәре: " Ул бер дә өйләнгән кешегә охшамаган иде, килен янында да йөрмәде, тормас ул аның белән", - дип кызга ярарга тырышсалар да, җавап кырыс иде. "Торыр, миңа үч итеп булса да, торачак".

Вакыт - дәва, вакыт - дару... Әмма Фирүзә өчен генә түгел. Күзләре моңсуланды кызның. Көн туса," их, Ранилне читтән генә булса да, бер генә тапкыр күрергә иде", дип хыялланды. Көн елады, төн елады...

Ранилләр бик еш булмаса да, авылга кайтып-китеп йөрделәр. Динә иренең йөргән кызы турында хәбардар иде булса кирәк, ялгызын гына бер җиргә аягын да атлаттырмады. Хәер, өйләнгән ир белән очрашып йөрү Фирүзә өчен дә кирәк нәрсә түгел иде. Тик шулай да Ранилнең соңгы сүзен ишетәсе килә иде аның. Күзенә карап "Сине яратмыйм", дип әйтсә, бәлки тынычланыр да иде. Юк, шул,юк... Әнә сәхнәдә Фирүзә җырлаганда беренче рәткә берүзе килеп утырып, башын иеп тыңлады. Күтәрелеп карар иде дә бәлки, ике рәт арттарак Динә утыра. Җитмәсә, мәктәп китапханәсенә кергән иде, Ранилнең әнисе кызның йөрәгенә ут салып чыгарды. "Кичә кич клубтан кайттылар, Ранил биш минут саен тәмәке тартырга чыга. Сизеп торам, үзен -үзе кая куярга белми, бәргәләнә. Динәсе артыннан чыгып алып кергәч кенә йокларга ятты", - ди. Хәзер аларның ике арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да катлауланды шул. Берсе Ранилдән башка берәүгә дә хәтта кулын да тоттырып карамаган кыз кеше булса, икенчесе - гаиләле ир. Динәнең авырлы булуы Фирүзәнең соңгы өметләренә дә нокта куйды. Моңарчы ул Ранил белән бергә булырбыз дип хыялланды, хыялларында хәтта Динәне"үлгән" дип тә уйларга курыкмады. Әмма бала... Монысы инде икенче мәсьәлә. Нәкъ шигырьдәгечә, "атлап, үтеп, узып китә алмаслык, кеше язмышы бар арада"....

Авылда кабат туй гөрләде. Бу юлы Ранилнең сыйныфташы өйләнде. Билгеле инде, мондый мәҗлесләрдән моңлы тавышлы Фирүзә берничек тә читтә кала алмый. Җитмәсә, егет күршеләрендә генә яши. Кичен туйга кергәч, каршысында диярлек утырган Динә белән Ранилне күреп, аптырап китте кыз.Ирнең араларында торган ваза белән чәчәкләрне Динә күрмәслек итеп күчереп куюын да күз кырые белән шәйләми калмады. Болай аңа кыз яхшырак күренә иде.

Туй гөрләде, кунаклар кызышты. Тәнәфесләрнең берсендә кунак егетләрнең берсе килеп, кызның колагына: "Сине тыкырык башында көтәләр", дип пышылдагач, башта куркып та калды. Сизде, Ранил көтә иде аны. Аяклары кинәт хәлсезләнеп китте, үзен җиңеләйгәндәй хис итте. Менә-менә очып китәр иде төсле. Көткән кеше дөрестән дә, Ранил иде. Өч - дүрт җөмлә әйтте. Ул сүзләрне гомеренең көзләренә җиткәндә дә, әле яңа әйтелгәндәй хәтерли Фирүзә. " Мин сине генә яратам. Хатынга синең исемең белән эндәшкән көннәрем бик күп. Аяк бармакларыңа хәтле үбәр идем. Кичерәлсаң кичер, мин ялгыштым." Әллә Ранил беренче булып китеп барды, әллә Фирүзә йөгерде, анысы исендә түгел. Башы буталды, тамагына төер тыгылды аның. Кичер, имеш. Юк, Ранилдән башка яшәү яшәү түгел инде аның өчен. Хәзер аңа барыбер. Ул бит, әнә, аны бүтәнгә алыштырды...

Туйга кире әйләнеп килгәндә, Ранил дә, Динә дә юк иде инде. Хатын аларның очрашуын белгән иде ахырысы, авылда бик каты тавышланганнар дип сөйләделәр. Фирүзә дә үзен гаепле сизде. Күп тә үтмәде, Динә баласын югалтты. Монысын кыз бигрәк тә авыр кичерде. Дус кызлары" Синең күз яшьләрең төшкәндер", дисәләр дә, теге көннең кайтавазы булды бугай дип борчылды.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Фирүзә дә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга керде. Гади кеше баласы булгач, гайбәтчеләр керә алмас дип өметләнсәләр дә, үзенекен итте кыз. Тик күңеле генә яралы иде аның. Күрүчеләр булмады түгел, булды, артыннан йөреп тә карадылар... Тик Фирүзә кыя кебек иде, йөрәгенә берәүне дә якын китерергә теләмәде.

Казанда "гопниклар" хәрәкәте башланган еллар иде. Урамга кичке якта чыгарга да куркыныч иде. Хәзер, "местная" мы дип сораштыра башлыйлар. "Девочка - не девочка?" дип сорарга да тайчынмыйлар. Әледән әле "девочка" дип әйткән кызларны тикшереп караучылар турында да сүзләр күп йөри. Фирүзәгә дә әллә ничә тапкыр бәйләнделәр. Ярый, абыйсы Казанда яшәгәч, андыйлар белән ничек сөйләшергә кирәген сеңлесенә әйбәтләп аңлатты. Тик бу гына ярдәм итә алмады шул...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: