Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләргә административ штраф һәм аны түләмәү нәтиҗәләре

Штраф түләү йөзендә административ җаваплылыкка тарткан очраклар да була. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә суммалары төрле, ә иң азы 500 сум тәшкил итә. Административ штраф түләргә кирәклек турында карар алучылар аның эчтәлеген укып тормыйлар. Әлеге документны үтәмиләр генә түгел, еш кына югалталар да. Штраф түләргә кирәклекне оныталар һәм...

Штраф түләү йөзендә административ җаваплылыкка тарткан очраклар да була. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә суммалары төрле, ә иң азы 500 сум тәшкил итә.

Административ штраф түләргә кирәклек турында карар алучылар аның эчтәлеген укып тормыйлар. Әлеге документны үтәмиләр генә түгел, еш кына югалталар да. Штраф түләргә кирәклекне оныталар һәм билгеле бер вакытка кадәр тыныч яшиләр. Әмма, америкалы мәгърифәтче Бенджамин Франклин әйтмешли: "...Кемгәдер тиеш булганчы, ач килеш ятуың отышлырак". Дәүләт әҗәтләрне кичерми. Гражданнар тарафыннан түләнмәгән барлык штрафлар турындагы мәгълүматлар тиешле дәүләт органнарының мәгълүматлар базасында саклана.

Штрафны түләмәгән очракта әлеге органнар штраф түләмәгән өчен, җәмәгать судьясы аркылы, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе I өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен куялар.

Җәмәгать судьясы материалны карый һәм закон бозу ачыкланса, гражданин 2 штраф: башта түләмәгәне өчен дә, җәмәгать судьясы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча салганын да түли. Соңгысы беренчесеннән ике тапкырга артык була. Мәсәлән, гражданин 500 сум күләмендәге штрафны түләми икән, җәмәгать судьясы 1000 сум түләргә дип карар чыгара. Нәтиҗәдә, 1500 сум, ягъни, башлангычыннан 3 тапкыр зуррак суммада бурычлы буласың.

Әгәр дә гражданин җәмәгать судьясына административ материалны карауга килмәсә, аны полиция хезмәткәрләре мәҗбүри алып киләләр. Әгәр дә штрафлар даими рәвештә түләнмәсә, җәмәгать судьясы 15 тәүлеккә административ арест салу йөзендә кырысрак җәза бирергә мәҗбүр була. Ә бу инде кешенең авыл халкы арасындагы репутациясендә чагылыш таба.

Шулай итеп, штраф түләүне онытмаска, штраф билгеләнү турындагы карарны һәм түләү квитанциясен сакларга, дәүләт хакимияте һәм судның беренче таләбе белән үк күрсәтергә кирәк. Әгәр дә әлеге мизгелдә акчагыз юк икән, штраф суккан вазифаи заттан ваклап түләү мөмкинлеге, ягъни өлешләп түләү турында сорарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев