Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләргә Зөфәр хәзрәт Галиуллиннан берничә киңәш

Бисмиллләһирахманиррахим! Аллаһы сөбханә вә Тәгалә Коръән-Кәримдә: "Я Раббым, хатыннарыбызны һәм балаларыбызны күзләребезнең шатлыгы итеп ярат. Үзебезне явызлыкка каршы баручыларның имамы ит", - дип дога кылырга өйрәтә (25:75). Кешенең дөньяга килүе илаһи бер сер. Ул гомерең кешелек сыйфатларын югалтмыйча үтә икән, бу инде батырлык. Аллаһы Тәгалә Адәм баласын бар иткәч -...


Бисмиллләһирахманиррахим!

Аллаһы сөбханә вә Тәгалә Коръән-Кәримдә: "Я Раббым, хатыннарыбызны һәм балаларыбызны күзләребезнең шатлыгы итеп ярат. Үзебезне явызлыкка каршы баручыларның имамы ит", - дип дога кылырга өйрәтә (25:75).

Кешенең дөньяга килүе илаһи бер сер. Ул гомерең кешелек сыйфатларын югалтмыйча үтә икән, бу инде батырлык. Аллаһы Тәгалә Адәм баласын бар иткәч - яраткач, фәрештәләрдән Адәм каршында сәҗдә кылуларын таләп итә. Иблистән гайре бөтен фәрештәләр, җеннәр Адәм каршында Аллаһ әмерен үтәп, сәҗдә кыла. Иблис: "Мин уттан яратылган, ә ул балчыктан", - дип кешене тиң күрми, тәкәбберләнә (7:11). Ә бит Аллаһы Тәгалә, кешене камил сыйфатта гәүдәләндердем һәм рухымнан рух өрдем, ди (15-28:35). Алай гына да түгел, Адәмгә исем тану сәләте бирдем, ди. Ягъни, Үзен - Аллаһыны гүзәл исемнәре аша таный алу нигъмәте, дөньяны таный алу мөмкинлеге бирдем, ди. Тагын да Аллаһы Тәгаләнең кешегә насыйп иткән бүләге, ул - иман. Һәрберебез әл-мисбахта Аллаһның барлыгына, берлегенә шәһадәт биргәнбез. Шул Аллаһы нигъмәтләгән гүзәл сыйфатлы Адәм каршында баш ия, сәҗдәгә китә фәрештәләр. Инде безгз тәкәбберләнергә түгел, ә шул сыйфатларга лаек булып, иманыбызны саклап, ихлас белән гыйбадәт кылып, дөньялыкта әхлак, тәүфикъ, тәквалык белән, ахирәттә дә фәрештәләрнең сәҗдәсенә, Аллаһының ризалыгына ирешергә насыйп булсын.

БАЛА ХАКЫ
Бала Җир йөзенә гөнаһсыз булып килә. Бала Җир йөзенә хокуклары белән килә. Әти-әнисенә, җәмгыятькә вазыйфа алып килә. Беренчедән, баланың никахлы гаиләдә туарга хакы бар. Егет белән кыз Аллаһы Тәгалә, туганнары, җәмгыять, туачак балалары каршында үз өсләренә ир белән хатын вазыйфалары алып, никахта, мәхәббәттә туарга хакы бар баланың. Алданып, куркып, качып-посып, күз-яше, моң-зар, низаг аша яралырга тиеш түгел бала.

Бала ул - Аллаһыдан булган могҗиза, сер, әманәт ителгән вазыйфа. Игелекле ата-анага баласы кадерле булса, Аллаһыга ул бала күпкә якынрак. Бервакыт атлы гаскәр кайтып килгәндә, бер бала атлар каршысына йөгереп чыга, моны күргән ана ярсыган атлар каршына чыгып, баланы үлемнән йолып кала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны күреп: "Күрдегезме, ананың олы йөрәген? Ләкин Аллаһы Тәгалә анадан да мәрхәмәтлерәк", - ди.

Тугач, баланың матур исем алырга хокукы бар. Кушамат түгел, исем. Иң гүзәл исемнәр Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән бәйле исемнәр санала. Мәсәлән, Габдулла, Габдрахман… Шулай ук пәйгамбәрләр исемнәре: Муса, Сөләйман, Әюп, Йосыф… Ислам дине белән бәйле исемнәр: Әминә, Хәдичә, Гайшә, Гомәр, Госман, Хәсән, Хөсәен… Шулай ук мәгънәсе матур исемнәр: Рөстәм, Фәрит, Галия… Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Балаларыгызга матур исем бирегез, ахирәттә исемнәребез белән чакырылырбыз", - ди. Исем кушканда, миңа ошый, дип түгел, балага лаеклы исем булсын дип, аның хакын уйларга кирәк.

Баланың 2 яшькә кадәр ана сөте белән ризыкланырга хакы бар.

Иман белән туган баланың хәләл белән ризыкланырга хакы бар. Шуны исәптә тотып, атасының малы хәләл кәсеп белән табылып, анасы хәләл ризык белән туклану тиеш. Дуңгыз ите, хәмер ана ризыгы булып ана сөте аша баланың иманына зыян китерерлек булса, бу инде - Аллаһының әманәтенә хыянәт була. Ата-ана үзе өчен генә түгел, баласы өчен дә җавап тотачак.

Баланың абыйлы-энеле, апалы-сеңелле булырга хакы бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: "Балаларыгыз күп булсын, минем өммәтем ишле, дип шатланырлык булсын", - ди. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Ачлыктан, хәерчелектән куркып, балаларыгызны үтермәгез, сез түгел, мин ризыкландыручы", - ди. Балалар - безнең киләчәгез. Киләчәктә безгә пенсия эләгәме-юкмы, анысы билгесез, тәтесә дә күпме тамачагын шәйлибез. Диңгез артына акканның тамчысы чәчрәп безгә төшсә ярый. Ләкин безнең киләчәгебез - "пенсиябез" бар, ул - балаларыбыз. Ишле булсыннар, тәрбияле, белемле булсыннар. Ач булмабыз, иншаллаһ.

Баланың тулы, тату гаиләдә яшәргә хакы бар. Ир белән хатын арасындагы низаг, тарткалашуда бала әсир булмасын. Талакны - аерылуны Аллаһы Тәгалә рөхсәт итсә дә, яратмыйча, теләмичә рөхсәт иттем, ди. Үзебезнең хак турында түгел,
баланың хокукы турында уйлап чишәргә кирәк гаилә мәсьәләсен.

Баланың тумыштан малга хакы бар. Тугач та әтисенең мирасында өлешле. Әгәр дә бала ятим калса, аның мирасын тәрбиягә алган кешенең киметергә хакы юк. Хәтта үз гаиләсендә малы, үз балаларының мирасы кимесә дә.

Баланың сүзен әйтергә хокукы бар. Мәсәлән, гаиләсендә берәр кеше үтерелеп, үтерүче җәзага хөкем ителгәч, гаиләсен гафу итәргә хакы бар. Ә инде шул вакытта бала әле сүз әйтер өчен балигъ булмау сәбәпле хакы булмаса, аның балигъ булуын көтеп торалар.

Баланың, ир бала булса - 11, кыз бала булса - 9 яшькә кадәр гөнаһ җыймаска хакы бар.

Баланың гыйлем алырга хакы бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) гыйлем алуны бишектән ләхеткә кадәр фарыз, диде.

Баланың иманын дин гыйлеме белән ныгытырга хакы бар.

Баланың бу хокуклары ата-анасы, җәмгыять өстендә булган вазыйфа. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: "Балаларыгызга иң зур бүләк - аларга биргән тәрбиядер", - диде. Тәрбия, диде. Белем, димәде. Чөнки, тәрбияләнгән җирдә генә белем орлыклары салып була. Гаилә дә, мәктәп, җәмгыять тә, беренче чиратта, тәрбия үзәкләре булырга тиеш. Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең бу очракта: "Әшәке кеше - әшәке галимдер", - дигән хәдисн искәртеп үтәсе килә. Әхлаксыз галим - явызлык чыганагы.

ТӘРБИЯНЕ КАЙЧАН БАШЛАРГА?

Чыннан да, балага тәрбияне кайчан бирә башларга соң? Без совет педагогик системасында да Ян Амос Каменский, Сухомленский, Макаренко һ.б. тәгълиматлары белән якын таныш. Шуңа күрә: "Тугач та!" - диярбез. Юк шул. Тугач түгел, карында вакытта да түгел. Ислам дине ир кешегә: "Үзеңнең балаңа яхшы ана тап", хатын-кызга: "Үзеңнең балаңа яхшы ата тап", - ди. Ягъни өйләнгәнче, никахланганчы ук үзегезнең булачак балагызга яхшы ана, яхшы ата булырлык, иманлы, итагатьле, тәүфикълы, шәфкатьле, миһербанлы кеше табыгыз. Наркоман, исерек, эшсез, мәнсез, тәүфикъсыздан бала тапмагыз инде.

Мөселман гаиләсе баланы гына түгел, үзен тәрбияли. Балага мең тапкыр: "Эчмә, урлама!" - дип әйтеп тә, үзең эчеп, чәлеп, яисә алпан-тилпән "Алмагачлар"ны җырлап кайтасың икән, үгет-нәсихәтләреңнең файдасы булмас. Ата-анага хөрмәт таләп итеп, үзең әти-әниеңә хөрмәтең булмаса, яисә хатының өстендә кулың уйнаса, "Әй, син сыер!" дип, ә ул сине бозау дисә, балаң: "Минем әнием - сыер, әтием - бозау, әби-бабаларым карт хайваннар микәнни?" - димәсме?

Балада күркәм сыйфатлар тәрбяләргә кирәк. Миңа мәктәптә укытырга насыйп булды. Шунда мин, дәресләрнең берсендә балалардан кешегә хас сыйфатларны язуларын сорадым. 5-6 сыйфат яздылар. Шуннан соң яман сыйфатларны язуларын сорадым. Аларның саны бермә-бер күбрәк иде. Без, кеше яхшы булырга тиеш, дибез. Яхшы булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң ул? Моны кайсыбыз ачыклаган да, кайсы мәктәп шуңа тукталганы бар? Бүгенге Рәсәй мәктәбе бу мәсьәләгә төкереп бирә. Ул бит татар мәктәпләрен юк итеп, яулыклы кызлар белән көрәшә. Карагыз, Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: "Исем тану мөмкинлеге бирдем", - ди (2:30). Үзенең гүзәл исемнәрен тану, шул нурда тәрбияләнү сәләтен. Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле-шәфкатьле, без дә шундый булырга тиеш бит, ник оялабыз? Ул - патша, мәлик, син дә ул, ата-ана, эш башында торучы буларак, үз урыныңда җаваплы түгелме? Аллаһы Тәгалә - сабыр, син дә сабыр төбе сары алтын икәнне онытма. Ул - галим, сиңа да, ирме-хатынмы, гыйлем алу фарыз. Аллаһы Тәгалә - рәхимле, син дә каты күңелле булма инде. Ул - Кәрим, син дә саран булма. Аллаһы Тәгалә - нык, син дә кирәкле урында йомшак, хас урында нык бул. Аллаһы Тәгалә - гафу итүче, син дә мәрхәмәтле бул. Ул - серләрне саклаучы, һәрберебезнең ни кылганын белсә дә, фаш итми, серебезне ачмый, син дә гайбәт сөйләмә. Шулай итеп, тәрбиянең башы Аллаһыда, Коръәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үрнәгендә.

Тәрбиянең дәвамы - шәҗәрәңдә. Без "Без роду, без племени" дигән халык та, "Мой адрес не дом и не улица, мой адрес Советский союз" дип җырлап йөргән халык та түгел. Нигезле, ватанлы, дәүләтле халык. Дәүләт - нигез ташы, ата-ана йорты, шәҗәрәңнән башлана. Һәрберебез гомер-гомергә җиде буынны белгән. Белергә,
белеп, шул җиде буын бабайлар үрнәгендә балаларыбызны тәрбияләргә тиеш. Әйе, бала 2-3 буынны күреп белә ала. Ә калганнары хакында әти-бабасы сүзеннән таный. Балага, синең бабаңның әтисе яки бабасы батыр, уңган, акыллы, оста иде, дисәң, шул сыйфатлар балага да йогынты ясый, аңа охшарга тели, шуның белән тәрбия ала. Төркия мәктәпләрендә бик матур гадәт бар. Аларның мәктәп диварларында ханнарының сурәтләре, тарихлары, кылган эшләре күрсәтелгән. Ник безнең мәктәпләрдә дә, ичмасам, тарих классларында булса да, шул үрнәкне алып, татар ханнары хакында мәгълүмат бирмәскә? Ватанпәрвәрлек шуннан башлана ул.

Мәскәүдән куркабыз шул. Балаларыбыз маңкортлыгыннан түгел. Болары җәмгыятьнең бала каршында булган бурычларының бер өлеше. Икенчесе - белем алырга мөмкинлек бирү. Әгәр дә мин кол түгел икән, баланың ана телендә гыйлем алырга хокукы бар. Шулай ук югары белем һәм чит илдә гыйлем арттырырга хокуклы. Чит илләргә җибәрдән куркырга кирәк түгел, ныклы нигез, тәрбия алган бала кыйбласын югалтмаячак. Бөртекне уңдырышлы җиргә чәчәргә куркырга кирәк түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Белемне Кытайга булса да барып ал", - ди.

Балага тәрбия биргәндә бе еш кына: "Хатаңны төзәт!" - дип өйрәтәбез. Җәмәгать, хата бит төзәлми.син эшләгән әйбер инде эшләнгән, башка кабатлама, тәүбә кыл. Исламда мизан дигән әйбер бар, ике иңдә ике фәрештә яхшы һәм яманны теркәп бара, дигән инану бар. Ләкин яхшылыкта яманлыкта язылып мизанга салына, нәтиҗәсе кайсы як авыррак булудан гыйбарәт.

Бер аганың малае тәүфыйксызлыкта йөргән. Ата кеше малаен бер кисәтә, икенче шелтәләп, аңлатып карый - файдасы булмый. Гел кирегә сукалый малай, явызлыктан арынмый. Шуннан соң бу агай ишегалларына бер багана утыртып куя. Малаеның әшәкелек эшләвен ишеткән саен баганага берәр кадак суга бара. Бервакыт малае әтисеннән: "Әти, безнең ишегалдында нинди тимер багана ул?" - дип сорап куя. Әтисе ипләп кенә аңлатып бирә: "Ул агачны синең яман эшләрең тимергә әйләндерде", - ди. Малай уйга кала, аңлый, тәүбә кыла. Күңелен изгелеккә сала, яхшы гамәлләре белән күрше-күләнне, якын-тирәне шатландыра башлый. Әтисе, малае хакында яхшы сүз ишеткән саен, берәр кадакны суырып ала. Бервакыт әтисе кайтып керсә, ни күрсен, улы, багананы кочаклаган да, үксеп-үксеп елый. "Улым, нигә елыйсың, багананың бер генә кадагы да калмады бит?" - дип сорый атасы. "Әй, әти - ди улы, - аның эзләре калды бит…" Шулай итеп без балаларыбызга аларның эшләренең эзләре калуын искәртергә тиеш. Синең гамәлең яхшымы, яманмы - эзсез калмый. Әти-әниеңнең, якыннарың, күршеләрең йөрәгендә яра эзләре җыерчык, башларында ак чәч булып кала, яисә елмаю хозурлык, мәртәбә булып чәчәк ата.

Баланы мәктәпкә барганда без: "Бишле алып кайт!" - дип озатабыз, "Бишле алдыңмы?" - дип каршы алабыз. Безнең максат - "бишле". Ә Ислам исә: "Я, Раббым, файдалы гыйлем насып ит", - дип дога кылырга өйрәтә. Безнең максат - файдалы гыйлем булырга тиеш ләбаса. Файдалы гыйлем алу өчен ният вә максат кирәк. Ниятең дөрес булмаса, гакыйдәң ачык булмаса, намаз уку - физкультура, уразаң - диета булган кебек. Максатсыз гыйлем дә файдасыз, хәтергә уелмый. Шуңа күрә баладан мәктәптән кайткач: "Я кызым, улым, нинди файдалы гыйлем алып кайттың бүген?" - дип, белемен максатка, файдага юнәлдерергә кирәк. Бүгенге көндә инде хәтта совет педагогикасы да читләтеп модалы япон-америка педагогикасы өйрәнелә башлады. Алар тәгълиматы буенча, балага ярамый дип әйтергә ярамый, имеш. Теләсә нәрсә эшләсен. Әти-әнинең бурычы: ак белән караны, яхшы белән яманны, хәләл белән хәрамны балага аңлатудан гыйбарәт. Бу балада ата-ана дәрәҗәсен тануны да тәрбияли. Ата-ана, улым, бу ярый, ә менә моны эшләргә ярамый, чөнки фәлән-фәлән була, дип әйтергә тиеш. Бала барыбер күңеленә кергәнне эшли. Барыбызга да әти-әни кыш көне тимергә тел тидерергә ярамый, дип әйткәне бар. Ләкин бөтенебез ялап карадык. Тел ябышкач, әти-әни сүзе, олылыгы, хаклыгы искә төште. Утлы күмер тотсаң пешәсең, дип әйткәннәре бар. Тотып карагач, сүзләренең хаклыгына ышандык. Тора-бара әти сүзенә тәҗрибәсез
генә инана башладык. Бу инде ышану иде.

Балага тәрбия, мөнәсәбәт кирәк. Үзебезнең әти-әнине искә алсак, хәтергә аларның алып биргән уенчыклары, әйберләре түгел, ә әйткән сүзләре, эш-фигыльләре уелып калган. Бала тугач 100 меңлек коляска алу - ул балага түгел, ә үз мин-минлегеңне күрсәтү әсәре. Балага кирәкми ул, аңа мөнәсәбәт кирәк. Ул елмаюдан елмая белә. 2 яшьлек балаңа үзеңнең эшләпәңне кидерсәң, шуңа шатлана. Анда да эшләпәгә түгел, ә мөнәсәбәтеңә сөенә. Безгә дә балалыгызны саклап калып, бер-беребезне аңлап, саклап калып, бер-беребезне аңлап, беребез шатлыгына шатланып, кайгысында ярдәмләшеп, дөнья-ахирәттә фәрештәләр сәламенә Аллаһы Тәгалә ризалыгына даек булып яшәргә насыйп булсын.

Бала булыйк. Дөньяның гүзәллеген күреп, Аллаһы ризалыгы өчен сөеп-сөнеп яшик.

Зөфәр хазрат Галиуллин


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев