Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләрнең борыннарына чиерткәннәр

Күпме аласың, авыл?! Моннан берничә ел элек безнең авылга фермада эшләргә, көтү көтәргә күрше Мари Иле Республикасыннан авыл кешеләре килеп яллана иде. Ул чакта әле бездә хуҗалык нык: вакытында хезмәт хакын түли, түләнгән акча чагыштырмача ярыйсы гына иде. Ә марилар бөтенләй үзләрендә авыл хуҗалыгын таркатып бетергәннәр: эш юк, эшләмәгәч, түләүче...

Күпме аласың, авыл?!

Моннан берничә ел элек безнең авылга фермада эшләргә, көтү көтәргә күрше Мари Иле Республикасыннан авыл кешеләре килеп яллана иде. Ул чакта әле бездә хуҗалык нык: вакытында хезмәт хакын түли, түләнгән акча чагыштырмача ярыйсы гына иде. Ә марилар бөтенләй үзләрендә авыл хуҗалыгын таркатып бетергәннәр: эш юк, эшләмәгәч, түләүче дә юк. Исән калу хакына теләсә нинди кара эшкә риза булган күршеләр Арча районы авылларында күп йөрде ул чакта. Вакыт туктап торган урыннар бүген дә җитәрлек Тик соңгы елларда аларның эзләре суынды. Безнең хуҗалыклар да печтек кенә хезмәт хакларын вакытында түли алмыйча, җитәкчеләрен прокуратура юлларында каңгыратып йөртү көннәренә калдылар. Кесәләр тишек, банк хисаплары буш булгач, прокурор янавы да бик әллә ни тәэсир итми: хезмәт хакы түләү тоткарлана, аның күләме шигрин күндәй кысыла бара.

Моны заман белән, илдәге кризис белән, авыл хуҗалыгында сатып алу бәяләренең түбән булуы белән аңлатыр идең, бар хуҗалыкларда да хәл андый аяныч түгел. Совет чорында хәзерге Әтнә районында "Шахтер" хуҗалыгы бар иде. Күтәрәмгә калган ул хуҗалыкның эшен Тукай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары эшләде: чәчүен чәчтеләр, урагын урдылар. Заманнар авырайгач, "Шахтер"ның икенче сулышы ачылды: мул һәм сыйфатлы итеп продукция җитештерергә өйрәнде, хезмәт хакларын вакытында түләп бара башлады, аның күләмен дә үстерде. Моннан ике-өч еллар тирәсе элек мин ул хуҗалык җитәкчесе Әнәс Хәкимовтан хезмәт хакын ничек түләве белән кызыксындым. "Уртача унөч меңгә якын хезмәт хакын айныкын айга вакытында түләп барабыз, банктан бер тиен дә кредит алмыйбыз", - диде Әнәс, әмма тыйнаклыгы сәбәпле, матбугатта "яктырырга" теләмәде. Үткән берничә ел эчендә "Шахтер" җитештерүне тагын да арттырды: соңгы вакытларда гына 800 сыерга исәпләнгән заманча комплекс төзеп чыкты, бер сыердан елга 7 тоннадан артык сөт сава башлады, уртача хезмәт хакын 22 мең сумга кадәр җиткерде. Тагын Әнәстән сорадым: "Хезмәт хакын вакытында түлисезме, банктан сыерлар торагы төзү өчен күпме кредит алдыгыз?" - дидем. "Хезмәт хакын айның унөченче числосында бер көн дә кичекми түләп барабыз, безнең Әтнә районында кредит алып эшләмиләр, банкларга бирәчәгебез юк", - диде. Әнәсне якыннан белмәсәм, сүзләренә ышанмас идем, намуслы һәм хөрмәтле кеше шул Комыргуҗа егете, ышанмый булмый. Бу юлы да ул күләгәдә калырга теләде, исемен телгә алмауны сорады. Тик мин Әнәсне мактамыйм, ул үз урынында ни эшләргә тиеш булса, шуны эшли, бары тик шул гына. Аннан соң белеп торам: бер хуҗалык масштабында 22 мең сумлык уртача хезмәт хакы - рекорд түгел. Әнә Новгород төбәгендә бөтен өлкәләре белән авылдагы уртача хезмәт хакын 26980 сумга җиткергәннәр, Белгород өлкәсендә 25600не түлиләр. Совет чорында җирләре уңдырышсыз булу сәбәпле, Мәскәү тәэминатында яшәгән, әле күптән түгел генә безгә халкы эш теләнеп килгән Мари Иле Республикасында авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 22 мең сумга җиткән һәм бу күрсәткеч буенча марилар россиякүләм лидерларның бишлегенә эләккәннәр. Димәк, Әнәскә күп тырышырга кирәк әле.

Лидерлар арасында Татарстан юк. Бездә сөтне күп савалар, итне күп җитештерәләр, ә менә хезмәткә түләү аксый. Сөтне республиканың уртача күрсәткеченнән 3 тапкырдан да күбрәк савучы, итне дә артыграк җитештерүче, бер гектардан чыккан бөртеклеләр уңышы белән дә Татарстанның уртача күрсәткечен 50 процентка якын уздырган әтнәлеләрнең айлык уртача хезмәт хаклары 16217 сум гына. Менә питрәчлеләрнең күрсәткечләрен карыйк. 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә җитештерелә торган сөт күләме бу районда республиканың уртача күрсәткеченнән байтак калыша. Чагыштырыйк: республика буенча уртача күрсәткеч - 94 центнер, Питрәчтә - 68 генә, итне Татарстан буенча 100 гектарга уртача 15 центнер җитештерәләр, Питрәчтә - 5 кенә. Бер гектардан җыелган уңыш республикада - 22,7 центнер, Питрәчтә - 19,1 генә (Әтнәдә - 31,3). Тик питрәчлеләр уртача хезмәт хакы буенча әтнәлеләрнең борыннарына чиерткәннәр, аларда бу сан ярыйсы ук түгәрәк - 21154 сум. Монда кемне мактарга белмәссең, тырышып эшләп, азрак алган Әтнә халкынмы, артык җигелми генә мул яшәргә булдырган Питрәч районынмы? Тукай районы хезмәт хакының күләме буенча барысын да уздыра, азык-төлек җитештерүчеләргә 30719 сум түли. Тукай районында, билгеле, итне күп җитештерәләр, әмма сөт саву һәм бөртеклеләр уңышы буенча Әтнә районыннан байтак калышалар. Ләкин хезмәт хакларын түләүнең хикмәте ничек эшләүдә яшеренмәгән, моны югарыда китергән саннар әйбәт раслый. Хезмәт хакларныдагы аерманың серен ачыкларга теләп, мин бик озак баш ваттым һәм моны бер күрсәткеч белән генә аңлатып була дигән нәтиҗәгә килдем. Тукай районына бюджет ярдәме бик мул тамызылган - 1 миллиард 89 миллион сумнан ашып киткән (саннар 2014 елгы). Авылда яшәүчеләрнең баш санына бүлеп карасаң да, сөрүлек җирләрнең гектарына тигезләсәң дә, ярдәм мул чыга. Питрәч районында да дәүләт акчасы ишле яуган - 966 миллион 400 меңгә җиткән. Акча агымы хезмәт җитештерүчәнлегенә бик йогынты ясамаган ясавын, әмма күрәбез: хезмәт хакларын яхшырткан. Әтнә районында исә дәүләт ярдәме 229 миллион сумнан аз гына артык. Шуңа күрәдер, ихтимал, әтнәлеләр тырышып эшләп, югары күрсәткечләргә ирешсәләр дә, акча янчыгын кечерәкне йөртәләр. Халык санына һәм сөрүлек җирләренә бүлеп карасаң, бюджет ярдәме Арчага да бик иркен эләкми. Бөртеклеләрнең уңышын питрәчлеләрдән күбрәк алган, сөт белән итне дә күбрәк җитештергән Арчада айлык уртача хезмәт хаклары Питрәчтәгегә караганда 8470 сумга түбәнрәк. Монда ниндидер гаделсезлек бар шикелле тоела миңа. Очын-очка ялгый алмаган авылдашларга карыйм да, Зеленодольскида, Питрәчтә, Тукай районында тусагыз, мулрак яшәр идегез дип уйлап куям. Соңгы вакытларда югары трибуналардан дәүләт ярдәмен яхшырак эшләүчеләргә бүләргә кирәклеге турында нотыклар еш ишетелә, бәлки хәл якын киләчәктә үзгәрер - анысын вакыт күрсәтер. Хезмәт хаклары өлкәсендә безнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына стратегияне үзгәртергә кирәкми микән? Күрше марилардан калышырга ярамый һич тә.

Бәлки, җитәкчелекнең эшенә бәяне күпме сөт савуга карап түгел, уртача хезмәт хакының күләменә карап бирергә кирәктер. Республиканың уртача күрсәткеченнән калышкан өчен район хакимиятләрен пешеклисең, Россиянекеннән түбән булса, безнең министрны.

Рәшит Фәтхрахманов

("Ватаным Татарстан", /№ 7, 19.01.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев