Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләрне Буада яшәүче газета укучыбыз котлый

Һәр туар көн изге теләкләрдән Торсын иде һәркем күңеле. Сабырлыклар бирсен безгә ,Ходай! Тормышларның булмый җиңеле Гел рәхәттән, гел байлыктан торса, Без белмәбез яшәү кадерен. Нахак сүзләр белән рәнҗетмик без, Өзгәләмик кеше бәгырен. Гамәлләрне кылыр алларыннан Уйлап куйыйк йөз дә мең тапкыр. Гайбәтләрне арабыздан куыйк, Шул чагында гына йөз балкыр....

 
Һәр туар көн изге теләкләрдән
Торсын иде һәркем күңеле.
Сабырлыклар бирсен безгә ,Ходай!
Тормышларның булмый җиңеле

Гел рәхәттән, гел байлыктан торса,
Без белмәбез яшәү кадерен.
Нахак сүзләр белән рәнҗетмик без,
Өзгәләмик кеше бәгырен.

Гамәлләрне кылыр алларыннан
Уйлап куйыйк йөз дә мең тапкыр.
Гайбәтләрне арабыздан куыйк,
Шул чагында гына йөз балкыр.

Тормыш матурлыгы үзебездән,
Изгелектән тора кайвакыт.
Яшик җирдә гел яхшылык эшләп,
Кешеләрне чынлап яратып.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев