Әтнәлеләрнең ирешкән уңышлары шактый

Кризис чоры булуга карамастан, Татарстанда яңадан-яңа җитештерү объектлары гамәлгә баса.
Авыл хуҗалыгында бу аеруча ачык чагыла.
- Соңгы елларда районда барысы 4: "Шахтер"да - ике, "Тукай"ның Шәкәнәч фермасында һәм "Таң" хуҗалыгында берәр сөт саву залы эшли башлады. Аларда хөкүмәт ярдәме белән өр-яңа җиһазлар урнаштырылды. Нәтиҗәдә, кул көче кими, күп хезмәт механикалаштырыла, терлекләрнең баш саны арта, - дип куана авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Галиуллин.
Болардан тыш, якын көннәрдә "Мәңгәр"дә дә саву залы эшли башлаячак. Бүгенге көндә "Күшәр" һәм "Ташчишмә" хуҗалыкларында да төзеләләр. Шунысы бәхәссез, аларның уртак билгеләмәсе бар - инновацион проектлар нигезендә сафка басалар. Биредә республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановның хезмәтен күзаллау урынлы булыр. Сер түгел, Россиядәге катлаулы икътисади шартларга карамастан, Миңнеханов стратегиясе республикага инвестицияләр җәлеп итүне дәвам итә. Инвесторлар Татарстанны һәм аның лидерын ышанычлы партнер итеп күрәләр. Ә бу, үз чиратында - икътисади күтәрелеш! Шуңа күрә кризис чорында яңа җитештерү объектлары ачылуга гаҗәпләнерлек түгел. Шул исәптән ул авыл хуҗалыгында да уңышлы дәвам итә.
"Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Әнәс Хәкимов та:
- Савымчы мәсьәләсе уңай хәл ителә, сөт сыйфаты да яхшыра, сыер да чистарак була, - ди.
Хәер, хуҗалыкның инновацион программалар нигезендә ирешкән уңышлары шактый. Узган елны махсус программа буенча 2 торакка реконструкция уздырылган, смета бәясенең 30 процентын тәшкил иткән. Югарыда телгә алган "Вестфалия" сөт саву җиһазларын махсус "40 Х 60" программасы буенча алганнар. Ә бит аның составына сөтне суыту агрегаты һәм терлек азыгын тарата торган миксер да керә. "Шахтер" шушы ук программа буенча 2 "Тукано" комбайнлы да булды.
Элек терлекчелекнең киләчәген 3 "К" - "Кадры", "Корова", "Корма" билгели дип сөйли идек. Хәзер ул "К"лар күбәйде. Аларны тормышка ашыру өчен заманча саву залы да, техникасы да кирәк. Бу уңайдан республикабыз лидерының ярдәме - инновацион программаларның ярдәме гаять зур, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахманов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 12:00Әтнә театрында иҗат лабараториясе булып узды Әтнә театрында - "Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" иҗат лабораториясе булып узды.1200
-
28 февраль 2021 - 11:07Әтнәдә биатлон ярышы булып узды Ватанны саклаучылар көненә багышлап Әтнәдә биатлон ярышы булып узды.5300
-
28 февраль 2021 - 08:00Бүләкләр тапшырачаклар Бүген сәгать 8:30 минутта ӘХЛ уеннарына нәтиҗәләр ясаячаклар.7300
-
27 февраль 2021 - 19:08Нинди чәчүлек орлыкларның искесе яңасыннан яхшырак? Карбыз, кавынның иске орлыкларын утыртсаң, уңыш күбрәк була.8400
-
27 февраль 2021 - 18:03Дәфнә яфрагы файдасын беләсезме? Дәфнә яфрагы тәмләткеч кенә түгел, организм өчен дә бик файдалы ул.9801
-
27 февраль 2021 - 16:13Эпидемиолог: Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико шулай дип белдерде.8700
-
27 февраль 2021 - 15:00Россиядә дүрт миллионга якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан Эпидемиолог сүзләренчә, Россиядә инфекция эләктергән кешеләр исәбе җәен сизелерлек кимер дип көтелә, әмма алдагы көздә аларның саны янә артырга мөмкин.3900
-
27 февраль 2021 - 14:15Аттестатлар яңача биреләчәк Укучыларга төп гомуми һәм урта гомуми белем турында документлар ел саен үзгәрешләр кичерә.7500
-
27 февраль 2021 - 13:00Вакансия эшсезләрдән күп Мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 27 эшсез теркәлгән, шул ук вакытта эш урыннары – 40!11100
-
27 февраль 2021 - 11:10Юлда ниләр бар икән? Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча чираттагы район комиссиясе утырышы булып узды.11000
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.17600
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.19000
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесеӘлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.4500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!105600
-
27 февраль 2021 - 10:00Әтнә халкы ник егыла? Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.23900
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.23001
-
27 февраль 2021 - 08:00Юллар ябыла – игътибарлы булыгыз 13 февраль көнне район үзәгендә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”) ярышлары узачак.22900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика