Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләрнең матур яшәү сере

« Гаиләдә һәркемгә рәхәт булырга тиеш" Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Казан Кремлендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Республикабызда бу чара матур бер традициягә әйләнеп бара. Бәйрәмгә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 50 үрнәк гаилә чакырылган иде. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе белән беррәттән, 50...

« Гаиләдә һәркемгә рәхәт булырга тиеш"

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Казан Кремлендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Республикабызда бу чара матур бер традициягә әйләнеп бара.

Бәйрәмгә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 50 үрнәк гаилә чакырылган иде. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе белән беррәттән, 50 елдан артык бергә гомер иткән парлар, күпбалалы гаиләләр, спортчылар, табиблар, төзүчеләр, хәрбиләр, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре гаиләләре бар. Әтнә районыннан әлеге тантанада Гөлшат Марс кызы һәм Илдар Камил улы Закировлар катнашты.

Районыбызда аларны белмәгән кеше юктыр дисәм, ялгышмам. Икесе дә күз өстендәге каш кебек алар. Илдар Камил улы күп еллардан бирле район хастаханәсендә тәҗрибәле табиб буларак халык хөрмәтен казанса, Гөлшат Марс кызы мәгариф бүлегенең алыштыргысыз җитәкчесе, районыбызда күренекле шәхес.

Аларның мәхәббәт тарихы күпләр өчен бик кызык та булып тоелмас. Олы Әтнәнең зыялы, мәгърифәтле гаиләләрендә туып үскән ике яшь кеше бер-берсенең барлыгын белеп, күреп йөргән, билгеле. Хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән әнисе Әминә апа янына килеп йөргән, җитмәсә, каникул вакытларында санитарка хезмәтен башкарган бөтерчектәй кызга инде институт тәмамлап табиб булып эшләгән егет игътибар итми калмагандыр. Еллар узып, Гөлшат ханым Казан дәүләт педагогия институның чит телләр факультетын тәмамлап Әтнәгә кайткач очрашалар алар. " Без беренче очрашуда ук күптән таныш кешеләр кебек аралаша башладык. Бу - бер күрүдән гашыйк булу түгел иде. Бер- беребезне акыл белән сайладык",- дип искә ала ул вакытларны Гөлшат Марс кызы." Әнә шул беренче очрашуда ук өйләнергә дигән фикергә килдем",- ди Илдар Камил улы да.

1989 елның августында гөрләтеп туй үткәрәләр яшьләр. Гаиләне тулыландырып бер- бер артлы Искәндәр белән Динә туа. Бүген алар икесе дә югары уку йортларын тәмамлаган белгечләр. Искәндәр Россия Халыклар Дуслыгы университеты (РУДН)ның медицина факультетын тәмамлап травматолог- ортопед белгечлеген алган, бүгенге көндә Мәскәүдә эшли. Динә Казан финанс экономика институын бетергән, "Акбарс" банкында хезмәт куя.

" Аллага шөкер, балаларыбызның бервакытта да борчу китергәннәре булмады. Үз көчләре белән укырга керделәр, укып чыгып, белгеч булдылар. Тәртиплеләр, тырышлар. Бу- безнең гаиләбезнең горурлыгы да, ирешкән иң зур уңышыбыз да",- ди Гөлшат ханым.

Кайбер гаиләләрдә ир белән хатын бер- берсенә шундый охшаган була, хәтта белмгән килеш абый белән сеңелдер дип тә уйлап куясың. Ә менә Закировлар андый түгел. Бу хакта Гөлшат ханымның үз фикере: " Без тышкы яктан бер- беребезгә охшамаган, әмма безнең эчке күңел халәтебез, тормышка карашыбыз бертөрле". Шунда ук үрнәк булып яшәүләренең серен дә ача: "Гаиләдә һәркемгә рәхәт булырга тиеш.Гаиләнең бер кешесенә генә түгел, һәркемгә. Безнең гаиләнең принцибы - бер-береңә бик зур ышаныч булу, чикләр куймау. Яңа өйләнешүче парларга да киңәшем шул- бер- берегезне ничек бар, шундый итеп кабул итәрлек булсагыз гына өйләнешегез. Кешене гаилә корганнан соң үзгәртеп кору мөмкин түгел, моңа омтылмагыз да. Мин Илдардан ул булдыра алмаганны беркайчан да таләп итмәдем. Ачу саклап, мыгырданып йөргәнебез дә юк. Һәр эшлисе эш үз вакыты , җае белән эшләнмичә калмый. Нидер җитмәгәнгә кешедән көнләшеп, кызыгып йөреп кенә ул әйбер синдә барлыкка килми. Юкка нервланып сәламәтлек кенә бетә. Тырышырга кирәк , билгеле. Шунысы да бар, бу дөньяда бар да чагыштырмача. Өлкәнәя барган саен бер- береңә карата хөрмәт арта. Бер-береңә кирәгрәк була барасың.

Гаиләбез белән ирешкән уңышларыбыз башка гаиләләрдән әллә ни аерылмый. Әтнәдә үрнәк булырдай гаиләләр бик күп. Ышаныч белдереп, нәкъ менә безнең гаиләне сайлаганнары өчен ЗАГС бүлегенә, район хакимиятенә бик зур рәхмәт.Безнең әле бар да алда- балаларны башлы-күзле итәсе бар. Аларның гаилә корып, мөстәкыйль тормыш алып баруларын күрү безнең өчен зур шатлык булачак. Картайган көндә бәхетебез балалардан тора дип уйлыйм."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев