Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләрне “Народные советы” үзенә җыя

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Народные советы" проекты кысаларында Күлле Киме һәм Күәм авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка сайланачак кандидатларның авыл халкы белән очрашулары үтте. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе секретаре урынбасары Айрат Каюмооов "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау алды программасы белән таныштырды. Ике җирлектә...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Народные советы" проекты кысаларында Күлле Киме һәм Күәм авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка сайланачак кандидатларның авыл халкы белән очрашулары үтте. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе секретаре урынбасары Айрат Каюмооов "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау алды программасы белән таныштырды. Ике җирлектә дә авыл халкы рәсми очрашулардан соң Галиәсгар Камал артистларының чыгышын карап, алар белән турыдан туры аралашып ял итте.

- Мондый очрашу 12 августта Югары Сәрдә авыл җирлегендә үтәчәк. Депутатлыкка кандидатлар чыгышыннан соң сайлаучылар Әтнә дәүләт драма театры артистларының чыгышын караячаклар. Шул тәртиптә һәр авыл җирлегендә депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелүчеләр белән очрашулар үтәчәк, соңыннан халыкка Әтнә дәүләт драма театры артистларының чыгышы тәкъдим ителәчәк, - дип хәбәр итте "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равия Мөхәмәтгалиева.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев