Әтнә таңы

Әтнәлеләрне район башлыгы котлый

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар! Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, корылык-эсселәре, шул шартлардагы хезмәт киеренкелеге, күңел дәрте, хезмәт җиңүләре бер янә бер ел үтеп бара. Ата-бабалардан калган гореф-гадәт: Яңа елга аяк басканчы узып баручы елга нәтиҗә ясап, якты хатирәләрне, уңыш-табышларны барлыйбыз. Аллага шөкер, 2013 ел да Әтнәбез тарихында лаеклы урынын алды, йөзебезгә кызыллык китермәде,...

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар!

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, корылык-эсселәре, шул шартлардагы хезмәт киеренкелеге, күңел дәрте, хезмәт җиңүләре бер янә бер ел үтеп бара. Ата-бабалардан калган гореф-гадәт: Яңа елга аяк басканчы узып баручы елга нәтиҗә ясап, якты хатирәләрне, уңыш-табышларны барлыйбыз. Аллага шөкер, 2013 ел да Әтнәбез тарихында лаеклы урынын алды, йөзебезгә кызыллык китермәде, киресенчә Яңа 2014 елга күңел күтәренкелеге, хезмәт уңышлары белән керәбез. Бүгенге көндә терлекчелектә сөт саву буенча республикада безгә җитүче юк. Без - беренче! Бу - еллар дәвамында алып барылган эшчәнлегебез нәтиҗәсе. Игенчеләребез, терлекчеләребез, район халкының көнне-төнгә ялгап эшләүләренә бәя. Бу үзе үк Яңа елга ышаныч, туасы көнгә өмет-теләкләр уята.

Бик тиздән Яңа 2014 елга аяк басабыз. Бер генә көнгә, бер генә кичкә бөтен тормыш-мәшәкатьләрен онытып, иң якын кешеләребез белән үзебезгә бәйрәм ясыйк. Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихластан бәйрәм белән котлыйм. Гаиләлеләр бер-берсенең күңел җылысын тойсыннар, ялгызлар парын тапсын, туганнар бергә җыелсын, балалар куансын, иртәгеге көнгә өмет уянсын. Киләсе ел районыбызга, ил-көнебезгә иминлек, яңа хезмәт уңышлары, бәрәкәт алып килсен. Һәркайсыбыз сау-сәламәт булыйк. Аллаһы Тәгалә барыбызга муллыкта, шатлыкта яшәүне насыйп итсен. Күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте өстәсен. Бәйрәм белән Сезне! Яңа ел белән!

Реклама

Габделәхәт ХӘКИМОВ,

Әтнә районы башлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: