Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең җан ачысы

Җан ачысы. Халыкның ,бигрәк тә без,өлкән яшьтәгеләрнең ,ил,дөнья хәлләре белән кызыксынуыбыз табигый.Төрле каналлардан "Сегодня","Вести","Новости","Время"һ.б. тапшыруларны көтеп алабыз.ТНВ каналыннан бирелә торган соңгы хәбәрләрне ике телдә дә,иртән дә,кич тә карыйбыз .Анда республикабызның сәнәгать өлкәсендә Рәсәйдә әйдәп баручы төбәк булуын,читтән инвестицияләр җәлеп итәргә сәләтле булуын,төрле яңа заводлар ачылуын,төзелеп ятуын,Казанда еш кына Европа,дөнья күләмендә...

Җан ачысы.

Халыкның ,бигрәк тә без,өлкән яшьтәгеләрнең ,ил,дөнья хәлләре белән кызыксынуыбыз табигый.Төрле каналлардан "Сегодня","Вести","Новости","Время"һ.б. тапшыруларны көтеп алабыз.ТНВ каналыннан бирелә торган соңгы хәбәрләрне ике телдә дә,иртән дә,кич тә карыйбыз .Анда республикабызның сәнәгать өлкәсендә Рәсәйдә әйдәп баручы төбәк булуын,читтән инвестицияләр җәлеп итәргә сәләтле булуын,төрле яңа заводлар ачылуын,төзелеп ятуын,Казанда еш кына Европа,дөнья күләмендә һәм башка ярышлар,тамашалар үтүен ,аларны үткәрү өчен гигант корылмалар төзелүен ,президентыбызның рейтингы күтәрелүен күреп без чиксез горурланабыз.Их,Татарстанда халыкның тормыш дәрәҗәсе дә шулай алдынгы урында булсын иде,-дип уфтанабыз.

Соңгы хәбәрләр карап гозурланып утырганда ,берәр гарип баланы яки яшүсмерне күрсәтми калмыйлар.Әтисе аз гына хезмәт хакына бил бөгүче ,әнисе авыру баласын карау сәбәпле эшли алмаучы ярлы гаилә,нарасыйларын сәләмәтләндерү өчен җир тырмап, янып-көеп яшиләр,аны кая гына күрсәтмиләр.Баланы зур гонорар бәрәбәренә ,кайсыдыр чит ил табиплары сәләмәтләндерергә вәгъдә бирәләр.Ярлы -әни алдында чишеп булмаслык проблема калка- юл расходларын да кертеп берничә йөз мең доллар акча табарга кирәк.Хөрмәтле гәҗит укучылар,үзебезне бер генә минутка бу ата-ана урынына куеп карыйк эле!Акылдан язарлык хәл бит бу.Ә мондый язмышлы гаиләләрне һәр көнне үк булмаса да ,атнага берничәне күрсәтәләр.

Мине иң гаҗәпләндергәне шул-Израиль,Германия,АКШ кебек чит ил табиблары күп кенә авыруларны сәләмәтләндерә ала,ә Рәсәйнекеләр булдыра алмый. Безнең илдә чит ил аппаратлары белән җиһазланган сырхауханәләр, медицина үзәкләре ачыла дип шапырынырга яратсак та, бездә медицина артка калган икән. СССР заманындагы бушлай медицина бетеп, хәзергесе зур акчага корылганда, дәвалану өчен зур акчалар кирәк. Тизрәк үлеп

котылыр идең - күмү расходлары аннан да зур. Хәзер медицина ВУЗларына байлар, түрәләр балалары кереп, сәләтләре булып та, ярлы балалары керә алмаганда, элекке земский врачлар кебек универсаль врачларның була алмавы бик табигый. Сәләтсез бай малаен 10-20 ел укытсаң да, Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"ендәге Әбүзәр, Гөлшаһидә кебек, авыруда тазарырга өмет уятырлык тәмле теле, ягымлы йөзе, күз карашы белән дә дәвалый алырлык врачлар чыгуы бик икеле.

Табигый ресурслары белән дөньяда иң бай ил саналган Рәсәйдә, нарасыйларын сәләмәтләндерү өчен әти-әниләр җан ачысы, күз яшьләре белән халыктан ярдәм сораганда, дәүләтнең аларга ярдәм итә алмавы мине тагын да гаҗәпләндерә.

Илдәге кризиска, санкцияләргә, халыкның кереме кимүгә карамастан, Рәсәй ашкынып кораллануын дәвам итә. Президент В.В. Путин соңгы вакытларда илнең икътисадын үстерүгә багышланган киңәшмәләргә караганда, көч структуралары җитәкчеләре белән корал, НАТОның теләсә нинди ПРО (ракеталарга каршы оборона) ларын юк итәрлек системалар җитештерү кирәклеге, халыкара террорга каршы көрәш турында сөйләшә. Рәсәйнең 2016елгы бюджет проектында хәрби чыгымнарга барлыгы 3,145 триллион сум акча салынган. Бу быелгы күрсәткечтән артыграк. Кайчандыр авиациядә хәрби хезмәттә булган кеше буларак, мин Сүриядәге хәрби операцияләргә күпме акча киткәнлеген якынча булса да чамалый алам. Донбасс, Луганск республикалары өчен тотылган хәрби һәм гуманитар ярдәмнәргә киткән,Рәсәй армиясен өр-яңадан модернизацияләү ,армиядә еш үткәрелә торган хәрби өйрәнүләргә тотыла торган чыгымнарны белсәк,без артыбызга утырыр идек.Ә гади халык тамагын кысарга ,машиналар,банктан кредитлар алуны киметергә мәҗбүр.Чөнки бөтен нәрсәгә бәя арта,ә хезмәт хакы бер урында тора.Аның өстенә кыскартулар ,кыска эш сәгатьләренә күчү ,предприятиеләрнең банкротлыкка чыгулары һ.б.

Мәгәриф,сәләмәтлек саклау бюджетларын кыскартып ,пенсионерларга һәм бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттырмау турында сүз алып барылганда ,Дәүләт Думасын асрауга киткән чыгымнар 7 млрд. сумнан 10 млрд. сумга ,ә Федерация Советына киткән акчалар 4 млрд.тан 5 млрд. 340 млн. сумга усәчәк имеш.Ә Дәүләт Думасы депутатлары аена 450 мең,министрларныкы 500 мең сумнан башлана .Боларга әле өстәмә түләүләр,премияләрне дә кушсаң ,бик матур саннар килеп чыга.

Татарларда ,кайчандыр дәүләттән җирләр,байлык, морза титулы алып,тора-бара байлыкларын югалткан,ләкин морза титулын саклап калганнар турында "чабаталы морзалар" диләр.Алар чабата киеп җир сөргәннәр ,ә морзалыклар белән масайганнар.Үзебезнең дәүләт тә "чабаталы морзалар"ны хәтерләтә.Үзебезнең резерв фондындагы акчаларын тотып бетереп яткан ,үзен бөек держава дип йөргән дәүләт, элек әҗәткә биреп торган илләрдән аласы дистәләгән млрд. доллар акчаларын гамәлдән чыгара .Моңа минем, гади авыл агаеның ,башы җитми.Моны аңлау өчен финансист,һич югы Дума депутаты булу кирәктер.Шул ук вакытта дәүләт үзенең авыру сабыйларын дәвалау өчен акча таба алмый, бу вазифаны гади халык өстенә аудара.

Ярый әле бездә халык ярдәмчел.Материаль ярдәм күрсәтү фондлары төзелә. Сәнгать әһелләре концертлар куеп,акчаларын мондый сабыйлар счетына күчерәләр.Иптәшләре ,дуслары,туган-тумачалары ,спонсорлар ярдәмгә киләләр."Тамчыдан күл җыела" ди халык.Ләкин гади халыкның кереме кими барганда,мондый ярдәм дә кимергә мөмкин.Монысы бик хәтәр.

Статистикага күз салсак ,бүгенге көнгә 7 мең төрле сирәк авыру бар.Дөньядагы һәрбер унынчы кеше сирәк авыру белән аырый һәм шуларның яртысы-балалар .тиздән ,3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәчәкбез.Бу көнне алар турында күп сөйләрләр,үткәрелгән берәр чараны экраннардан берничә

мәртәбә кабатлап күрсәтерләр.Ярый әле аларга ачтан үлмәслек инвалидлык пенсиясе бирелә.Элегрәк инвалидларның бер өлеше ,аягында йөри алганы,мөмкинлек булганда эшләп тә азапланды.Хәзерге эшлексез чорында алар эшлидер дип әйтә алмыйм.

Инвалидлар исемлегендә сау-сәләмәт ,типсә-тимер өзәрлек ,эшнәлек ,кода-кодагыйлык белән ,акча төртеп группага чыгулар да байтак.Нишлисең бит,миллиардлар урларга мөмкин булган җәмгыятьтә монысы гына бик кечкенә булып күренә.

Кеше тумыштан инвалид ,яисә төрле авырулар ,бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә,врачлар гаебе белән дә инвалид булырга мөмкин .Алар барысы да дәүләт ,җәмәгатьчелек тарафыннан аерым игътибарга мохтаҗ.Бу игътибар аларга 3 декабрь көнне генә түгел ,ә ел әйләнәсе булырга тиештер.Күңелләре китек бу җаннарның тормышына ямь кертү,күңелләрендә өмет уяту өчен хакимият,социаль ярдәм органнары төрле чаралар эзләргә ,аларга матди ярдәм генә түгел ,рухи ярдәм дә күрсәтергә тиешләр.Инвалидларның бер өлеше дөнья белән интернет аша гына аралаша ала ,ләкин инвалидлык пособиесенә компьютер , ноутбук алып булмый.Ноутбук инвалид өчен иң зур бүләк булыр иде.Тазаруга өмет итеп , кабат операция ясатырга теләгән ,ләкин акча булмау сәбәпле язмышка буйсынучылар да аз түгел бит."Рәсәйне акыл белән аңлап булмый ",- дигән урыс шагыйре Ф.Тютчев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев