Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлене атып туктатканнар

Язылганга кире кайтып " Страховкасы юк, имеш"... ЮХИДИ хезмәткәрләренең бер машинаны атып туктатуы турында газетабыздан укып белгәнсездер инде. Мондый очраклар турында әллә нигә бер булса да ишетеп торабыз. Руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып та, бөтенләй йөртү хокукы булмаган килеш утыручылар турында да үзебез дә гел мәгълүмат биреп барырга тырышабыз. Әмма...

Язылганга кире кайтып

" Страховкасы юк, имеш"...

ЮХИДИ хезмәткәрләренең бер машинаны атып туктатуы турында газетабыздан укып белгәнсездер инде.

Мондый очраклар турында әллә нигә бер булса да ишетеп торабыз. Руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып та, бөтенләй йөртү хокукы булмаган килеш утыручылар турында да үзебез дә гел мәгълүмат биреп барырга тырышабыз. Әмма безнең район җирлегендә атуга ук барып җиткәнне ишеткән юк иде.

  • Егерме ел полиция бүлегендә эшләп, беренче тапкыр шундый хәлгә тарыдым,- дип искә төшерә ул көнне ату коралы кулланган участок инспекторы Марсель Шәрәпов.

Полиция хезмәткәрләренең гадәти эш көне була ул. Төнге 12 дән соң ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев һәм алда әйтеп үткән Марсель Шәрәпов план буенча рейдка чыгалар. "Затлы" кафесы янында "Тугызлы" машинасы , туктарга кушып каршысына чыккан ЮХИДИ хезмәткәрен игътибарсыз калдырып, үтеп китә. Икенче патруль хезмәткәрләренә дә буйсынмый ул. Нәтиҗәдә, әлеге машина артыннан куып китәргә мәжбүр булалар. Инспектор Фәнил Муллагалиев руль артында "Тугызлы" машинасын узып китеп, туктатыр өчен каршысына чыга. Тик шикле машина юлын дәвам итеп, ЮХИДИ машинасын бәрдереп китә. Биектау районының Дөбьяз авылына җитәрәк машинаны атып туктатырга карар кылалар. Беренче ату һавага була. Икенче һәм аннан соңгылары машинаның арткы тәгәрмәченә эләгә. "Тугызлы" теткәләнеп беткән тәгәрмәч белән юлын дәвам итә. Әмма ерак китә алмый, Дөбьяз урамнарының берсендә туктап калырга мәҗбүр була. Тәгәрмәчтән чыккан тузаннан файдаланып, машинада утыручылар төрлесе төрле якка тарала. ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны тоткарлауга ирешәләр. Алар дүртесе дә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә була. Йөртүчесе кача.

130 километр сәгать тизлек белән барган машинаның арткы тәгәрмәченә алты тапкыр атып машинаны туктатуга ирешкән Марсель Шәрәпов безнең районда әле күптән түгел генә эшли башлады. Моңарчы Арча районында шул ук хезмәтне башкарган ул. Участок инспекторлары арасында үткән республикакүләм һөнәри ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган. Һәм аларның берсе нәкъ менә ату буенча.

  • Яшьләр бик хәтәр йөри. Әлеге хәлләр бүтәннәр өчен дә гыйбрәт булсын, мондый хәлләр бүтән кабатланмасын иде, - ди тәҗрибәле инспектор. Югары җитәкчелекнең мондый хәлдә югалып калмаганы өчен рәхмәт әйтеп, "Ворошиловский стрелок" дип эндәшүе дә аның өчен бик зур дәрәҗә.

Ә инспекторлардан качкан машина йөртүче идарәгә икенче көнне үзе килә. Качуының сәбәбен страховкасы булмау белән аңлатса да, моңа бик ышанып бетәсе килми. Әлегә ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан азат ителү һәм штраф белән котылды. Ә менә руль артына бераз "кабып" утырырга яратучылар колагына шуны әйтәсе килә - сак булыгыз! Дөресрәге, рульгә якын да килмәгез. 300 сум штраф - ул акча гына. Кеше гомере - иң кадерлесе. Намусыгызны җинаять җаваплылыгы да тынычландыра алмас. Менә шунысын онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев