Әтнә таңы

Әтнәленең беренче һәм соңгы хаты

Тиздән Бөек Җиңү көне җитә. Быел бөтен дөнья халкы сугыш тәмамлануның 70 еллыгын билгеләп үтә. Ул безнең ил халкы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бөек Ватан сугышында җиңү - җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул.

Без - яшь буын, егерме беренче гасыр балалары. Сугыш турында кинолар, документаль фильмнар, әдәби әсәрләр укып, мәктәп дәреслекләре, әби-бабайлар сөйләгән аша гына беләбез дисәк тә була. Кызганычка каршы, сугыш һәм тыл ветераннары елдан-ел кимеп бара. Шуңа да, исән чакларында аларны кадерләп калырга, тирән хөрмәт күрсәтергә кирәк дип уйлыйм мин.

...Кайгының ни сүз икәнен

Белмәгән сабый бала

Моңая, сагына күрәсең;

Йөзләре сарылана.

Әттәсе киткән тарафка,

Юлларга карый-карый,

Шәлләргә төренеп суыкта,

Уйланып утыра сабый...

Исән-сау диләр әтисен,

Сугышта йөри диләр...

Хәсән Туфанның бу шигырен укыганда, күз алдыма Тәлгать бабаем килеп баса. Нәкъ аның турында язылган кебек ул миңа. Әтисе сугышка киткәндә, бабайга өч яшь тә тулмаган була. Аны хәтерләми дә ул.

Үзенең әтисе Каюм абый да 1942 нче елның июнендә сугышта үлеп калган, бүгенге көндә кызы тәрбиясендә гомер кичерүче 86 яшьлек күрше Рәхилә әби сөйләвенчә, бабаемның әтисе Кәримулланы беренче көннәреннән үк сугышка алып китәләр. Берсеннән-берсе кечкенә ике бала (өченчесе әле туарга да өлгермәгән), авыру кайнанасы белән бергә Рәбига әби аны озатып кала. Сугышка кереп, беренче хаты килә. Хат Тверь өлкәсеннән, Ржев районыннан була. Беренче һәм соңгы хат була ул... Кәримулла бабайдан хат та, хәбәр дә килми. Рәбига әби өчен тоташ билгесезлек башлана. Алай гынамы, өченче баласы тумаган да килеш окоп казырга җибәрүләр дисеңме, урманнарда төп чыгарулар, сыер җигеп, урман ташулар дисеңме... Никадәр авырлык төшә тылдагы хатын-кызлар җилкәсенә! Ләкин Рәбига әби өчен иң аянычлысы - иренең хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр булгандыр, минемчә. Ышаныч, көтү көч биргәндер аңа тормышын дәвам итәргә, улларын аякка бастырырга.

...Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә ирләре, балалары сугыштан кайтмаган аналарның, өзелеп көтеп тә әтисез үскән сугыш ятимнәренең яралары нигәдер төзәлми. Ел саен чәчәкләргә төренеп ялтыраган кояшлы

9 Май бу яраларны тирәнрәк ача да тоз сибә.

Реклама

...Ә Тәлгать бабаема игелекле кешеләр ярдәме тиде. Аңа Мәскәүдән, "Исток" эзләнү отряды командирыннан хат килде. Хатта бу отрядның 2004нче елның августында, Тверь өлкәсе, Ржев районы, Соломино авылы янында эзләнүләр үткәрүләре һәм анда 359 нчы укчы дивизиясенең солдатлары күмелгән каберлек табылуы хәбәр ителгән иде. Бер солдаттан медальон табыла. Ул бабаемның әтисе Кәримулланыкы була. Медальон эчендә Рәбига әбинең үз куллары белән язылган адрес...

Рәбига әби үзе исән булса, ни әйтер, бу хәбәргә ничек түзәр иде икән? Җитмеш алты яшенә җитеп, бер тапкыр да әтисен күрмәгән, инде үзе өч бала атасы, биш онык бабайсы булган бабаем ниләр уйлады икән?! Аның кичерешләрен үзе бу халәттә булган кеше генә аңлата алыр иде, мөгаен. Командирның чакыру хаты буенча барып, әтисен күмеп кайттылар алар.

Сугышка Кәримулла бабайның бертуган энеләре Әхмәдулла белән Рәхмәтулла да китә. Бәхеткә, аларга исән-сау әйләнеп кайтып, тыныч тормышны күрергә насыйп була. Кояш астында үз урынын табып, җирдә ышанычлы, нык басып яши алу - үзе зур бәхет бит ул.

Әхмәдулла Хәбибуллин Әтнәдә яши, райсполкомда эшли. Тик сугыш яралары - тәнендәге пуля ярчыклары гомере буе сугышны исенә төшереп тора аның. Ә Рәхмәтулла Хәбибуллин Германия, Польша, Чехословакиядә хәрби хезмәттә - майор була. Казанга кайткач та хәрби хезмәтен дәвам итә - эчке эшләр министрлыгында, ә аннан соң сәламәтлек саклау министрлыгында эшли. Инде алар да күптән мәрхүм.

... Җиңү бәйрәмнәре тагын гөрләп узар. Ләкин кешеләрнең йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сугыш беркайчан да кабатланмасын, җирләр янмасын, гомерләр өзелмәсен, туплар атылмасын, бишекләр ватылмасын иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: