Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең чит илгә барасы килә

Компьютер заманы. Бүгенге көндә түләүләрне дә шуның аша гына башкарабыз. Бер соравым бар. Өйдән чыкмый гына чит ил паспортын эшләтү мөмкинлеге дә юкмы ул? Гөлнара, Әтнә. Газета укучыбызның соравына район миграция хезмәте җитәкчесе Лира Фәгъмиева җавап бирә. - ­­Бүгенге көндә чит ил паспортын чиратларда тормый гына алырга да мөмкин. Моның...

Компьютер заманы. Бүгенге көндә түләүләрне дә шуның аша гына башкарабыз. Бер соравым бар. Өйдән чыкмый гына чит ил паспортын эшләтү мөмкинлеге дә юкмы ул?

Гөлнара, Әтнә.

Газета укучыбызның соравына район миграция хезмәте җитәкчесе Лира Фәгъмиева җавап бирә.

- ­­Бүгенге көндә чит ил паспортын чиратларда тормый гына алырга да мөмкин. Моның өчен бары тик www.gosuslugi.ru Россиянең дәүләт хезмәте порталы аша гариза бирергә мөмкин. Гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирергә була. Гариза миграция хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан бер эш көне дәвамында карала. Аннан соң чит ил паспортын алганчыга кадәр миграция хезмәте хезмәткәре сезнең шәхси кабинетыгыз аша гаризаның каралуы турында хәбәр итеп торачак.

- Әлеге порталга керү өчен иң элек нәрсәләр эшләргә кирәк соң?

- www.gosuslugi.ru порталында теркәлү узарга. Паспорт, пенсия страхованиясе мәгълүматларын кертергә кирәк. Аннары шәхесне раслау өчен активация кодын язарга. Соңыннан чит ил паспортын алу өчен электрон рәвештә гаризаны тутырырга да, фотосурәтегезне кертәсез дә, сайлаган миграция хезмәте бүлегенә җибәрәсез. Безнең район халкына Арча миграция хезмәтенә яки Казанга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Паспортны эшләү вакыты - 1 ай. Тагын шунысын да искәртәсе килә: биометрик чит ил паспортларының уңайлыклары күпкә зуррак. Аның белән бөтен илгә дә чыгып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев