Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең фронт блокнотыннан

Әтием Нәфикъ Халик улы Яһудинның 13 ел гомере (1936-1949) Әтнә районында үткән. Казан педагогия инс­ти­тутын тәмамлаганнан соң (1936) аны Олы Мәң­гәр авылына мәктәп ди­ректоры итеп билгели­ләр. Соңрак Олы Әтнәдә педкабинет мөдире, роно инспекторы бу­лып эшли. Сугышка 1941 ел­ның 2 сентябрендә Олы Әтнәдән алына, 1945 елның 15 декабрендә Олы Әтнә­гә әй­ләнеп...

Әтием Нәфикъ Халик улы Яһудинның 13 ел гомере (1936-1949) Әтнә районында үткән.
Казан педагогия инс­ти­тутын тәмамлаганнан соң (1936) аны Олы Мәң­гәр авылына мәктәп ди­ректоры итеп билгели­ләр. Соңрак Олы Әтнәдә педкабинет мөдире, роно инспекторы бу­лып эшли. Сугышка 1941 ел­ның 2 сентябрендә Олы Әтнәдән алына, 1945 елның 15 декабрендә Олы Әтнә­гә әй­ләнеп кайта. Нәфикъ Яһу­дин - язучы һәм жур­налист та әле. Аның әсәрләре "Совет әдәбияты" ("Казан утлары") һәм баш­ка журналларда һәм га­зеталарда басылган. Ул шулай ук "Казаклар" исемле роман авторы. Кыз­ганычка каршы, сугыш чыгу сәбәпле роман дөнья күрми кала. Әтием ту­рында "Казан утлары" (1975, №5) журналында язучы Мирсәй Әмир менә нәр­сә яза: "Сугыш алды ел­ларында Казан педагогия институтын тәмамлап чыгып, Арча ягында укытып йөрүче Нәфикъ Яһудинны язучылар сафына ышанычлы адымнар белән килүче, әдәбиятыбызны яңа образлар белән баетырга тиешле өметле каләм иясе дип белә идем. Миңа аның төгәлләнеп бетмәгән бер романы белән танышырга туры килде. Роман Оренбург ягында яшәүче татар казаклары тормышын гәүдәләндерә иде. Гражданнар сугышы чорына багышланган бу әсәр әдәбиятыбызга яңалык алып килүе белән генә түгел, теле, стиле ягыннан да үзенчәлек­ле булуы белән бик нык кызыксындырган иде. Аны әдәби яктан тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен авторга үз киңәшләремне әйттем. Ул аларны хуп күрде һәм әсәрен камилләштерү өстендә бик ныклап эшләргә кереште. Ләкин тәмамларга өлгермәде, сугыш башланды..."
Әтиемнең фронт блокнотлары буенча мин "Тормыш бу..." дип исемләнгән документаль повесть яздым. Бу повесть һәм минем хикәяләр быел Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Әтиемнең бу китапка кермәгән бер язмасын сезгә тәкъдим итәм. Монда - фронтовик, Әтнә районы кешесе турында сүз бара.

РӘХӘТЛӘНЕП
ИСКӘ АЛДЫ
Алдымда - әтием Нәфикъ Яһудинның калын гына фронт блокноты. Кулдан тегеп эшләнгән, тышсыз, биш дәфтәрчекне берләштерә. Әтиемнең "Ватан өчен" дип аталган фронт газетасында эшләгән чагы бу. Эвакуацион госпитальләрдә дәваланучы сугышчылар белән очрашып, аларның сөйләгәннәрен язып алган. Менә бер язма:
25.05.1944. Эвакогос­пи­таль №107.
Җаппаров Габдрахман Әхмәтхан улы, 1909 елгы, Татарстан, Әтнә районы, Күәм авылы. Гаиләсе Казанда. (Сөйләшә торгач, Һидият агайның кодасы булып чыкты ул!) Өч мәртәбә яраланган, берсе авыр. Өлкән сержант. Фронтка 1941 елның 27 сентябрендә килә.
Төньяк-Көнбатыш фронт. Авылны алу бу­ры­­­чы куела. Җаппаров рядовой - мылтык бе­лән катнаша. Команда: шуы­шып барып, немец траншея­сын алырга. Дош­­ман пулемёты башны күтәрергә ирек бирми. Ике кешегә пулемётны бло­­кировать итү бурычы йөк­­ләнә. Танкка каршы гра­­ната ташлап, аны юк итә­­ләр... Көчле автомат утына карамастан, төп көч траншеяга төшә. Анда кул гранаталары белән су­гыш китә. Гранаталарны капчык белән ташыйлар. Авылны алу бурычы үтәлә. Бу - Җаппаровның беренче һөҗүмдә катнашуы була, һәм ул шушында ике немецны үтерә.
Лычково янында 15 көн ял. Аннан оборонада то­ра­­лар. Җаппаров раз­вед­­кага йөри. 1942 ел­ның феврале, "тел" алу бу­ры­чы куела. Биш кеше ба­ра­лар. Икесе засадада ка­­ла, өчесе немец оборо­насы эченә кереп китә. Сакта немец тора, безнең граждан толыбын кигән, ары-бире йөри. Аңар ташланалар: үз толыбына үзен төрәләр, авызына бияләй тыгалар. Сөйрәп алып китәләр: кәҗәләнә, бар­мый. "Чыннан да кәҗә шикелле менә, аякларын терәгә-ән..." - ди Җаппаров.
Немец снайперы йө­рәк­кә төшә - башны кал­кытырга ирек юк. Шул снайперны юк итү бурычы тапшырыла: дүрт кеше китәләр. Төн, кар өсте. Көне буе немец тылында яталар. Ул көнне снайпер килми. Икенче көнне дзоттан чыга, яшерен генә бара һәм үзләренең күзәтү пунктыннан ерак түгел урында агач ботагына менеп утыра. Безнекеләр аның артында калалар. Отделение командиры аны атып төшерә. Немец миномёт һәм пулемётлары ут ача. Лә­кин күрми аталар.
Һөҗүм. Рота командиры бурыч куя: бәйләнеш өзелгән икенче взводка барырга, алынган дзотны ярдәм килгәнче тотарга. Көчле ут. Шул ут астында Җаппаров өч мәртәбә бара: патрон илтә, продукт... Өченчегә барганда мина китеге белән яралана... Сугыш кырыннан кем алып чыкканын да белми. 1942 елның 20 марты бу, кул һәм аяк яраланган. Кан китеп һушсыз яткан.
Бер ай курста булып, өлкән сержантны алып чы­га. Июль, яңадан фронт. Ул - взвод коман­ди­ры. Ротага бурыч: таш юл­ны алырга. Җаппаров взводы алдан ук, төн­лә-төнлә генә казып (дүрт төн), немецларга таба траншея алып бара. Артил­лерия утыннан соң кинәт кенә күтәрелеп чыгалар да аларны аңгырайталар. Немец барын да калдырып кача, таш юл алына. Старая Русса белән бәйләнешне өзү бурычы үтәлә. Взвод тро­фейлар ала... Бер ефрейтор белән ике солдат дзотта, безнең тылда калганнар һәм аталар. Җаппаров Әюповка приказ бирә: дзотны блокировать итәргә. Әюпов барып граната ташлый. Немецлар качмакчы була. Әюпов автоматтан атарга уйлый, автомат атмый - ком утырган. Әюпов аларны приклад белән кыйный башлый. Тегеләр бомба чокырындагы суга төшәләр. Әюпов: "Бакалар, бакалар!" - дип аларны кыйнап йөри. Командир килеп аларны атып үтерә.
Оборонаны ныгыталар. Немец көненә өчәр тапкыр атакага килә, ләкин алар барысы да кире кайтарыла. Һөҗүм булмаса да, төрле хәлләр булып тора. Менә берсе. Иртәнге як. Тынлык. Сакчы Җаппаровны чакырып ала (яңа килгән яшь сугышчы), һәм немец бар дип күрсәтә. Җаппаров: "Кая әле, немец булса аны менә болай эшлиләр", - ди дә, мылтыктан атып, немецны үтерә. Бу - бет карап утыручы немец, имеш.
Габдрахман Җаппаров фронтка рядовой булып килде. Билгеле, башта аның сугыш тәҗрибәсе юк иде. Ләкин ул кыю һәм тапкыр егет иде. Шуның аркасында Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул йөзенә кызыллык килмәслек итеп, әле хәзер дә рәхәтлә­неп искә алырлык итеп сугышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined