Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең икенче сәяхәте

Икенче сәяхәт Бу елны Рәфикъка ат белән тагын бер сәяхәт итәргә насыйп булган икән. Монысында, үзе генә түгел, әтиләре бригадасында тракторда эшләгән, Мансур абыйсы белән. Кичтән әтисе: Улым, иртәгә Мансур абыең белән минем атка бодай төяп, Озынныкылар тегнермәненә ак он тартырга барырсыз. Он тутырганда син капчык авызын тотып торырсың, атны...

Икенче сәяхәт

Бу елны Рәфикъка ат белән тагын бер сәяхәт итәргә насыйп булган икән. Монысында, үзе генә түгел, әтиләре бригадасында тракторда эшләгән, Мансур абыйсы белән. Кичтән әтисе:

  • Улым, иртәгә Мансур абыең белән минем атка бодай төяп, Озынныкылар тегнермәненә ак он тартырга барырсыз. Он тутырганда син капчык авызын тотып торырсың, атны карарсың,

  • Әти, ул тегермән еракмы?Кайсы якта?

  • Соңгыр, Өмбе, Каваллар аша барасы, егерме- егерме биш чакрым тирәсе булыр.

  • Ә нигә аны Озынныкылар тегермәне диләр?

  • Кайчандыр озын урыслар Казансу елгасы буена су тегермәне төзегәннәр, иләкле, ак он тарта торган. Хәзер инде ул тегермәнне электрга көйләгәннәр.

Рәфикъның исенә төште. Әнисе белән колхоз басуына борчак чабарга баргач, әбәт ашаганда: " Кабартмаң бигрәк уңган",- дип мактаганнар иде күрше хатыннары.

  • Озынныкылар оны белән пешердем. Бетә инде. Быел ул тегермәнгә бара алырлармы?Бодаен җәй башында ук юып, киптереп куйган идек.

Бер эш көнне, инеш буенда, әнисе белән әбисе, зур брезентка җәймә җәеп, бодай юып киптерделәр. Рәфикъ та булышты. Ялан аяклап кереп, җәймәдән бодайны әйләндерде. Кибеп беткәч, бодай тутырганда, капчык авызын тотып торды. Менә шул бодайны хәзер онга әйләндерергә алып барасылар.

Иртән йөкне төяп, юлга кузгалганда кояш чыгып кына килә иде. Бер атнадан мәктәптә укулар башлана. Барасы да килә, барасы да килми. Җәй көне рәхәтрәк. Ни эшлисең килсә, шуны эшлисең. Бергә су коенган Казан малайлары да китеп бетте. Алар белән күңеллерәк иде. Әллә ниләр беләләр. Үзара урысча сөйләшәләр.

Йөк өстендә барганда Рәфикъ шуларны уйлап барды.Йөк авыр. Ат акрын бара. Зиратны узып Соңгыр юлы белән киттеләр​​, "Титрит" басуына бара торган юл Кавалга турырак. Яңгыр вакытында, комбайнмы, трактормы юлны бозып ат йөрмәслек хәлгә китергән. Соңгырның кукуруз басуыннан чүп үләне җыеп ташыганда ул юл таба кебек, тип- тигез иде. Бу басуда чүп күп. Ә дигәнче арбаны җыеп тутырасың. Аннан инде биш чакрым тартып кайтасың. Ярый әле үр юк. Юл гел түбән таба.

Ул басуга берничә мәртәбә генә барып калдылар. Соңгы барганда аларның арбалары янына " Волга"мы, " Победа" мы машинасы килеп туктады. Машингадан дәү-дәү өч кеше төштеләр. Берсе бигрәк зур корсаклы, кып-кызыл битле. Шул:

  • Җыеп алыгыз көпчәкләрен! Төягез әнә теге яңа арбага!"- дип боерды. Әле урысчалап сүгенеп тә алды.

Машина шоферы карга борыны белән арбаларның чәкүшкәләрен салдырып торды. Унлап арбаның көпчәкләре бер "уфалла" арбасына көчкә сыеп бетте. Бер арбаның бавын салдырып алып, көпчәкләр төшеп калмаслык итеп бәйләделәр дә, арбаны үзләренең машинасына тагып куйдылар. Кызлар елашалар, бу кешеләрне каргыйлар. Күршедә яшәгән, мәктәптә соңгы елын укыган кыз бигрәк каты елады. Үз көпчәкләрен тартып алмакчы булды. Аны теге юан корсак этеп җибәрде. Бик зур эш башкарган кыяфәт белән машинага кереп утырдылар. Берничә малай арба артына ябышты. Исәпләре, машинага кузгалырга ирек бирмәскә. Машина авыр гына кузгалып Комыргуҗага таба китеп барды. Малайлар бер- берсенә сөртенеп, юлда егылып калдылар. Соңыннан белделәр, бу " Шахтер" колхозы председателенең машинасы булган икән. Егылган малайлар торып, тузаннарын каккач, бар да бергә җыйналыштылар. " Урра, бүтән чүп җыйнасы юк",- дип шатлансалар да, соңыннан :" Көпчәксез арбаларна өйгә ничек алып кайтырга?"- дип баш ваттылар. Көпчәк төягән арба таккан машинаны салам эскертләүче хатыннар күргән икән. Обед вакытында авылдан ике ат килеп, көпчәксез арбаларны төяп алып кайттылар.

Тигез юлда ат бер җайга бара. Инде Соңгыр үрен дә төшә башлады. Авылга кергәнче түбән таба бераз югертеп тә алды.

Соңгыр зур түгел. Күп булса ун-унбиш йорт бардыр. Авылны урталай бүлеп кечкенә генә елга ага. Аргы якиа җимерек чиркәү күренеп тора.

Соңгыр белән Өмбе арасы ерак түгел, ике чакрым да юктыр. Аннан соң Кавалга таба үр менәсе. Үр менгәндә аттан төштеләр. Азмы- күпме арбаны арттан этеп, атка булыштылар. Ат, актык көчен җыеп, үрне көчкә-көчкә менеп җитте. Зират янында туктап ял итте.

Рәфикъның Өмбедә булганы бар, бер генә мәртәбә дә түгел. Әбисе ел саен диярлек Рәфикъның сеңелләрен алып, бу авылдагы туганнарына, бер- ике көнгә кунакка бара. Әтисе ат белән илтеп куя, алып кайта. Рәфикъ гадәттәгечә ат арбасында инде. Шушы авылда ул беренче мәртәбә агачыннан өзеп алма ашады. Монда алма агачы һәр йортта. Колхозның да алма бакчасы бар. Рәфикълар авылында алма бакчасы бер- ике кешедә генә. Ул кешеләр бар да эт асрыйлар. Әле бер малайның да алма урлап алып чыга алганы юк.

Менә Ташлы Кавал авылына килеп җиттеләр. Ул моңарчы бу авылны Кавал дип кенә белә иде. Мансур абыйсы кибеткә кереп киткәч, белдерү тактасында : " Ташлы Кавал авылы клубында агитбригада чыгышы була",- дип укыды. Авылны чыгып байтак баргач тагын авыллар күренә башлады. Рәфикъ Мансур абыйсыннан шул авылларның исемнәрен сорады. Хохловка, Сосновка, Констатиновка, тагын әллә ниткән исемнәр. Урыс исемнәре тиз генә истә калмый. Язып алырга кәгазь, карандаш та юк. Кайтканда тагын сорар әле.

Менә урыс авылына керделәр. Урамда чирәмдә малайлар уйнап йөри. Арада бер озын чәчлесе: " Посади, посади!"- дип ат арбасы артыннан бара башлады. Бу малайның чәче сап-сары, нәкъ арыш саламы төсле, маңгаен, колакларын каплап бетергән. Рәфикълар урамында яшәгән, иң сары чәчле Торна Кәрименең дә чәче ул кадәр сары түгел. Мансур абыйсы чыбыркы белән селтәгәч кенә теге малай туктап калды, сугар дип курыкты бугай.

Бу авылны чыккач атны ял иттерделәр. Үзләре дә тамак ялгап алдылар. Әнисе шешә белән сөт тыккан булган. Мансур абыйсы:

  • Мин сөт эчмим. Сөт эчсәм эчем йомшара. Чәйне дә сөтсез эчәм. Син ул сөтне эчеп бетер. Әчеп әрәм булмасын,- дип сөт шешәсен Рәфикъка сузды. Үзе зур шешәдән каты чәй эчте.

    Барасы юл ерак икән әле. Бара-бара ялыктыра башлады. Шәмәхә карандаш белән капчыкка язылган язуларны укыды. Мансур абыйсының капчыкларына дәү итеп " М" хәрефе куелган. Берсенә Мансур дип тә язылган. Ә Рәфикълар капчыклары " ZC" хәрефләре белән тамгаланган. Әтисе мәктәптә укыганда бөтен язулар латин хәрефләре белән булган. Шуңа да ул берәр нәрсә тамгалыйсы булса латинча яза. Капчыклар буталмасын өчен шулай язганнардыр инде. Уф! Кайчан барып җитәләр инде. Мансур абыйсы белән дә сөйләшер сүз бетте. Баштарак аны- моны сөйләшеп барганнар иде. Тагын ниндидер авылны уздылар. Рәфикъ инде кызыксынмый да башлады. Тизрәк барып җитәргә иде дә, күрергә иде шул тегермәнне. Нинди була икән ул иләкле тегермән?Рәфикъның ике тегермәндә булганы бар.Үзләренең авыл тегермәнендә күбрәк арыш тарталар, терлекләргә башак бирер өчен. Күрше авылның җил тегермәнендә бодай да, арыш та тарталар, ипи, күмәч пешерергә. Хәзер ул да электр белән эшли. Канатын бушка әйләнмәсен дип бәйләп куйганнар.

Мансур абыйсы кулындагы сүнгән папирусын җиргә ташлады да:

  • Озакламый килеп җитәбез. Чират кына күп булмаса ярар иде. Тегермән төнлә дә эшли. Тик кайтып кына булмый, яктырганны көтәсе була,- диде.

Менә алда шул тегермән түбәсе күренә башлады, электр баганалары, трансформатор. Тегермәнгә таба бераз тау төшәсе. Аннан бөтенесе дә күренә. Тегермән янында өч- дүрт җигүле ат бар. Икесен туарып ук куйганнар. Берсен арбасындагы печәнгә бәйләсәләр, икенчесен дилбегәсенә бәйләп, чирәм утларга җибәргәннәр. Ул арада, арбасына капчыклар төягән көпчәкле трактор килеп туктады.

  • Их, тракторга кадәр өлгерә алмадык. Бүген кайту юк икән. Ярар энем, " Бөреле" совхозына барып кунарбыз. Моннан ерак түгел, - дип, дилбегәне тартып, Мансур абыйсы атка тау төшәргә булышты.

  • Анда егермеләп авылдан килеп он тарталар. Кунып кайтуыгыз да бар әле дип әйткән иде әти. Тәки дөрес булып чыкты. Капчыкларны бушатабызмы соң?

  • Хәзер менә килеп җиткәч, урын карап чыгам. Син ат яныннан беркая да китмә! Капчыкларны эләктереп китүләре бар. Монда андый хәлләр булгалады инде.

Тегермән зур итеп бүрәнәләрдән эшләнгән. Урта бер җире ике этажлы кебек. Тегермәнгә сөзәк кенә баскычтан менәсе. Кешеләр шул баскычтан керә-чыга йөриләр. Менә трактор арбасындагы капчыкларны бушатып бетерделәр. Ул ничек тиз килсә, шулай тиз китеп тә барды. Колхоз эшенә ашыга күрәсең. Рәфикълар атындагы йөкне бушатырга да чират җитте. Мансур абыйсына йөк бушатырга таза гына ике ир кеше булыштылар. Аның белән тракторга бергә укыганнар диме.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев