Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлене кәкре каенга терәткәннәр

Авылларның берсендә яшәүче берәү машина алырга уйлаган. Бирим дигән колына дигәндәй, интернетта,"Авито" сайтында үзенә ошаган машинаны да эзләп таба. "12"ле Ваз машинасының бәясе дә кулай булып чыга. Шунда ук телефоннары да күрсәтелгән. Озак уйлап тормый авыл агае, теге номерга шалтыратып килешергә була. Трубканы тавышы 35-40 тирәсендәге кешене хәтерләткән ир-ат ала....

Авылларның берсендә яшәүче берәү машина алырга уйлаган. Бирим дигән колына дигәндәй, интернетта,"Авито" сайтында үзенә ошаган машинаны да эзләп таба. "12"ле Ваз машинасының бәясе дә кулай булып чыга. Шунда ук телефоннары да күрсәтелгән. Озак уйлап тормый авыл агае, теге номерга шалтыратып килешергә була. Трубканы тавышы 35-40 тирәсендәге кешене хәтерләткән ир-ат ала. Сөйләшәләр, белешәләр. Сатучы ничек итсә итә, алучыны тиз арада машиналы итәргә антлар итеп, сатып алуга күндерә. Машина алу шатлыгыннан күзе томаланган сатып алучы сумманың бер өлешен сатучы счетына күчереп тә куя. Тимерне кызуында сугарга тырыша сатучы, алучы да каршы килми, шул ук көнне обед соңы тагын бер өлеш акча сатучы файдасына күчерелә. Калган акчаны да сорап карый, тик алучы каршы килә, акчаны күрешкәч бирәм дип, үзенекен сукалый. Тик... Соңрак була шул инде. Күзләре ачылганда , җитмеш меңгә якын акчадан колак кагуы билгеле була. Шалтыратып та карый- номер "не доступен", адресы да ялган булып чыга. Терсәк якын да - тешләп кенә булмый. Югыйсә, мошенниклык төрләре турында да һаман искә төшереп торырга тырышабыз. Никтер безгә кагылмас шикелле тоела. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тагын бер кат исегезгә төшерә, мондый сату алу эшләрендә сак булыгыз. Төрле мошенниклар, аферистлар һәрвакыт уяу. Бәһасе бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев