Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәленең кыямәттә күргәннәре

(Шаян хикәя) Быргылар кычкыртканга, дөнгеләр какканга Кәтүк Гыйззәт уянып киткәндәй булды. Ул торып китәргә теләп, башын күтәрмәкче иде, маңгай шык итеп тактага бәрелде. Уң кулы сузылып балчыкка орынды, сулы ян тактага тиде. Шунда ул үзенең моннан ике ел элек фанилыктан бакыйлыкка күчкәнен шәйләп алды. Ул кыямәт күлмәгенең итәкләрен тотып ләхеттән...

(Шаян хикәя)

Быргылар кычкыртканга, дөнгеләр какканга Кәтүк Гыйззәт уянып киткәндәй булды. Ул торып китәргә теләп, башын күтәрмәкче иде, маңгай шык итеп тактага бәрелде. Уң кулы сузылып балчыкка орынды, сулы ян тактага тиде. Шунда ул үзенең моннан ике ел элек фанилыктан бакыйлыкка күчкәнен шәйләп алды. Ул кыямәт күлмәгенең итәкләрен тотып ләхеттән шуып чыкты. Быргылар катырак гүләргә тотынды һәм кинәт кабер өсте ачылып китте. Гыйззәт тырышып-тырмашып өскә үрмәләде. Кабердән чыгып бер агач төбенә чүмәште. Бераз утыргач тирә-якка күз ташлады. Үзеннән бер-ике адым арада дөнья куйган элекке ферма мөдире Шәрәфине күрде. Ул башын аска игән, авызын су эчендәге кебек чыпылдата иде. Гыйззәт белә, Шәрәфи көн-төн исерек булды. Хәтта фермага кайткан сот бидоннарын төсле металлга тапшырып, акчасын эчеп бетерде. Аннан ерак түгел сугыштан соң бригадир булып эшләгән Мозаффар текәлеп утыра иде. Мозаффар хатын-кызны бик яратты. Аннан ул шакымаган тол хатын капкасы калмагандыр. Быргылар тавышы тынып калды. Кинәт гарештән аваз ишетелде. Җәмәгать, кыямәт көне җитте. Бер рәткә тезелеп кыйбла тарафларына таба атлагыз.

Кешеләр алга кузгалды. Алда Шәрәфи, аннан соң Мозаффар тар гына сукмак алга дәшә иде. Зират кырыенда матур гына бер бина балкып утыра. моңлы гына музыка тавышы ишетелә. Бина өстендә телевизор экранына охшаган бер тартма.

Бераздан тартма ниндидер тавышлар чыгарды. Экранда "Алкаш - тәмугка" дигән язу пәйда булды. Мозаффарга "Фәхеш" һәм "Т" хәрефенә башланган ярлык насыйб булды.

Шәрәфи дә, Мозаффар да бинадан чыкмадылар. Турыдан-туры язылган җиргә юл алганнардыр.

Алдагы хикмәтләрне күреп Кәтүкнең тез буыннары усак яфрагы кебек калтырарга тотынды. Аның фани дөньяда кызарырлык гамәлләре юк та бугй. Ул ат җигеп фермада терлекләргә силос, сенаж, печән кертте. Буе җитмәү сәбәпле аны армиягә дә алмадылар. Атка камытны да бәрәңге әрҗәсе өстенә басып киертә иде. Ул аптырап, бина ишегенең тоткасын тотып катып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев