Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең тишек казан белән күргәннәре

1945 елның 9 мае иртәсе, әллә нинди томанлы салкынча иртә иде. Җирдән әкрен генә ябышкак куе пар күтәрелә. Бер өч-дүрт метр җирдән алдагы бернәрсәне дә төгәл генә итеп аерып булмый. Ул куакмы, я әле көтү чыкмаганлыктан тау башына арканлаган янбашлары төртеп торган ябык сыермы, белмәссең. Әйе, төшкә таба томан күтәреләчәк,...

1945 елның 9 мае иртәсе, әллә нинди томанлы салкынча иртә иде. Җирдән әкрен генә ябышкак куе пар күтәрелә. Бер өч-дүрт метр җирдән алдагы бернәрсәне дә төгәл генә итеп аерып булмый. Ул куакмы, я әле көтү чыкмаганлыктан тау башына арканлаган янбашлары төртеп торган ябык сыермы, белмәссең. Әйе, төшкә таба томан күтәреләчәк, елга буйлары ерактагы әрәмәләр аермачык булып күренә башларлар. Ә хәзер һавадагы кечкеә су бөртекләре тәртипсез рәвештә йөзеп йөриләр. Киемнәргә сыланып, аны тагарактан яңа гына юып алгандай итәләр.

Нәфига иртән каралты тирәсендә чыпчык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне бер кабат карап чыкты да, кичтән калган кысыр ашны күчтәркәгә җылытырга дип кече учак алдына куйды. Каен агачыннан бераз чыра телде дә кабызып җибәрде. Чыралар черт-черт килеп яна башладылар. Калган чыраларны ул урталай сындырып күчтәркә астына этәрде дә, кичке аш пешергә тиешле казанны юып куярга дип капкачны ачты. Әмма кичтән җебесен дип казанга салып калдырган су әйтерсең парга әйләнгән, юкка чыккан иде. Ул озак аптырап тормады, казанга чиләктән бер чүмеч су алып килеп салды. Кулына чүпрәк алып эчкә үрелим дигәндә күрде, суның уртасында ниндидер бер түгәрәк бөтерелеп тора, ә учак эчендә тып-тып көлгә тамган тамчы тавышы ишетелә иде. Я, Ходаем, казан тишелгән түгелме соң? Кичке ашны кайда пешерер? Яңа казанны каян табасың бу вакытта. Сугышка кадәр булса, кибеттән бик сатып алыр идең дә, искесен кубарып алып. Яңасын утыртып куйдың да кырыен сыладың. Эшең бетте китте, кодагый. Ә хәзер, кибеттә тычкан башын ярырлык. Анда өстәл өстендәге агач мичкәдә Дубрау ягыннан кайткан сасы аракыдан башка әйбер табам димә.

Күчтәркә астында чыралар тавышланып яна калдылар, ул олы кызын уятырга тотынды. Кечесе йокласын, ул әле кечкенә, әтисе сугышка киткәндә яңа туып калды. Олысы инде алтынчы класста, күрше авылга йөреп укый. Өйләдән соң бөтен йорт эше аның өстендә. Аллага шөкер, таза-сау гына була күрсен, күз тимәсен, кул астына керә бара. Кызны уятып идәнне себереп алгач, ул күчтәркәне табынга китереп куйды. Өйалдына куелган самавыр да кайнап чыккан. Табын ямьләнеп китте. Тик тишек казан Нәфиганың миен бораулый иде. Анда бит агач чөй кагып булмый. Нишләтергә? Әйе, бердән-бер юл - ул да булса тимерчегә, Нурәхмәткә илтергә. Булдырса ул гына булдыра. Кулыннан килмәгән эше юк. Кушсалар, шайтанның үзен дә дагалар. Шул уйларның очына чыккач, ул тынычланып калды. Кызы белән кара-каршы утырып чәй эчтеләр. "Кызым, - диде ул аннан соң, - безнең казан тишелгән. Мин Нурәхмәт абыең белән сөйләшермен, син сабактан кайткач, кечкенә арба белән тимерчегә төшереп менәрсең. Мин көндез эштән кайткач, аны кубарып алып арбага салып куярмын".

Ул сәнәген күтәреп эшкә барырга дип капканы ачып чыгуга, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, тимерче Нурәхмәт үзе үк каршы очрап тора. Исәнләшкәч, "Нурәхмәт җаным, - диде ул, тавышына бар булган назлылык салып, - казалы булдым әле, казаным тишелде. Синнән башка берни эшләр хәл юк".

- Алачыкка үзең төшерәсеңме, әллә үзем кереп алыйммы, - дип тимерче шаяртып Нәфигага карады.

- Әбәттән соң Рания төшерер инде, Нурәхмәт, сабактан кайткач, үзем, күрәсең, эшкә ашыгам бит, бик тә төшерер идем.

Нурәхмәтне сугышка алмадылар, ул кече яшьтән үк азрак тотлыга иде. Һәр елны комиссиягә чакыртып бимазалап тордылар торуын, тик нигәдер һаман Кенәрдән кире борып кайтардылар. Кулы эшкә ябыша иде аның. Агачын да юна, тимерен дә бөгә. Ул вакытлардагы авылда самовыр ямау, морҗасын утырту, казанга ямау салу, чиләк яки комган төпләү, урак тешләү - бары да аның өстендә иде. Берәүне дә кире борып җибәрмәде Нурәхмәт. Кул җилен дә сорамады, бирсәләр алды. Бирмәсәләр, чын күңелдән әйткән рәхмәтенә дә канәгать калды.

Нәфига көндезге эштән кайтканда өйдә олы кызын күреп аптырап калды. Ник иртә, әллә сабагына бармаганмы? Баскыч төбенә җитү белән аңа Рания килеп сарылды.

  • Әни, сугыш беткән!

  • Кем әйтте, кайдан ишеттең, туктале, чынлапмы?

  • Мәктәп директоры Нургали абый бүген линейка җыеп сөйләде, аннары кайтарып җибәрде.

Нәфига, сәнәген сөяп куярга да онытып, "лып" итеп баскыч тактасына утырды. Аның ике күзеннән ике бөртек яшь атылып чыкты. Бу көнне күпме көттеләр алар, солдат хатыннары. Менә, Алла кушса, озакламас теге яклардан сагынып ир-егетләр кайта башладылар. Авылга тагын ямь керер, урамда бала-чага тавышы ишәер.

Тик Нәфиганең Идрисе генә кайтмас шул. Кырык икенче елның көзендә Сталинград тирәләреннән сугышка керәбез, дигән бер хаты килде дә, күп тә көттермәде кара пичәтле кәгазе... Ай алла, шулай ук тол калып үтәр микәнни соң бу гомерләр. Нишләмәк кирәк. Бер мин генә түгел ич, мондый язмышларга тарган хатын дисең дә, түзәсең.

Шундый авыр уйлардан арынып, ул лапас кырыена сәнәген сөяп куйды да, аягын салып өйгә керде. Түрдәге сәке өстендә кече кызы иске чүпрәкләрдән курчак ясап, авыз эченнән нидер сөйләшеп, уйнап утыра. Нәфига олы кызына бакча башына арканлаган сыерга су эчерергә кушып, үзе бүлмәдән өч-дүрт күкәй алып керде. Күчтәркәгә куе сөт салып тәбә туглады да самавыр куйды.

Өчәүләп көндезге ашны үткәреп җибәргәч, ул иске чыра пычак алып килеп казан кырыен куптара башлады. Кипкән балчык шыбыр-шыбыр идәнгә коела. Нәфига күңелен дә хәзер ниндидер бер хис биләп алган.

Аны ачык итеп шатлык дип тә, сагыш дип тә әйтеп булмый. Шатлык, чөнки сугыш беткән, дүрт ел буе кичергән газаплы көннәр, ачы хәсрәтләр үтеп киткән. Сагыш - бергә гомер иткән, бер-береңне назлаган ир яу кырыннан кайтмаган. Менә шушы ике билгесез нәрсә аны җилкендереп җибәрде. Ул казанны урыныннан ипләп кенә алып, ишек алдына алып чыкты. Корымын кырды. Чүпрәк белән кулга ягылмаслык итеп сөртте. Өйгә кереп идәндәге чүп-чарны әрем себеркесе белән себереп чыгарды. Өйгә әче әрем исе таралды, казан алган урын ямьсез, шыксыз булып каралып тора иде.

Сәгать берләрне суккач ул, казанны кечкенә арбага салып, кызын тимерчелеккә җибәрде.

Нурәхмәт казанны кечкенә арбадан саклап кына күтәреп алып, алачыкка алып кереп китте. Раниягә әйтте, иртәгә төш вакытында әниең кереп алыр, шуннан иртә булмый, колхоз эше дә җитәрлек.

Кичкә таба ул казанга тотынды. Иң элек казанның иң төбенә артык юан булмаган тишек тиште. Аннан соң чынаяк тәлинкәсе кебек бер ягы кабарынкы, икенче ягы батынкы ике калын калай әзерләде. Аларның да уртасыннан шул ук зурлыкта тиште. Һәр ике калын калайны казан төбенә эчке һәм тышкы яктан ипләп куеп карады. Тигез яталармы, янәсе, ябышып торырлыкмы. Кабарып торган урыннарын игәүләп җибәрде. Аннан соң калайның эчке якка куела торганнарына кызыл балчык тутырды. Тишек аша болт үткәреп һәр ике калайны бер-берсенә тарттырды. Шул эшләрне башкаргач, казанны кибәргә кырыйга куйды.

Иртәгесен төш алдыннан алачыгына Нәфига килеп керде. Нурәхмәт казанны алып кечкенә арбага чыгарып салды.

  • Әҗере күпме булыр инде моның, Нурәхмәт? - Нәфиганың бөтен йөзе балкый. Әйтерсең, аңа ямалган казан түгел, ә алтыннан ясалган казан чыгарып салганнар.

  • Сорасам, түләп бетерә алырсыңмы? - диде тимерче. - Әйдә, сугыш беткән шатлыктан бер бүләк, дип әйтимме, нәрсәме булсын.

  • Бик зур рәхмәт, Нурәхмәт. Теләкләрең эшкә ашсын.

Нәфига кечкенә арбаны тартып, күпер аша чыгып тауга күтәрелә башлады. Нурәхмәт үз эченнән генә нидер уйлап. Елмаеп аның артыннан карап калды.

Икенче көнне кичкә таба Нурәхмәтнең алачыктан кайтуын Нәфига капка төбендә көтеп тора иде.

  • Нурәхмәт, казанны утырта алмыйм, карап чыга алмассыңмы икән?

Нурәхмәт өйгә керүгә күрде, өстәл өстендәге табактагы ашның пары чыгып тора.

  • Нурәхмәт, ачуланма, син һәркөнне диярлек безгә кирәк. Аштан берәү дә олы түгел, утыр әле табынга. Үзең ямаган казанның ашын беренче булып татып кара.

Аш тавык ашы булып, бәрәңге салынган һәм умач уылган иде. Кырыйдагы стаканга аш алды да куелган иде. Шулай итеп Нәфигага Җиңү бәйрәме табыны бер көнгә соңарып килде. Ә сәбәпчесе казан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев