Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең уйланулары

Уйланулар... Алда безне зур бәхетләр көтә ,диеп, Гомер буе башкаларга акыл бирдем. Гадел булыйм,үрнәк булыйм дип яшәдем, Ә шулай да күрә алмадым мин бәхетне. Ник бу дөнья шулай тиз болгана , Әхлак,намус,вөҗдан төшенчәләре югала!? Яшибез дип бар кылган ниятләребез, Зур акчага табынуга кайтып кала. Аз-маз урлау бик тә хәтәр, Аның...

Уйланулар...

Алда безне зур бәхетләр көтә ,диеп,

Гомер буе башкаларга акыл бирдем.

Гадел булыйм,үрнәк булыйм дип яшәдем,

Ә шулай да күрә алмадым мин бәхетне.

Ник бу дөнья шулай тиз болгана ,

Әхлак,намус,вөҗдан төшенчәләре югала!?

Яшибез дип бар кылган ниятләребез,

Зур акчага табынуга кайтып кала.

Аз-маз урлау бик тә хәтәр,

Аның өчен сине богау,төрмә көтә.

Миллиард урла-син почетта,депутат һәм,

Элек кылган барлык һөнаһларын бетәр.

Тормыш-көрәш,диләр. Бу көрәштә

Аяк асты баткак,юллар тайгак.

Ә шул юлларны азапланмый үтә

Әрсез,ятсыз һәм дә әрәм тамак.

Әгәр гомер булса канатлы кош,

Борылып кире яшьлегемә очар идем.

Анда калган эшләремне үтәп,

Карт күңелнең тынычлыгын табар идем.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев