Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең җырланмаган җыры калды

Әкрен генә җиргә таң нурлары иңә. Авылдан шактый еракта колхоз фермасының җәйге лаагере урнашкан. Таң кояшы чыкканда савымчылар шунда килеп җитәләр. Араларында яшь, чая кыз Зәлия дә эшли. Талант белән моң тик тора аламени? Иреккә чыгарга омтыла шул, иртәнге таң матурлыгына сокланып, Зәлия җыр суза. Моңлы җыр тавышы авылга ишетелеп...

Әкрен генә җиргә таң нурлары иңә. Авылдан шактый еракта колхоз фермасының җәйге лаагере урнашкан. Таң кояшы чыкканда савымчылар шунда килеп җитәләр. Араларында яшь, чая кыз Зәлия дә эшли.

Талант белән моң тик тора аламени? Иреккә чыгарга омтыла шул, иртәнге таң матурлыгына сокланып, Зәлия җыр суза. Моңлы җыр тавышы авылга ишетелеп тора. Авыл апалары моңлы җыр тавышын ишетеп, "Зәлиябез җырлый бит", дип сокланып тыңлыйлар. Талантлы кешенең урыны сәхнәдә булырга тиеш. Зәлиябез культура -агарту хезмәтенә укып, клубка эшкә килә. Һәр җомга көнне Киме радиоузелыаша, безнең авылга да ишетелә иде бу тапшыру.

Яшь җырчы кызның җырлавын бик яратып тыңлый идек, олылар да бик яратты бу тапшыруны. Илдус абый Абудуллин белән бик килешеп эшләделәр. Илдус абыйга Ходай мул биргән сәләтне, шырпы тартмасы кадәрге гармунда да уйнады. Яшьләр дә бик үз итте бу чорда сәхнәне, бик оста биючеләр килде сәхнәгә. Зөмәрә, Сания Батршина, Миләүшә Билаловалар төрле милләт биюләрен бик оста биюче артистлар кебек башкардылар. Сания үзе биюләр дә өйрәтте. Бию коллективы Мәскәүгә кадәр барып биеп кайттылар. Яшьләр берләшеп гитара һәм башка уен кораллары белән ансамбль дә оештырдылар. Авылда чорына күрә яңалык иде бу. Күп авылда күренмәде бу яңалык. Бик көчле коллектив тупланды бу чорда. Халыкка концерт куяр өчен колхозларның отчет-сайлау җыелышларына да чакырдылар бу үзешчән артистларны. Алар бармаган авыллар сирәк калгандыр. Минем үземә дә Зәлиянең кырыс таләпләрен үтәргә туры килде.

Таләбе каты булды Зәлиянең: киемең дә аккуратный булсын, башкарасы номеррыңны да энэ күзеннән үткәрә иде. Үтәмичә булмый, сәхнәнең законы шулай. Зәлиянең бер кыю, матур гадәте бар, кешенең артыннан сөйләми, үзе барында турысын әйтеп куя. Кемнәргәдер аның бу гадәте ошамый да. Тагын бер шөгыле бар аның, чәчәкләр үстерергә бик ярата. Нинди генә чәчәкләр үсми анда. Бик күп еллар урып-җыю чорында Зәлия ындыр табагында үлчәүче булып эшләде. Бу эшне җиренә җиткереп башкаргач, ел да Зәлиягә тапшырды җитәкчеләр бу четерекле хезмәтне. Иске клубта идәне авыш, кечкенә сәхнәләрдә күп азапланырга туры килде аларга. Бию коллективы сыймый иде кечкенә сәхнәгә.

Бүгенге көндә зур, заманча мәдәният йортыбыз бар. Президент программасы нигезендә төзелде. Рәхмәт җитәкчеләргә хәлгә керделәр. Күптән кирәк иде бу мәдәният йорты. Сибгат Хәким туган авыл бит! Яңа клубта бераз эшләсә дә күңеле булыр иде сәхнә ветеранының. Үзе рәнҗемәсә дә, күңеле рәнҗидер аның.

Зәлия үзе лаеклы ялда инде. Илдус абый Абдуллин белән Зәлия Нәҗмиеваның яңа клубта "Бенефис"ын уздырып лаеклы ялга озатуын оештыру хөрмәтләү генә булыр иде. Киме халкына хезмәтләре күп булды бу шәхесләрнең. Район мәдәният бүлеге мөдире бәлки безнең фикерләргә дә колак салыр...

Равил ҖӘЛӘЕВ,

Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев