Әтнә таңы

Әтнәленең йөрәк ярасы

РАУШАНИЯ (Хикәя) Безнең авыл кечкенәләрдән санала. Хуҗалыклар саны да аз. Шуңа күрә бездә гомер-гомергә балалар саны аз булган. Балалар аз булу аркасында, авылда гел башлангыч мәктәп кенә эшләп килде. Дүрт классны тәмамлагач, ике чакырымлы күрше авылга белем өстәргә йөрделәр. Мин дә шулар арасында идем. Сугыш арты еллары булганга, бер үк...

РАУШАНИЯ

(Хикәя)

Безнең авыл кечкенәләрдән санала. Хуҗалыклар саны да аз. Шуңа күрә бездә гомер-гомергә балалар саны аз булган. Балалар аз булу аркасында, авылда гел башлангыч мәктәп кенә эшләп килде. Дүрт классны тәмамлагач, ике чакырымлы күрше авылга белем өстәргә йөрделәр. Мин дә шулар арасында идем. Сугыш арты еллары булганга, бер үк сыйныфта төрле яшьтәге егетләр, кызлар бар иде. Башта паралель сыйныфлар булып укыдык, ә югарырак киткәч, ике классны берләштереп куйдылар. Шунда алгы партада утыручы таза гәүдәле, чибәр йөзле Раушаниягә күзем төште. Йә хода, бирсәң дә бирерсең икән бу гүзәллекне. Әллә миңа гына шулай тоеламы. Дәрес башлангач, журнал тотып укытучы алар каршына килеп утыра. Ул кузгалуга ул урын минеке. Тәнәфес буе мин Раушанияне күзәтәм. Ул ара-тирә миңа карап ала, елмаеп та куя. Мәктәпне тәмамлаганчы бу шулай дәвам итте.

Раушания әнисе белән генә яши иде. Әнисе күрше авылдан килен булып төшкән, әтисе сугышта һәлак булган. Уку беткән елны әнисе кызын алып туган авылына кайтып китте. Өйләре таза булгандыр, утын ягы да уңайрак. Урман якын.

Мин җидееллыкны бетергәч, урта мәктәпне тәмамладым. Аннан соң институт. Бер-ике чит мәктәпләрдә укыткач, үзебез укыган мәктәпкә җитәкче итеп билгеләделәр.

Язгы айларның берсендә колхоздан йөк машинасы алып, урындыклар куеп бер классны экскурсиягә алып киттем. Кушлавычта, Кырлайда булып кайтканда Раушанияләр авылы аша кайтырга туры килде. Машина кибет янында туктауга, балалар коелып беттеләр. Мин кабинадан төшеп кайтасы якка таба юлымны дәвам иттем. Миннән 10-15 адым алда берәү атлый. Ничектер адымнары килешсез булып күренә. Тигез җирдә дә сөрлегеп китә кебек.

Бераз баргач, арттан килүче балаларның:

  • Гомәр абый, әйдәгез кайтабыз, - дигән тавышы ишетелде.

Шунда теге алда баручы гәүдә кинәт миңа таба борылды да:

  • Гамир син?

  • Әйе, мин Раушания.

Мин аны теге очкынлы күзләреннән танып алдым. Хәл-әхвәлне сорашкач, мин сүзне дәвам иттем.

  • Раушания, беләсеңме, мин теге вакытта сине нык яраттым.

  • Әй, Гамир, мин бит аны сиздем. Мин дә сиңа карата битараф түгел идем. Әмма син бик юаш идең шул. Без ул авылдан көз көне бәрәңге алгач киттек. Ә син җәй айларында да, Сабан туйларында да күренмәдең. Ә бит мин сине көттем. Менә шул вакытта күрешеп, сөйләшсәң, хәзер шушы авыл урамында эч серләребезне түгәр идекме? Бәлки язмышлар да башкача булыр иде. Теге юашлыгың беткән ахыры. Курыкмыйча, юлга балалар алып чыккансың. Ә мине монда килеп төшүгә бозаулар карарга куйдылар. Шуннан бирле фермада. Язын, көзен аякта резин итек... Я ярар, бәхетле бул. Балаларың көтә. Хуш.

Мин машинага кереп утыргач та, Раушания турында уйлавымны дәвам иттем. Мин хәзер нәрсә үзгәртә ала идем соң? Шунда җыр юллары күңелгә килде:

Раушания, бәгърем,

Сәлам әйтми искән җилләр дә,

Синсез кыен ерак илләрдә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: