Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр 300 сум штраф түләячәк

1 июльдән башлап исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге машина йөртүчеләр белән бәйле яңа закон гамәлгә керә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарлый икән, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Шул рәвешле: - әгәр машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан...

1 июльдән башлап исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге машина йөртүчеләр белән бәйле яңа закон гамәлгә керә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарлый икән, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Шул рәвешле: - әгәр машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан азат ителгән булса; - исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарланса (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта); - алкоголь кулланган хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җаваплылыкка тартылган булса; - исерткеч эчемлек кулланган хәлдәме-юкмы икәнлекне ачыклый торган тикшерүдән баш тартса әлеге затны җинаять җаваплылыгы көтә. Җаваплылыкның төрләре исә шулай ук берничә: - машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә (!) штраф салына; - штраф җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә билгеләнә; - 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт; - 2 ел дәвам итәчәк мәҗбүри эш; - яисә инде машина хуҗасы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Әле алай гына да түгел, җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлә: җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмаячак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев