Әтнә таңы

Әтнәләр 45нең берсе булмасын иде!

2016 ел - яман шеш авыртулары белән көрәш елы 45 нең берсе булмыйк! Агымдагы ел ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тарафыннан яман шеш авыртулары белән көрәш елы дип игълан ителде. Һәм сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Яман шеш китабы" ("Книга онкологии") әзерләнде. Сүрия МИНГАТИНА Соңгы ун елда Татарстанда яман шеш...

2016 ел - яман шеш авыртулары белән көрәш елы

45 нең берсе булмыйк!

Агымдагы ел ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тарафыннан яман шеш авыртулары белән көрәш елы дип игълан ителде. Һәм сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Яман шеш китабы" ("Книга онкологии") әзерләнде.

Сүрия МИНГАТИНА

Соңгы ун елда Татарстанда яман шеш ачыкланган кешеләрнең саны икеләтә арткан. 2005 елда республикада һәр 83нче кешедә рак булган булса, хәзер һәр 45нче кешедә яман шеш бар. Куркыныч статитисканы Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бәян итеп: "Тормыш озынлыгы арту белән яман шеш очраклары да арта. Кешеләр йөрәк өянәге, инсультлардан түгел, яман шештән үлә башлады", - дип сөйләде узган ел. Һәр 45нче кешедә рак бар Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры хәбәр итүенчә, 2013 елда Татарстанда яман шештән 6763 кеше үлгән булса, 2014 елда инде 6997 кеше вафат булган. Узган ел азагында яман шеш диагнозы куелган кешеләр саны 85939га җиткән. Ягъни Татарстанда һәр 45нче кешедә рак бар, дигән сүз. Ел дәвамында ракның 14782 яңа очрагы ачыкланган. Үлүчеләр саны буенча 2013 елда Татарстан Русиядә 55нче урында булган. Ул елны республикада 100 мең кешегә яман шештән 176 үлем туры килгән булган. Ә менә 2014 елда 100 мең кешегә инде 182 үлем туры килгән. Яман шеш төрләренә килгәндә, иң таралган чирләр түбәндәгечә: тире меланомасы - 12,5%, сөт бизе шеше - 11,7%, юан эчәк шеше - 10,8%, простат бизе шеше - 10,3%, үпкә шеше - 9,2%, ашказаны шеше - 6,9%. Хатын-кызларда иң күп таралган яман шеш сөт бизе белән бәйле - барлык очракларның 21,4%ы. Ир-атларда иң еш очрый торган рак - простат бизе: барлык орчакларның 20,7%ы. Нишләргә? Медицина фәннәре докторы, Казакъстан онкология һәм радиология институты мөдиренең урынбасары булып эшләгән һәм бу институтта лаборатория җитәкләгән Морад Кәримов - медицинадан 300дән артык фәнни хезмәт язган галим. 15 кандидат һәм дүрт медицина фәннәре докторы әзерләп чыгарган онколог яман шешне булдырмау ысулларын бәян итте. Морад Кәримов: - Иң элек шуны әйтәсем килә: рак үзеннән үзе килеп чыкмый. Моның өчен тиешле мохит кирәк. Әйтик, үпкә, ашказаны, аналык, сидек куыгындагы тукымалар ялкынсыну халәтендә була икән, яман шешнең барлыкка килү мөмкинлеге арта. Ялкынсынган тукымаларга канцероген матдәләр тизрәк кереп оялый. Шуңа күрә һәрбер әгъзаның сәламәтлеген кайгыртып яшәргә кирәк!- дип кисәтә ул. Гормоннарны уйнатмаска Һәрбер кешедә ир-ат гормоннары да, хатын-кыз гормоннары да бар. Алар билгеле бер нисбәттә сакланырга тиеш. Шул нисбәт аз гына үзгәрде исә (5 кенә микрограммга үзгәрү дә җитә), тукымада да үзгәрешләр хасил була. Ялкынсынган тукыма - яман шеш барлыкка килү өчен менә дигән җирлек. Хатын-кызлар балага узмас өчен гормоннар эчә. Аннары, киресенчә, балага узар өчен гормоннар куллана башлый. Беренчедән, ул даруларның бөтенесендә диярлек әлеге дә баягы канцероген матдәләр бар, икенчедән, хатын-кызның бөтен организмы, аның гормональ тотрыклылыгы коточкыч стресс, үзгәреш кичерә. Ә бу рак өчен яхшы сәбәп. Җенси канәгатьсезлек яман шешнең сәбәбе булырга мөмкин Тәртипсез җенси тормыш та яман шешкә китерә. Игътибар иткәнсездер: ир-атларда җенси әгъзалар рагы юк диярлек - гаять сирәк күренеш, ә хатын-кызларда иң күп таралган рак - сөт бизе шеше. Шуңа күрә хатын-кызлар өчен тәртипсез җенси тормыш алып бару үтә дә куркыныч. Ә инде кияүдәге ханымнарга даими рәвештә җенси яктан канәгать булып яшәргә киңәш ителә, чөнки җенси канәгатьсезлек тә яман шеш сәбәпләренең берсе булырга мөмкин. Чәй - үтерүче дә, коткаручы да Башка халыклар белән чагыштырганда, төрки милләтләрдә ашказаны рагы ешрак очрый. Иң күп үлүчеләр - казакъ белән төрекмәннәрдә. Бурятларда, якутларда һәм Иранда да ашказаны рагы - яман шешнең иң таралган төре. Сәбәбе - кайнар кара чәй. Кара чәй - ул шул ук яшел чәй, тик кыздырылган гына. Кыздырган вакытта чәйдә канцероген хасил була, шуңа күрә кара чәйне кайнатып тормыйча эчү мәслихәт, югыйсә андагы канцероген суга бүленеп чыга. Ашказаны рагыннан сакланырга теләсәгез, дүрт гади кагыйдәне үтәгез: кайнаган чәй эчмәгез,чәйне кайнар килеш эчмәгез, куе чәй эчмәгез, күп чәй эчмәгез! Икенче яктан, чәй эчү кешене коткара да. Мәсәлән, татарларда сидек куыгы шеше сирәк очрый. Әлеге дә баягы чәй аркасында. Без чәйне күп эчәбез. Шуның аркасында бәдрәфкә дә еш йөрибез. Ә сидек куыгы һәр ике сәгать саен бушанып торырга тиеш. Ничек сакланырга? Кабатлап әйтәм: яман шеш күп очракта ялкынсынган тукымаларда тарала башлый. Шуңа күрә сәламәтлекне кайгыртып, салкын тидермичә, авырмыйча яшәргә тырышырга кирәк. Атна саен саф һавага чыгу мәслихәт! Кеше тәнендә керфекле эпителий дигән күзәнәкләр катламы бар. Менә шул эпителий сулыш юллары аркылы кергән канцерогеннарны куып чыгара. Грипп белән авырган кешедә исә эпителий начар эшли, канцерогеннарны организмга үткәреп җибәрә. Аны тәртиптә тотар өчен, һәр атна саен саф һавага чыгу мәслихәт! Авылга кайтасызмы, шәһәр читендәге берәр паркка барасызмы - анысы сезнең эш. Иң мөһиме - саф чиста һава сулау. Әлбәттә, витаминлы җиләк-җимеш, яшелчә ашарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ризыкларга килгәндә, күп калорияле ашамлыклардан баш тартып, кәбестә, суган, сарымсак, әстерхан чикләвеге, борчак, помидор кебек яшелчә һәм кыяклыларга өстенлек бирегез. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры хәбәр иткәнчә, 2014 елда яңа ачыкланган яман шеш очракларының 57%ы гына беренче һәм икенче стадияләргә карый (беренче стадиягә генә караган очракларның төгәл саны хәбәр ителми). Ә бит ракны беренче стадиядә ачыклаган вакытта кеше гомерен коткарып була...

http://www.azatliq.org/ ссылкасы, "Яман шеш китабы" буенча әзерләнгән мәкаләне укып чыккач, башыгызга төрле уйлар килер. Өлкәннәрнең Ходай кушмаган эш булмас, дигән сүзләрен искә төшерик. Шулай да Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын, дигәнне онытмыйк.

Больницабызда ел саен диспансерлаштыру бара, төрле яклап тикшерәләр. Нигә кирәк ул, димичә, чакырганда барырга кирәк. Әлеге чара вакытында күпме авыртулар табылганы хакында язып торабыз. Арасында яман шеш табылганнары да бар. "Элекке еллар белән чагыштырганда яман шештән үлүчеләр азайды, чөнки чир башлангыч стадиядә вакытында ачыклана, һәм дәвалана. Табиб кушканны гына тыңларга кирәк", - ди баш табибыбыз Азат Харис улы Гарипов гел кисәтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: