Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, 888 кеше алмаган

Бердәм полис турында бара сүз. Быел ел башыннан полислар алышына башлаганын беләсез, чөнки күбебезнең кулында бүген бөтен ил буенча гамәлдә булган полислар. Элеккегә караганда зуррак, тотарга уңайсызрак билгеле, тик аны бөкләп була. Соңрак алучыларга картасы да бирелде. "13500 кеше алырга тиеш иде "Бердәм полис"ны. 888 кеше бөтенләй алмаган әле, шуның...

Бердәм полис турында бара сүз.

Быел ел башыннан полислар алышына башлаганын беләсез, чөнки күбебезнең кулында бүген бөтен ил буенча гамәлдә булган полислар. Элеккегә караганда зуррак, тотарга уңайсызрак билгеле, тик аны бөкләп була. Соңрак алучыларга картасы да бирелде.

"13500 кеше алырга тиеш иде "Бердәм полис"ны. 888 кеше бөтенләй алмаган әле, шуның 66сы - 18 яшькә кадәрге балалар. Бүгенге көндә 747 кеше вакытлыча бирелгән полис белән йөри. Полис бирелергә бер ай вакыт калды. Аннан соң бу полис бирелми", - ди "Ак Барс мед"ның Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Борһанова.

Ваемсызланып йөрмәгез, полиссыз больницаларда карамаганнарын исегезгә төшерәсебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев