Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр алдан языла ала

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әтнә районы бүлеге лицензия-рөхсәт бирү берәмлегенең дәүләт хезмәте күрсәтү эшчәнлеген һәм халык тарафыннан алдан язылу мөмкинлекләрен куллануны тагын да күтәрү максатыннан, (884369)2-15-75 бердәм телефон номеры билгеләнде. Шушы телефоннан гражданнар һәм юридик затлар вәкилләренә лицензия-рөхсәт бирү юнәлешендәге дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча кабул итүгә һәм консультация алуга алдан...

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әтнә районы бүлеге лицензия-рөхсәт бирү берәмлегенең дәүләт хезмәте күрсәтү эшчәнлеген һәм халык тарафыннан алдан язылу мөмкинлекләрен куллануны тагын да күтәрү максатыннан, (884369)2-15-75 бердәм телефон номеры билгеләнде. Шушы телефоннан гражданнар һәм юридик затлар вәкилләренә лицензия-рөхсәт бирү юнәлешендәге дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча кабул итүгә һәм консультация алуга алдан язылу мөмкин булачак. Телефон шалтырауларын атна саен сишәмбе һәм җомга көннәрне 09.00-12.00 һәм 13.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итәчәкләр. Алдан язылучы граждан һәм юридик зат вәкилләрен кабул итү лицензия-рөхсәт бирү эше инспекторы тарафыннан атна саен сишәмбе һәм җомга көннәрне 09.00-12.00 һәм 13.00-17.00 сәгатьләрдә, шимбә көннәрне 08.00-11.00 сәгатьләрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлегендә 6нчы кабинетта ТР, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Б.Җиһаншин урамы, 85 йорт адресы буенча башкарылачак. Эльвира ӘМИРОВА, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә район буенча лицензия-рөхсәт бирү эше инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев