Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр алма штруделе пешерә

Алма штруделе Дүрт кешегә исәпләнгән, әзерләү вакыты 50 минут. 200 грамм катлы камыр (слоеное тесто). Эчлек өчен: 250 грамм алма, 100 грамм кипкән җиләк-җимеш, 100 грамм кайнаган сөт, 50 грамм ак ипи валчыгы, 50 грамм әчтерхан чикләвеге, 50 грамм шикәр комы, 1 йомырка, ½ чәй калагы корица, 1 апельсин кабыгы,...

Алма штруделе

Дүрт кешегә исәпләнгән, әзерләү вакыты 50 минут.

200 грамм катлы камыр (слоеное тесто).

Эчлек өчен: 250 грамм алма, 100 грамм кипкән җиләк-җимеш, 100 грамм кайнаган сөт, 50 грамм ак ипи валчыгы, 50 грамм әчтерхан чикләвеге, 50 грамм шикәр комы, 1 йомырка, ½ чәй калагы корица, 1 апельсин кабыгы, шикәр пудрасы, 2 аш кашыгы бал кирәк булачак.

Камырны турыпочмак формасында юка итеп җәяргә кирәк. Ә кипкән җиләк-җимешләрне кайнаган сөттә 20 минут томалап пешерәбез. Ипи валчыкларын, туралган әчтерхан чикләвеген, пешкән җиләк-җимешләрне, чистартып туралган алмаларны, корица һәм кыргычтан чыгарылган апельсин кабыгын камырның бер ягына саласы. Камырның кырыйларын йомырканың бер өлеше белән майлагыз һәм рулет формасында төрегез.

Аны майлаган табага салып, калган йомырканы өстенә сыларга кирәк. Алдан җылытылган духовкада 25-30 минут пешерәсе. Рулет пешеп чыккач, аны берничә урыннан тишеп, эретелгән бал саласы. Өстенә шикәр пудрасы сибеп, кисәкләргә бүләсе һәм табынга җылы килеш чыгарырга кирәк.

"Татар ашлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев