Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр амброзиягә каршы көрәшә

Балтырган Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсендә бүлек җитәкчесе Рамил Каюмов белдергәнчә, әлеге үлән балалар өчен аеруча куркыныч. Кәүсәсе куыш булганлыктан, аннан "бинокль" ясап, инде күпме бала йөз-битләрен, күз кырыйларын пешергән. Өлкәннәр арасында да зыян күрүчеләр шактый. Ул тәнне пешереп кенә калмый, кайберәүләрдә аллергия дә китереп чыгара. Кайчандыр балтырганны терлекләргә ашатыр өчен дип...

Балтырган

Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсендә бүлек җитәкчесе Рамил Каюмов белдергәнчә, әлеге үлән балалар өчен аеруча куркыныч. Кәүсәсе куыш булганлыктан, аннан "бинокль" ясап, инде күпме бала йөз-битләрен, күз кырыйларын пешергән. Өлкәннәр арасында да зыян күрүчеләр шактый. Ул тәнне пешереп кенә калмый, кайберәүләрдә аллергия дә китереп чыгара. Кайчандыр балтырганны терлекләргә ашатыр өчен дип үстергәннәр. Сугыштан соң, илне тергезү, мал санын арттыру өчен кирәк булган ул. Яшел массасы күп булгач, аңа галимнәр дә игътибар иткән. Әйтүләренә караганда, иптәш Сталин әмере белән балтырганны бөтен ил буйлап чәчкәннәр. Ә маллар аны яратмаган. Үсемлекнең тәме сөт белән иткә дә күчә. 1990 нчы елларда илдә үзгәртеп корулар башлангач, сер түгел, авыл хуҗалыгы җирләре ташландык хәлгә килә. Ә балтырганга шул гына кирәк: ул рәхәтләнеп, киңәеп үсә башлый. Россиянең кайсы төбәгенә барып төртелмә, барысында да балтырган үсә. Белгечләр фаразлавынча, әлеге үлән 40 миллион гектарны биләп алган инде, аның мәйданы ел саен 10-15 процентка артып бара. Әмма төгәл санны беркем дә белми. Илдә аны юкка чыгару белән шөгыльләнүче оешма юк. Бездә - Татарстанда да күпме таралганын төгәл белмиләр. Исемлектә юк Россиянең кайбер төбәкләрендә аны юкка чыгару максатыннан төрле программалар барлыкка килгән. Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе киңәшчесе Алексей Алексеенко белдергәнчә, төбәкләр нинди генә чаралар кабул итсә дә, балтырганнан бөтенләй котылу мөмкин эш түгел. Чөнки бер районда бетерсәң, ул икенчесендә барыбер калачак. "Бу хәлләр кемгәдер сәер дә тоелыр, бәлки, балтырган безнең илдә инде күптән үскәнлектән, ул карантин үсемлекләр исемлегенә кертелми. Россельхознадзор белгечләре аңа каршы көрәшә дә алмый", - ди Алексеенко. Шунысы кызык: әлеге үсемлек зыянлы булса да, утыртырга яраклы орлык буларак 2012 елга кадәр Дәүләт реестрына кертелгән булган. Әгәр дә якын киләчәктә, аны зарарлы үлән дип танымыйлар икән, берничә дистә елдан ул бөтен илне басып китәчәк, дип чаң суга белгечләр. Инде болай да аның 15 төре билгеле. Кайберләре 5 метрга кадәр җитә. Рамил Каюмов әйтүенчә, балтырганны ерганакларда, урман буйларында күп очратырга була. Әгәр дә аннан бүленеп чыккан сок кеше тәненә тия икән, кояштан төшкән ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә тән тиресе нык пешә. Балтырганнан котылуның бердәнбер чарасы - орлыклары барлыкка килгәнче үк чабып ату. Аны беркайчан да 2-3 метрга кадәр үстерергә, "зонтик"лары барлыкка килгәнче тотарга ярамый. Чапканнан соң да орлыклары өлгерергә мөмкин әле. Белгечләр гербицидлар белән дә эшкәртергә куша. Әмма Каюмов яр кырыйларында, инеш буйларында үскән балтырганны бу рәвешле юк итү әйләнә-тирәгә дә зыян салырга мөмкин дип кисәтә. - Балтырганга каршы һәркем көрәшергә тиеш, - ди Рамил Каюмов. - Шәхси кишәрлектәгесе өчен милек хуҗасы җаваплы, авыл һәм шәһәр җирендәгесен җирлек башлыклары карап торырга тиеш, дигән күрсәтмә дә бар.

Чәчәк атканда куркыныч

Россельхознадзор белгечләре әйтүенчә, республикада балтырганнан тыш, башка куркыныч үсемлекләр дә бар. Балтырганны чалгы белән чабып та юкка чыгарып була әле. Ә "амброзия" дип аталган үсемлекне алай гына бетереп булмый. Ул аеруча Аксубай, Нурлат районнарында күп очрый. Аның тамыр системасы бик көчле. Биеклеге 2,5 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Иң аянычы, туфракта булган файдалы матдәләрне үзенә суыра, аның уңдырышлылыгын киметә, культуралы үсемлекләр үсешенә тискәре йогынты ясый. Амброзия чәчәк аткан вакытта серкә бүлеп чыгарып, кешеләрдә көчле аллергия авырулары барлыкка китерергә сәләтле. Һәм, иң аянычы, поллиноз авыруы астмага әйләнергә мөмкин. Оренбург өлкәсендәге бер авыл халкы, мәсәлән, әлеге үсемлек чәчәк аткан чорда, авыллары белән кубарылып, берничә көнгә читкә китеп торырга мәҗбүрләр. Чөнки биредә ул нык тамыр җәйгән. - Амброзияне юкка чыгару өчен республикада төрле чаралар күрәбез, - ди Каюмов. - Берничә ел элек ул Менделеевск районында да күп иде, 3,5 мең гектар җирне басып алды. Фитосанитар-карантин зона игълан ителеп, ныклап көрәшкәннән соң, әлеге үлән юкка чыкты. Бу районда өч ел күренгәне юк инде. Кычыткан ефәге (повилика) дә куркыныч үсемлекләр исемлегенә керә. Аңа каршы да көрәш алып барыла. Ә менә балтырганның ул исемлеккә кертелмәве безне чыннан да борчый.

("Ватаным Татарстан", /№ 115, 07.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев