Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр астыртын түгел...

"Кем кемнән риза түгел" мәкаләсен укыгач, кешене мыскыл итеп язучы хатны авылдашларым язуга һич ышанмадык. Без, Күшәр авылы өлкәннәре, кызу канлы, ләкин астыртын эшләмибез. Безнекеләр:"Безгә бүләк кертмәделәр, кайда ул, оныттыгызмы ?"- дип, авыл советына шалтыратырлар яисә эт итеп үзен сүгәрләр, ләкин хурлап газетага язмаслар. Юк, Күшәр авылы халкы язган хат...

"Кем кемнән риза түгел" мәкаләсен укыгач, кешене мыскыл итеп язучы хатны авылдашларым язуга һич ышанмадык.

Без, Күшәр авылы өлкәннәре, кызу канлы, ләкин астыртын эшләмибез. Безнекеләр:"Безгә бүләк кертмәделәр, кайда ул, оныттыгызмы ?"- дип, авыл советына шалтыратырлар яисә эт итеп үзен сүгәрләр, ләкин хурлап газетага язмаслар. Юк, Күшәр авылы халкы язган хат түгел бу!!! Бу бит кеше кулы белән үч алырга тырышу. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә килгәндә, матур, күңелле бәйрәм булды. Ял итеп, өй һавасын алыштырып, балалар һәм клуб хезмәткәрләре оештырган концерт карап, мул табын артында чәйләр эчеп, аралашып кайттык. Авыл советы җитәкчесе безне үзе котлады. Моңарчы бит бүләк кенә өләшеп чыгалар иде. Оештырган бит, акчасын да юнәткән, пешекчеләр, укытучылар белән уртак тел дә тапкан. Әле авырлык белән йөрүчеләрне өйләренә кайтарырга машинасын да юнәткән. Әйе, чакырылмыйча калган авылдашларыбыз булган. Ләкин менә боларны гына чакыр, дип аерым исемлек тоттырмагандыр. Бәлки исемлек алдан барлап чыгылмагандыр да, исемлеккә кермәгән кешеләр булгандыр. Аларның кимсенүен аңлап та була.

Тик, иптәшләр, өйдә тик утырган кешедә генә гаеп булмый. Җитәкче үз авылыбыздан, яңа гына эшли башлады. Аяк чалырга түгел, киресенчә, тотып калырга, ярдәм итәргә кирәк. Булсын, дип чабып йөри бит. Юл салганда үзе КамАЗга утырып йөреп эшләттерү дисеңме, мәдәният йорты, балалар бакчасы ачу артыннан чабу дисеңме, Мөндеш авылы зираты коймасы, чишмәсен яңарту, авыл эчендәге коеларны төзекләндерү дисеңме - кыска гына вакыт эчендә күпме хезмәт. Зур эшләргә йөрәксенеп тотына. Боларын бәяләмибезме, күрмибезме? Аның урынында без булсак барлык эшне дә 100 процент эшләп җиткерер идекме? Хәзер кеше белән эшләү искиткеч авыр. Барыбыз да күп беләбез. Бөтенебезгә дә ярап булмый. Кимчелекләрне күрмичә, дәшмичә генә калыйк, димибез. Әмма болай итеп тә түгел. Безнең ачу янына куша торган акылыбыз да бар. Тәҗрибә уртаклашыйк, киңәш бирик, иңне куйыйк!

Авыл халкы исеменнән Сания, Илдар Һашимовлар,

Күшәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев