Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, җавап бер: берләшик!

Сораган идегез Җавап бер: берләшик! Газетаның 26 октябрь санында С.Мингатинаның "Өйрәндек, чагыштырдык, сокландык" дип исемләнгән язмасы басылган иде. "Ә сез ничек уйлыйсыз, каләмдәшләр, әтнәләр?" дип тәмамланган иде ул язма. "Ничек дәваам итәргә", дип сорыйсыз. Сораганга җавап бир, ди татар халкы. Шуңа күрә җавап бирәбез. Тагын татар халкының "Аерылганны аю ашый,...

Сораган идегез

Җавап бер: берләшик!

Газетаның 26 октябрь санында С.Мингатинаның "Өйрәндек, чагыштырдык, сокландык" дип исемләнгән язмасы басылган иде. "Ә сез ничек уйлыйсыз, каләмдәшләр, әтнәләр?" дип тәмамланган иде ул язма.

"Ничек дәваам итәргә", дип сорыйсыз. Сораганга җавап бир, ди татар халкы. Шуңа күрә җавап бирәбез. Тагын татар халкының "Аерылганны аю ашый, бүленгәнне бүре ашый" дигән мәкале дә бар. Ә без чыннан да аерылган. Районыбызның иҗат итүчеләре, үзешчән композиторлары, рәссамнары һәркайсы үзенчә көн күрә, үзенчә иҗат итә. Язучыларга киңәш бирергә, аларның иҗатын күрсәтергә барыбер әле газета бар... Тик бу да утырып сөйләшү, кызып бәхәсләшүдән соң алган тәэсирне бирә алмый. Камилләшер өчен безгә барыбызга да берләшергә кирәк. Бары берләшү генә берлек барлыкка китерә, ә иҗатчыларны баета. Яңа үрләргә күтәрелергә мөмкинлек бирә. Үзем шулай уйлыйм.

Мин үзем рәсем ясарга яратам, эшләрем белән райондашларның күбесе таныш. Бер кызыклы факт китерәм. Бөек урыс язучыны А.С. Пушкинның атаклы "Руслан и Людмила" дигән поэмасын укыганыгыз бар. Менә шул поэманы рәссам Л.Владимирский рәссам күзлегеннән укып чыккач шакката. Поэма төсле түгел, ул бары кара һәм ак төсләрдән генә тора. Рәссамнәр терминологиясе буенча Пушкин бик көчле график. Л. Владимирский иллюстрацияләр эшләргә мәҗбүр була. Юкка гына шагыйрь Н. Заболоцкий "Любите живопись, поэты! Лишь ей, единственной, дано души изменчивые приметы переносит на полотно."- дип язмагандыр. Ни өчен язам бу юлларны, бәлки берләшмә оешып эшләп китсә, үзебездә үк рәссамнәр, композиторлар бар. Бергә-бергә танылу мөмкинлеге туар иде.

Мәһди, Әтнә районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев