Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр автомобиль белән күптәннән " җенләнгән"

Студентлар, гадәттә, "сессия" сүзен бик яратып бетерми. Ә менә автомобиль сессиясеннән алай ук курыкмый икән. Моның шулай булуын Татарстанның урта һәм югары һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар раслады. Кичә Татарстанда "Автосессия 2015" дигән республика конкурсының финалы узды. Ул автомобиль йөртүче студентлар арасында үткәрелде. Әлеге бәйге безнең республикада инде икенче...

Студентлар, гадәттә, "сессия" сүзен бик яратып бетерми. Ә менә автомобиль сессиясеннән алай ук курыкмый икән. Моның шулай булуын Татарстанның урта һәм югары һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар раслады. Кичә Татарстанда "Автосессия 2015" дигән республика конкурсының финалы узды. Ул автомобиль йөртүче студентлар арасында үткәрелде.


Әлеге бәйге безнең республикада инде икенче тапкыр оештырыла. Быел анда республиканың 18 район һәм шәһәреннән 63 конкурсант катнашкан. Конкурс кагыйдәләре буенча уенчылар командаларга бүленә. Аларның һәрберсендә - өч кеше. Финалда катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, автомобиль йөртүдә һәм иҗади конкурста көч сынашты.

- Бу конкурска безне укытучыларыбыз сайлап алды, - дип башлады сүзен Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Рәмис Садыйков. - Без автомомобиль белән инде күптәннән "җенләнәбез", юкка гына "инженер-механик" белгечлеген сайламадык. Машинада йөрүдә артка таба елан сыман хәрәкәт итү биременә аеруча зур игътибар бирдек. Парковкада кергәндә генә штраф баллары җыйдык.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы егетләрен әзерләгән кешеләр арасында шушы районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев та бар. Район укучылары мондый конкурста инде икенче тапкыр катнаша икән. Былтыр бишенче урынга лаек булганнар. Инспектор әйтүенчә, быел студентларны тагын да ныклабрак әзерләгәннәр. "Мондый бәйгеләрне оештыру бик кирәк, чөнки укучылар юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүне күрсәтәләр, аларның никадәр мөһим икәнлеген аңлыйлар", - дип сөйләде Фәнил Муллагалиев "Intertat.ru" хәбәрчесенә.

ЮХИДИ инспекторы белдергәнчә, студентларга аеруча игътибар бирергә кирәк. Ник дигәндә, быел гына да Әтнәдә ике зур юл һәлакәте теркәлгән. Июль аенда 19 яшьлек кыз үлгән. 14 сентябрьдә 19 яшьлек кыз һәм 24 яшьлек егет һәлак булган. Аларның барысы да - студент. Мондый бәла-казалар яшьләрнең юл йөрү кагыйдәләрен начар белүләрен күрсәтә. Шуңа күрә мондый чаралар студентларның юл куркынычсызлыгы буенча белемен арттыруда аеруча мөһим.

- Безнең эшчәнлектә студентлар төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Кызганыч, 15-23 яшьлекләр юлларда һәлак булучыларның өчтән бер өлешен тәшкил итә. Аларны без яшьләй югалтабыз, - дип белдерде полиция полковнигы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.

Бәйгедә катнашучылар арасында малайлар күбрәк булса да, берничә кыз да бар иде. Еш кына, руль артына утырган кызларга бик сәерсенеп карыйлар. Ләкин бәйгедә катнашучы кызлар бу фикер белән килешми. "Нинди җенес вәкиле булуына карамастан, юлда йөргәндә, һәркем тигез. Һәркем, үз мөмкинлекләреннән чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш", - ди Регина Йосыпова.

Конкурсның абсолют җиңүчесе булып КИТТУ (КХТИ) суденты Артур Адиуллов танылды, аңа "Автостудент-2015" исеме бирелде. Гомумкоманда хисабында да беренче урынны шушы вуз алды. Икенче-өченче урыннарны үзара Казан федераль һәм архитектура-төзелеш университеты бүлеште. Оештыручылар әлеге бәйгенең киләчәктә Россия дәрәҗәсенә менеп, бөтен ил күләмендә уздырылуына өметләнә.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев