Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр авыл белән купты...

Ничек яшисең, авыл? "Авыл белән куптык әле..." Соңгы вакытта менә шундый сүзләрне еш ишетәм. Төрле авылларда яшәүчеләр әйтә моны. Һәм төрле вакыйгага карата әйтелә бу. Сүрия МИНГАТИНА - Авыл белән куптык әле менә, диспансерлаштыру үтеп йөреш, башта кирәксенмәгән идек, үлүчеләр саны гел арта, сез дә язасыз, республика газетасы да "әтнәләр...

Ничек яшисең, авыл?

"Авыл белән куптык әле..."

Соңгы вакытта менә шундый сүзләрне еш ишетәм. Төрле авылларда яшәүчеләр әйтә моны. Һәм төрле вакыйгага карата әйтелә бу.

Сүрия МИНГАТИНА

- Авыл белән куптык әле менә, диспансерлаштыру үтеп йөреш, башта кирәксенмәгән идек, үлүчеләр саны гел арта, сез дә язасыз, республика газетасы да "әтнәләр кырыла", дип язган, бер тикшеренеп алырга кирәктер, файдасы бар, диләр; кабат-кабат йөртәләр әле, Казанга да җибәрәләр икән. Без, авыл кешесен, менә шулай мәҗбүри китермәсәң, соң чиккә җитмичә килмибез инде, анысы хак... Кирәк булгачтыр инде, бик җентекләп тикшерәләр, табиблар да бик әйбәтләп сөйләшә, тыңлыйлар, иң куандырганы чират көтәсе юк, фельдшерлар йөртә, колхоз автобусын бирде... - кадерле икәнебезне белдек...

- Тик торганда нинди килү ди бульнискә, әле килеп тә "женский"га кермәс өчен азапланып утырам, бу "самолет" онытылган инде, кертмичә генә кул куймаслармы икән, бала табасы юк, план арттырып үтәлгән. Кем кайгырткан, кем сакланырга өйрәткән. Хәзер генә ул, тугач та өйрәтә башлыйлар. Без сорарга да ояла идек... ул чакта да врачлар бар иде инде анысы. Үзләре дә белеп бетермәгәннәрдер инде...

- Әйтмә инде, шуңа куркабыз да инде. Кирәктер инде, кирәкмәсә, дәшмәсләр иде. Бер килдем, сыер бозаулый дип, чакырып кайтардылар. Аның артыннан да эше иярә әле. Бүген дә тиз кайтырга куштылар, кеше күп икән, бер баштан икенче башка чаба-чаба хәл бетте. Әле тагын чабасы, авылда ду кубып концертка әзерләнәләр анда. Бер дә селкенер кебек түгел идек, авылны икегә бүлеп, концертка әзерләнәсе дигәч . Бер як куйды инде, шулкадәр күңелле булды, менә икенче як әзерләнә хәзер. Үзең уйныйсыңмы, Казаннан балаларың, туганнарың кайтамы, бар да рөхсәт ителә. Күрсәң күңеллелекне, гаилә белән клубка чабабыз, Бәрәзә халкы артист булып бетте... Бәрәскәләр авылны дүрткә бүлеп куя икән концертны, алар да шулай әзерләнәдер, үзеңнекеләр карарга да күңелле бит ул...

- Авыл белән кубып референдум уздыра башладылар, акча җыюның тагын бер төре табылды. Авыл өчен кирәк, диләр. Кирәк инде анысы, тик ул авыл халкына акча кайдан килә, дип беләләр икән. Биреп карадык, урамны төзекләндерәбез, диделәр, үзебезнең урам, үзебез йөрисе, дип биргән идек, акчаны җыйдылар да икенче урамга, үзләре яши торганга салып куйдылар ташны, кемгә генә әйтмәдек... карга күзен карга чукыймыни? Шуннан соң ничек ышанасың инде, быелгысы да шул булыр инде аның. Җыйганчы әйтәләр инде, кеше сораша ала, акчаның күпме тотылганын белеп торачак, дип, кем әйтә аны сиңа. Гайрәтне чигереп бетерәләр дә халыкны гаеплиләр, янәсе берәүгә берни кирәкми. Балык баштан чери шул...

- Ул референдумны бездә халык хикмәт итеп сөйли, акча бирергә теләмәсәң, суд приставлары белән килеп җыясылар икән, имеш...

Больницада ике сәгать эчендә җыйналган мәгълүматларның берничәсе генә бу. Сөйләшүчеләр үзләрен таныганнардыр, кайсы авыл икәнен дә чамалаучылар булгандыр. Халык фикерен җиткерәсем килә, бәлки җитәкчеләр укыр, колак салучылар булыр. Эшләрен җиренә җиткереп эшләмәүчеләр төзәлер, халык белән уртак фикергә килер...

Референдум кешене талау түгел

Ул - авыл җирлегендә 18 яше тулган, даими теркәлгән һәр яшәүчедән 2016 елда билгеләнгән сумма күләмендә бер мәртәбә үзара салым кертелүгә, җирлек тарафыннан күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен үзеңнең ризалыгыңны бирү, я булмаса риза түгеллегеңне әйтү. Үзара салым средстволары тотылачак төзекләндерү чаралары исемлеге алдан билгеле булды. Олы Әтнә авыл җирлегендә, мәсәлән, халыктан җыйналган акча, дәүләт тарафыннан бирелгән дүрт өлешне дә өстәп, Олы Әтнәдәге ике чишмәне, паркны төзекләндерү, яңа зират торгызуөчен төзелеш материаллары алу; Шәкәнәч, Яңа Җөлби, Кече Әтнә, Яңа Әтнә авыллары юлларын рәтләү өчен вакланган таш алу һәм транспорт хезмәтләре өчен тотылачак. Үзе бирергә теләмәгән кешедән берәү дә акчаны мәҗбүри алмаячак, сез әйткән суд приставлары сезнең акча артыннан йөрмәячәк, бу - һәркемнең намус эше. Авылдашларың акчасына төзекләндерелгән юлдан йөрергә намусың җитә икән, бирмисең.

Ә менә 28 көнне Олы Әтнә авылында узган референдумга баргач, участок комиссиясендә утыручы кызлар гаҗәпләндереп: "Күп кеше акчасын ук алып килгән, кабат-кабат йөргәнче алып калыгыз", диләр. Казан шәһәрендә яшәүче, шунда ук теркәлгән, Олы Әтнәдә "пропискада" тормаучылар да акча күтәреп килгәннәр. "Без Олы Әтнәдә туып үстек, авылга ярдәм итәсебез килә, безнең өлешебез дә керсен, - дип теләк белдерделәр.- Акча җыйганда безне дә исемлеккә кертә күрегез". Берничә шундый очрак булды. Кеше дә бик актив", - дип сөенечле хәбәр җиткерделәр.

- Референдум Олы Әтнә авыл җирлегендә узды. Күпчелек уңай җавап бирде, акча бирергә теләмәүчеләр дә бар. Алар бирми дип эш тукталмаячак. Бюллетеньнәрдә кайсы чарага күпме акча тотылачагын да күрсәткән идек. "Ничек исәпләдегез?"- дип сораучылар булды, бу - алдан фаразлау, әлегә төгәл саннар түгел. Акча җыйналып беткәч, дәүләтнең дүрт өлеш акчасын алгач, бу мәсьәләгә соңрак ачыклык кертеп бетерербез,- диде авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.

Халыкны борчыган сорауларга җавап бирергә тырыштым. Ә диспансерлаштыру буенча гел язып торабыз, халыкның дөрес аңлавы сөендерә. Авыл белән ду кубып бергәләп концерт куеп яшәүчеләрләрдән үрнәк алырга кирәк, менә шундый чаралар берләштерә халыкны. Ә сүзе бер булган халык бер-берсеннән аерылмый ул. "Бирәм", "Бирмим"... дип тә изаланмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев