Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, авызыбыз пешмәгән икән...

Хәтер-хәтирә Манара "Әтнә таңы"нда Сүрия Мингатинаның "Үзебезгә бәя бирик: Мокшы мәчете ..." язмасы (2016, 10 авг.) бер утыруда, бер тында укылды. Тик ул кузгаткан уй-фикерләр дәвамлы булды; әллә күпме хәтирә яңарды. Хәтта менә шушы язма булып кәгазьдә төенләнде. ... Кем әйтмешли, без дә булдык ул мәчеттә... Чү, кабаланма, җайлап кузгалыйк...

Хәтер-хәтирә

Манара

"Әтнә таңы"нда Сүрия Мингатинаның "Үзебезгә бәя бирик: Мокшы мәчете ..." язмасы (2016, 10 авг.) бер утыруда, бер тында укылды.

Тик ул кузгаткан уй-фикерләр дәвамлы булды; әллә күпме хәтирә яңарды. Хәтта менә шушы язма булып кәгазьдә төенләнде. ...

Кем әйтмешли, без дә булдык ул мәчеттә... Чү, кабаланма, җайлап кузгалыйк - кереш сүзне яңа чыккан китабымнан бер парча сорый түгелме. Җылы мичкә арка терәп Нәрсә хөрмәтенә булгандыр, яңа ел алдыннан Әтнә районының Түбән Шашы - Күңәр авылында Фәйзи Галиев җитәкләгән атаклы "Искра" колхозында якташ язучылар (без әле ул чагында Арча районы идек) белән очрашу оештырылды. Казаннан хатыны язучы Гөлшаһидә белән Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мин килдек, язучы Фәйзи абый каршы алды. Планда автограф белән китап сату каралганга, мин юньле-башлы китапларымны таба алмаганга борчылып кайткан идем дә, Фәйзи абый Лаеш якларыннан "Мәхәббәт хакы" дигән саллы китабымны табып кайткан булып чыкты. Сөендерде.

Кичәнең ничек үтүен Гариф абый икенче көнне үк өчебезнең исемнән репортаж-мәкалә язып өлгерткән, безгә кул куярга гына кушты. Ул язма "Социалистик Татарстан"да басылып чыкты. Мин дә кайдадыр яздым бугай. Шуңа күрә җентекләп тормыйм. Зиһенемдә бер мизгелен генә яңартам. Шыгрым тулы яңа клубта бик мәгънәле, хисле үткән очрашу төнге өчләрдә генә тәмамланды. Ахуновларны Сара апа белән Фәйзи абый үз өйләренә алды. Мөхәммәт абый белән мине янәшәдәге кунак йортына кертеп урнаштырдылар. Татарча киенгән тыйнак кына кунакчыл апай ап-ак җылы мич янына алып килде дә ике ягындагы ике караватка ымлады. Аннары икебезгә дә берәр пар ап-ак йон оекбаш тоттырды.

- Идәннәр салкынча,- диде. Җылы мичне тотып, кулларны җылытып тордык, Мөхәммәт абый аркасын да терәп торды. Урнашып, ятар алдыннан урамга чыгып керергә булдык. Ап-ачык йолдызлы төн иде. Мин үземнән-үзем төньякка - үзебезнең авыл ягына борылдым. Сигез генә чакрым да, бик тартып та тора да бит, бик соң, сеңелкәшләремне бимазаламыйм дип кайтмаска булган идем, менә хәзер әзрәк үкенеп тә куям, туган авылың, сине сагынган туганнарың янәшәдә генә булып та шушында ят инде. Бу минутта Мөхәммәт абый бөтенләй кара-каршы якка карап басып торды. Ул, мөгаен, үзенең Гөберчеген уйлагандыр. Ничек-ничек уйлаган, анысы миңа мәгълүм түгел, ул хакта сүз катышмадык. Күңелне моңсулык баса бара иде. Хәйран салкын иде. Яңа ел алдыннан шундый тыныч төн булуын хупладык та җылы өйгә кереп киттек.

... Парчаны ничәнче кат инде янә укып чыктым да үземә үзем сукранырга көч таптым: ашыгыбрак язылган бугай бу парча - укучы бирергә хаклы әллә ничә сорау калган! Мәсәлән, әсәр башланып киткән "Нәрсә хөрмәтенә булгандыр..." гыйбарәсе чын журналистка гафу ителмәскә тиеш тә бит. Ярар, парча - факт җыелмасы түгел, анда үзәктә бер генә сурәт - гамь нуры җемелдәп алырга тиеш. Ә гыйбарәбезне шушы яңа язмабызга нигез итеп алыйк. Якташ язучыларның бу төбәк укучылары белән очрашуга килүенең тагын бер сәбәбе ул - Мокшы авылының шул вакытка бик яхшы сакланган, манарасы да исән-сау булган мәчет бинасында музей ачу вакыйгасы иде. Парчада язучыларның кичке якта нишләгәннәре бәян ителгән. Ә көндез алар кайда булган? Әһә, аңлашылды: Әлеге музейда. Чыннан да, андый музейның ачылуы районда гына түгел, бөтен республика тормышында зур вакыйга иде. Музей үзе чынлап та дәрәҗәле кунаклар чакырырлык, озаклап, тәфсилләп карарлык манзарага торырлык иде! Аның эчтәлеге шушы авылның, колхозга берләшкән берничә авылның гына түгел, ә бөтен төбәкнең - Казан артының тарихын җентекләп бәян иткән, борыңгы документ, тарихи әйберләр белән чын мәгънәсендә тасвирлап биргән экспонатлардан тупланган иде. Атаклы председатель җитәкләгән хуҗалыкның иктыйсадый, мәдәни, рухый казанышлары гына түгел, ә тулаем төбәкнең тарихта, мәдәнияттә, сәнгать-әдәбияттә илкүләм, дөнья күләмендә тоткан дәрәҗәле урыны, аннан чыккан шәхесләр, аларның казанышлары барланган иде. Шәхсән үзем бу мул хәзинәнең ничек туплануыннан, тарихи, фәнни өйрәнелеп, ничек чын мәгънәсендә әдәби-сәнгати әсәрләргә әверелүеннән берникадәр хәбәрдар дә идем. Татарстан китап нәшриятендә иҗтимагый-тарихи әдәбият бүлеге җитәкчесе булганга андый вакыйгаларны белеп тора идем. Бу тирәгә - туган авылыма кайтып йөргәнгә аны оештыру хәлләрен тәфсиллерәк тә белеп тордык.

Музейның идея эчтәлеге өчен җаваплы якташым, яшь галим Илдар Әүхәдиев белән дә очрашкалаганга: хәл-әхвәл яхшы ук мәгълүм иде. ... Музейга тантанага кереп китәр алдыннан башкалардан аерылып, бер генә мәлгә тукталып калдым - караш манарага укталган иде. Мәчет бит бу! Чын манара! Мәчет манараларын тарихи сурәтләрдә дә, чын мәчетләрдә дә күргән бар иде. Тик сабый чактан түгел. Безнең авылның (Чишмәле Сап) мәчете мин укырга кергәндә манарасыз иде инде. Ул клуб иде. Укырга без электән мәчетнеке дип саналган мәдрәсә йортына йөрдек. Аның турында, мәчет, аның манарасын кисү турында сүз өйдә дә, тышта да булгалап тора иде. Әлбәттә, бик шыпырт кына, як-якка каранып кына. Әнинең әнисе - Нәфисә әбием соңгы көненә кадәр бернигә карамый намаз укуын, дини йолаларны тотуын дәвам иттерде, безгә - оныкларына да догалар ятлатырга, мөселман йолаларын үтәтергә тырыша иде.

Үзем белгән берничә доганы миңа ул өйрәтте. Әни - башлангыч мәктәп укытучысы булса да, балалык елларым күбрәк әбиләрдә үткәнгә, өйдә әбинең безне мөселманча яшәтүенә каршы килмәде, көндәлек йолаларны үтәвебезгә күз йома иде. Әти дә укытучы иде, әлбәттә инде, атеист. Миңа олыларның, очрак чыгып, аның мәдрәсәдә иң акыллы шәкерт булганын, Корьән уку ярышларында алга чыгуын искә төшерүләре ошый иде. Гомумән мин алар укыган мәдрәсәгә, ягъни үзем укыган мәктәпкә (1917 елдан ул совет хезмәт мәктәбе дип атала башлаган) үзенә бер сәер хөрмәт белән карый, аның тарихын белергә омтыла идем Кыскасы, минем күңелдә мәдрәсә йөзендә мәчет тә яшәешебезнең, милләт җанлы булуыбызның бер очкыны сыйфатында аңыбызда аерылгысыз иде. Мәчет, манара образы тәнемнең, аңымның, күңелемнең әлләкүпме күзәнәкләреннән берничәсе генә булса да мөселманлык, татарлык сыйфаты, хәсияте белән яратылганнар да, бернигә дә, әлләнинди рухи каршылык, көчләүләргә дә карамастан гомер буе яшәргә тырышканнар бугай. Манараны күргән саен шул күзәнәк(ләр) башларын күтәреп, җанланып, күңеллеләнеп китәләр сыман, миңа да көч, илһам бирәләр сыман.

Кызык ки: авылыбызның мәчете турында сүз чыгып, аны күзалларга туры килсә, мин аны гел манаралы итеп күрәм. Гәрчә, әйткәнемчә, үз-үземне белгәндә манарасы инде киселгән иде. Димәк ки, беренче тапкыр сабый карашым белән мин аны манаралы килеш күргәнмен. әлеге эчке күзәнәгем аны зиһенгә шулай беректереп тә калган. Мәңгегә. Күзем йомылганчыга кадәр!

Манара, манара! Гомерем маягы түгелме соң син! ...Мокшы манарасы хәтер төпкеленнән янә дә әлләничә манараны искә төшерде. Чын манараны еш кына районыбызның (ул чагында Кызыл юл районы) Түбән Оры авылын узганда карап китә идем. Аны без Югары Оры авылына барганда үтәбез. Алты-җиде яшьтә үк әле, сугышның иң котырган елларында, ишле гаиләне ашатырга бер нәрсәсе калмагач, әни безне,- әле үземне генә, әле апам белән,- Югары Орыдагы укытучы апама тамак туйдырып кайтырга җибәрә иде. Мәчет инде, әлбәттә, ябык, ишекалларын кычыткан, әрекмән баскан, кояшлы көн булса да аның тирәсе караңгы-күңелсез иде. Апа белән кайтканда ул мине кулдан тартып тизрәк үтеп китәргә әйди иде. Бу авылны, аның мәчете яныннан миңа әле үсмер яшьтә дә үткәләргә туры килде - арбага тимер мичкә салып ат белән район үзәге Кенәрдән керосин ташый идек; аның аша үтеп. Мәчет инде тәмам искергән, ә манарасы нәрсәнедер саклаган кебек шактый горур. Әллә үзен шулгомер кисми саклаучыларга рәхмәт әйтеп шулай мәгърур тора идеме? Берничә манараны тагын инде журналист булып йөргәндә очратырга туры килде.

Йөрәге тибүдән туктамаган чын мәчеттәге, азан тавышы белән сулышын белдереп торган чын манараларны! Тик алар Татарстанда түгел иде. Уфада эшли иде әле мәчет. Удмуртиядә Кистем авылында, Чуашиядә Урта Балтай авылында берәр мәчет. Аларны күрүгә, сулышларын тоюга эчемдәге әлеге күзәнәкнең дулкынланып тибүен аңлатып булырлыкмы! ...Мокшы мәчете Татарстанда манарасы сакланган берничәдән генә иде. Андыйлар янында кичерелгән хис бу мизгелдә әлеге күзәнәкне монда да уяткан иде. Саклап калучылар белән соклану, аларга рәхмәт хисе иде ул. Ул мизгелдә: "Бөтен авыл аны кисәргә юл куймаган. Әле дә аны саклау өчен күпме көч, тырышлык салына. Җитәкчеләр арасыннан иң акыллыларының, милләтпәрвәрләрнең, халык хәлен белә торганнарның фидәкарь адымнары нәтиҗәсе инде бу", дигән уй кичерелде шикелле. Музейны карап чыгып, тәэсир уртаклашканнан соң, хуҗалар "Фикерләр" кенәгәсенә язып куюны сорагач, без киңәшләшеп алган идек; хәтерләмим инде кем, нәрсә тәкъдим иткәнен, беребез язып, калганнар имза салабыз дидек бугай. Әле менә газет язмасыннан күрдек: автографны Мөхәммәт абый тәгаенләгән икән: "Үткәндәгеләргә ихтирам кешелек җәмгыятен вәхшилектән аера торган бер сыйфат дигән А.С.Пушкин. М.С.Мәһдиев. 196ХП.1986".

Без дә уйлаган уйга, кичергән хискә тач килгән тәгъбир бит. Шул чагында мәчетнең үзенә, манарасына карап та, аның эчендәге мирасый хәзинәне барлап-уйланып, моңарчы булмаган ачышлар ясап, үз ягыбызның, милләтебезнең асылын төшенеп горурлык хисләре кичергәндә дә без вәхшилегебездән арынуга, ягъни рухый дөньябызны үстерү-баетуга бер адым ясаган булганбыздыр. ...Ә нигә әле менә бүген, - аннан соң нәкь утыз ел гомер узган, - бу вакыйганы кабат күз алдына китерергә мәҗбүрбез. Әйткәнебезчә, моңа газет язмасы, каләмдәшебезнең борчулы фикерләре сәбәп булды. Манара! Язманы да аның якты сурәте бизәгән иде. Чын манара күз алдына килеп, нәкъ утыз ел элекке кебек уятып, айнытып җибәрде түгелме!. Нәрсә үзгәргән соң? Яшәешнең табигый таләбе ул - үзгәреш: яшибез, хәрәкәтләнәбез икән, димәк, үзгәрәбез - йә алга, йә артка, адым арты адым һичшиксез булырга тиеш.

Булган, әлбәттә! Үземә килсәк, әйтик, манарага мөнәсәбәт бизмәне - әлеге эчке күзәнәк яшерен кабыктан котылып, иркенрәк сулый башлаган бит: хәзер безнең төбәктә генә авыл саен диярлек яңа мәчет, һәркайсында тирә-юньгә ямь нуры сирпеп, якты манарасы балкып тора: азан тавышы күңелләрне иркенәйтә. Туган авылымда да йөз ун яшьлек элекке мәчеттән әлләни ерак түгел яңасы балкып тора. Манаралы, әлбәттә!

Ә нигә соң алайса тын кысылуы һаман бетмәгән. Минеке генә түгел. Әнә газет язмасы шуңа ишарә ич! Каләмдәшебезнең ачынуы - уртак борчылуыбыздыр. Ә сәбәп: бер адым алга, ике адым артка хакыйкате өстенлек ала түгелме? Югалткан кадерле мирасыбызны күп көч салып кире кайтарганда аңа бер генә яклы карау, тышкы хәсиятен өстен күреп, күп кырлы эчке хәсиятен ярлыландыру, зәгыйфләүгә юл куябыз түгелме. Бу юлы да без иске тырмага басабыз икән; авыз пешмәгән: булганны бетерүе җиңел, ә булдыруы ай-һай авыр шул!

Мокшы мәчете ике үзәкле рухый хәзинә ләбаса. Шундый хәзинәне булдыручыларга, моңарчы саклаучыларга мең рәхмәтләр укып, бүген инде шуның кадерен һич киметмичә, бөтен рухый хәсиятен тагын да арттыра барып халыкка, милләтебезгә җиткерү, шулай итеп аның рухый дөньсын баету хәстәрен күрү бик тә кирәкле, вакытлы гамәл булыр иде дә бит...

Илдар Низамов, Чишмәле Сап авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев