Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, балагызга иртәнге чәйгә сөтле коржик пешерегез

Балаларыгыз сөт эчмәүгә зарланасыздыр. Ә сез бала вакытта үзебез бик яратып ашаган, сөтле коржик пешереп ашатыгыз.

Ингридиентлар:

  • 400 г он;

  • 200 г шикәр комы;

  • 100 г маргарин;

  • 1 йомырка;

  • 80 мл чиста сөт;

  • 10 г "разрыхлитель";

  • ванилин.

    Әзерләү:

  • Йомшартылган сыер маен шикәр комы кушып болгатыгыз, йомырка, сөт һәм "разрыхлитель" өстәгез. Үзегез теләгәнчә ваниль дә өстәргә була. Он өстәп, тиз генә камыр әвәләгез. 6-7 миллиметр калынлыкта итеп җәемнәр ясагыз. Коржик формаларын кексныкы белән чыгарырга мөмкин.

  • Әзер коржикларны табага тезеп, 180-200 градускача җылытылган духовкада 15 минут пешерегез. Коржикларның өсте кызып алсуланса, әзер дигән сүз. Артык тота күрмәгез, югыйсә каты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев