Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Балтачта җиңү яуладылар

Әтнәдә җиңү яулаган хатын-кызларыбызның бүген Балтачка зона бәйгесенә киткәннәрен хәбәр иткән идем. Сөенә-сөенә тагын язам әле. Район мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова, Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова җитәкчелегендәге безнең делегация җиңү яулап кайтып киләләр. - Бүген уңышлы чыгыш ясап, һәркем сокланырлык иде, Комыргуҗа авылыннан...

Әтнәдә җиңү яулаган хатын-кызларыбызның бүген Балтачка зона бәйгесенә киткәннәрен хәбәр иткән идем. Сөенә-сөенә тагын язам әле.

Район мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова, Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова җитәкчелегендәге безнең делегация җиңү яулап кайтып киләләр.

- Бүген уңышлы чыгыш ясап, һәркем сокланырлык иде, Комыргуҗа авылыннан Хисамиева Гөлнар Һидият кызы, Кимедән Нигъмәтҗанова Мәрвәр Мөбарәкша кызы - Җиңүче Дипломы, Олы Мәңгәрдән Мусина Гөлназ Рәфыйк кызы катнашучы Дипломы белән бүләкләнделәр. Ничә елга ничә тапкыр катнашып, мондый зур җиңү белән кайткан юк иде әле. Барыбыз да шат, кәефләребез күтәренке ...- дип хәбәр итте Балтачтан Әлфинә Мөхәммәтҗанова. Котлыйбыз Сезне, исән-имин кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев