Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр бөек шагыйрьнең юбилеена әзерләнә

Милләтемнең кояшы син... Белгәнебезчә, 26 нчы апрель көнне татар дөньясы үзенең бөек улы - татар әдәбияты классигы, шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәк. Китапханәдә әлеге мөһим датага хәзерлек эшләре башланып та китте. Уку залында шагыйрьнең тормышын һәм иҗат юлын чагылдыручы "Милләтемнең кояшы син, и...

Милләтемнең кояшы син...

Белгәнебезчә, 26 нчы апрель көнне татар дөньясы үзенең бөек улы - татар әдәбияты классигы, шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәк. Китапханәдә әлеге мөһим датага хәзерлек эшләре башланып та китте. Уку залында шагыйрьнең тормышын һәм иҗат юлын чагылдыручы "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай" дигән китап күргәзмәсе ачылды. 15 апрельдә китапханәдә "Күңелләрдә Тукай сүзләре" исемле шигырь бәйгесе узачак. Бәйгегә 14 яшьтән өлкән булган шигырь сөюче райондашларыбызнкөтәләр. Моннан тыш укучылары игътибарына "Шагыйрь үткән юл" дип исемләнгән әдәби сәяхәт, "Тукай-сүнмәс йолдыз" әдәби викторинасы, Тукай укулары, китап күргәзмәләренә күзәтү, презентация һәм башка чаралар тәкъдим ителәчәк. Ә 26 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршындагы мәйданда шагыйрьнең туган көненә багышланган төп чара - Тукай бәйрәме була.

Тукайны укып үскән, Тукайны укып дөньяга күзе ачылган һәркем бу датага әзерләнә торгандыр. Сездә нинди чаралар оештырыла, языгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев