Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр “Белем көне” белән котлый

1984 елдан билгеләп үтелә әлеге бәйрәм. Гомер-гомергә "Беренче сентябрь" көтеп алына. Олысы да кечесе дә көтә аны, кечеләре белем бусагасын атлап керсә, икенчеләре мәктәп елларын сагынып, укытучыларын күреп, рәхмәт әйтеп бәйрәм белән котларга бара. Гаҗәп, шатлыклы бәйрәм булса да, күзгә яшьләр китерә. Сагындыра, кызыктыра, сөендерә, узган белән бүгенге чагыштырыла... Хисләр...

1984 елдан билгеләп үтелә әлеге бәйрәм. Гомер-гомергә "Беренче сентябрь" көтеп алына. Олысы да кечесе дә көтә аны, кечеләре белем бусагасын атлап керсә, икенчеләре мәктәп елларын сагынып, укытучыларын күреп, рәхмәт әйтеп бәйрәм белән котларга бара. Гаҗәп, шатлыклы бәйрәм булса да, күзгә яшьләр китерә. Сагындыра, кызыктыра, сөендерә, узган белән бүгенге чагыштырыла... Хисләр кузгала. Без дә Сезне "Белем көне" белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булыгыз! Укытучылар, Сезгә Ходай сабырлык, мидәт-куәт бирсен!

Игелек һәм яратудан тора

Мөгаллимлек дигән бу һөнәр.

Коралың - тел, алда- бала җаны...

Кыерсытма аны син, телмә.

Ашлы бакча бәрәкәтле була,

Кадер -хөрмәт тигез тиешле.

Синең алда- Ана балалары,

Һәркайсысы - бәгырь җимеше.

Сабыр бул син, авыр тоелса да

Сайлап алган шушы зур йөгең.

Укучыңның бер "рәхмәт"е җитәр

Онытырга борчу я шигең.

Синең һөнәр үзгә бизмәнле ул,

Акча түгел аның үлчәме.

Ул көндәлек гамь - җылыдан тора,

Ул - ярату белән үлчәнә.

Лилия Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев