Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, белеп торыгыз! 200 мең сум акча бирәләр..

Югары уку йортларын тәмамлап, авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечләргә 200 мең сум акча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кадрлар сәясәте өлкәсендә күп санлы чаралар уздырыла. Бу хакта министрлыкның коллегия утырышында бәян ителде. Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш...

Югары уку йортларын тәмамлап, авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечләргә 200 мең сум акча

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кадрлар сәясәте өлкәсендә күп санлы чаралар уздырыла. Бу хакта министрлыкның коллегия утырышында бәян ителде.

Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аграр югары уку йортлары студентларына - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең максатчан укытыла торган яшьләренә аена 10 мең сум күләмендә стипендия түләнә. Хәзерге вакытта мондый 100 дән артык кеше исәпләнә.

Быелдан мондый ярдәм аграр техникум һәм көллият студентларына да күрсәтеләчәк. Министр әйтүенчә, яшь белгечләр, вузларны тәмамлаучылар өчен быел 100 мең сум урынына 200 мең сум акча түләнәчәк. Белгечнең беренче эш елында бюджеттан өстәмә түләү МРОТ күләменә кадәр арттырылган (6204 сум); агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләренә 100 әр мең сум грант бирелә; торакка субсидия алганда өстенлек бирелә; быелдан башлап, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә, арендалы торак программасы башлана. "Республика районнарында авылларга кадрлар җәлеп итү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Мисал өчен, Әтнә районында ел саен югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаган 10 нан артык чыгарылыш белгече эшкә урнаша. "Кушар" авыл хуҗалыгы кооперативында (җитәкчесе - Рузәл Хәйруллин) соңгы 5 елда 7 яшь белгеч эш белән тәэмин ителгән, хуҗалык яхшы гына үсеш ала", - дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Авыл җирлегеннән аграр вузларга укырга керүчеләр соңгы 3 елда 30 процентка арткан.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык эшчәнлегенә бәя биреп чыгыш ясаганда, кадрлар мәсьәләсе мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп узганча, кызганычка каршы, чыгарылыш укучыларының 15 процентының гына авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кире кайтуы билгеле. Р.Миңнеханов максатчан укытуга игътибарны арттыру заруриятенә игътибарны юнәлтте.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев