Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр белеп торыгыз, кечкенә балалар өчен компенсация алуның яңа тәртибе гамәлгә кертелә

Система киләсе айдан эшли башлый 1 июльдән Татарстанда сабые балалар бакчасына йөри торган әти-әниләр компенсацияне электрон юл белән генә рәсмиләштерә алачак. Бу хакта "Татар-информ" уздырган матбугат конференциясендә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Матбугат вәкилләре очрашуы халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә...

Система киләсе айдан эшли башлый

1 июльдән Татарстанда сабые балалар бакчасына йөри торган әти-әниләр компенсацияне электрон юл белән генә рәсмиләштерә алачак. Бу хакта "Татар-информ" уздырган матбугат конференциясендә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Матбугат вәкилләре очрашуы халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә электрон хезмәтләрне популярлаштыруга багышланган иде. Министр сүзләренчә, республикада балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 меңләп ата-ана субсидия ала. Гадәттә, алар − эшли торган 35 яшькә кадәрге кешеләр һәм барысы да, актив рәвештә, интернеттан файдалана, дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова. "

Әлеге системаның иминлеге дәүләт дәрәҗәсендә сакланыла", - дип вәгъдә бирде министр һәм әти-әниләрне электрон гариза бирү системасын ныклап өйрәнергә өндәде. "Әлеге хезмәт ярдәмендә гаризаларны ирекле рәвештә, ягъни өйдән чыкмый гына да бирергә мөмкин булачак",- диде ул.

Субсидияләр алуга гариза бирү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет булдырырга кирәк. Шуннан соң Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булдырып, персональ мәгълүматларны саклау шарт. Бу Иденфикация һәм аутенфикация бердәм системасында авторизация өчен кирәк. РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүне раслый торган СМС-хәбәр килгәннән соң, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү мөмкин булачак. (Казан, 27 июнь, "Татар-информ").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев