Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, белеп торыгыз – кирәге чыгуы бар

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре соңгы тәүлектә юлда ватылып калган ике транспорт йөртүчегә ярдәм кулы суздылар. Бу хакта тармак пресс-хезмәте вәкилләре хәбәр итте. Беренче хәбәр иртәнге 8ләр тирәсендә Алексеевск районыннан килә. - "Газель" машинасы ватылган, якындагы кафега кадәр илтеп куйдык, йөртүчене кайнар чәй белән сыйладык, - диделәр МЧС вәкилләре....

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре соңгы тәүлектә юлда ватылып калган ике транспорт йөртүчегә ярдәм кулы суздылар. Бу хакта тармак пресс-хезмәте вәкилләре хәбәр итте.

Беренче хәбәр иртәнге 8ләр тирәсендә Алексеевск районыннан килә.

- "Газель" машинасы ватылган, якындагы кафега кадәр илтеп куйдык, йөртүчене кайнар чәй белән сыйладык, - диделәр МЧС вәкилләре.

11.30 тирәсендә Мамадыш районыннан да бер хәбәр килә.

- ДЭУ машинасы ватылып, йөртүчесе туңып беткән иде. Шулай ук кайнар чәй белән сыйладык, машинасын кунакханәгә кадәр илттек, - диделәр.

Әтнәләр, МЧС телефон номерларын һәрвакыт истә тотыгыз. Юк дигәндә дә, кирәге чыгып куюы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев