Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, белми калмагыз, туктап тора

Түрәләр 2020 елга кадәр "Ана капиталы"н арттырмаска тәкъдим итте. Моны илдәге катлаулы икътисадый вәзгыять белән бәйләп аңлатканнар. Тик дәүләттән бирелә торган әлеге акча тирәсендәге сүз моның белән генә дә бетмәде. Белгечләр "Ана капиталы"ның кирәкме-юкмы икәнен шик астына куйган. Соңгы елларда туган балалар саны күп булу дәүләттән бирелә торган акчага бәйле...

Түрәләр 2020 елга кадәр "Ана капиталы"н арттырмаска тәкъдим итте.

Моны илдәге катлаулы икътисадый вәзгыять белән бәйләп аңлатканнар. Тик дәүләттән бирелә торган әлеге акча тирәсендәге сүз моның белән генә дә бетмәде. Белгечләр "Ана капиталы"ның кирәкме-юкмы икәнен шик астына куйган. Соңгы елларда туган балалар саны күп булу дәүләттән бирелә торган акчага бәйле түгел, имеш. Җил исми, яфрак селкенми, диләр бит...

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яңа закон проекты әзерләгән. Аның нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварына кадәр "Ана капиталы"н ел саен индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим иткәннәр. Әйтүләренә караганда, бу - илдәге финанс-икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып эшләнгән. Кризис әби-бабайларны кайгыртуга гына тәэсир итмәячәк, ахры. "Пенсиядән аермалы буларак, капитал акчасы көндәлек кулланылышта кирәк булган айлык акча булып саналмый", - дигәннәр министрлыкта. Менә шундый хәлләр!

Мәгълүм булганча, "Ана капиталы" Президент Владимир Путин тәкъдиме белән 2007 елда барлыкка килде. Дәүләттән матди ярдәмне гаиләдә икенче яки аннан соң туган (уллыкка алган) балаларга бирәләр. Программа гамәлгә кергән елны "Ана капиталы"ның күләме 250 мең сум тәшкил итте. 2016 елга кадәр акчаны ел саен индексацияләделәр. Бүген "Ана капиталы"- 453 мең сум. Ун елдан бирле ил күләмендә сертификатны алты миллионнан артык кеше алган. "Ана капиталы"н түләү өчен бюджеттан бер триллион сумнан артык акча сарыф иткәннәр. Күпчелек матди ярдәмне яшәү шартларын яхшыртуга тота икән. Соңгы елларда илдә туган балалар саны бермә-бер артты. Моны шул исәптән икенче һәм аннан соңгы булып туган сабыйга бирелә торган акча белән дә бәйләп аңлаттылар. Яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен шактый тырышырга кирәк. Ә монда дәүләт үзе ярдәм итәргә әзер тора бит! Бала табучыларның барысы да акчага кызыкмый, әлбәттә. Алай да илдә "Путин балалары" дигән төшенчә барлыкка килде. Былтыр Татарстанда 57 мең 499 сабый дөньяга аваз салган. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан - Идел буе федераль округында әйдәп баручыларның берсе. "Ана капиталы" программасы гамәлгә кергән 2007 ел белән чагыштырганда, гаиләдә икенче бала туу очраклары - 78, өченчесе - 106, ә дүртенче һәм аннан соңгы нарасыйлар 81 процентка арткан. Икътисадый кризис аркасында узган ел "Ана капиталы"н индексацияләмәделәр. Хәзер исә аны гомумән 2020 елга кадәр ничек бар - шулай калдырырга тәкъдим итәләр. Әлеге хәбәр кулында сертификаты булып та, аны файдаланырга өлгермәүчеләрне дә пошаманга салган.

Дәүләттән тиешле акчаны теләгән вакытта алып булачакмы?

Риэлторлар ашыгырга киңәш итә. Интернетта "Ана капиталы"на торак сатып алырга ярдәм итүче сәхифәләрнең берсендә авылда тыштан да, эчтән дә буяу күрмәгән, тузган хәлдәге йортларны да 350-450 мең сумга саталар. Алучысы булмаса, җимерелеп килүче йортларга бу кадәр бәя дә куймаслар иде. Ә менә илнең Югары икътисад мәктәбе белгечләре программаның нәтиҗәлелеген шик астына куйган. Алар әйтүенчә, соңгы елларда туган балалар саны күп булуда дәүләттән бирелгән акчаның бернинди дә катнашы юк. 2000 нче еллардагы үсешне 1980 нче елларда туган малай-кызларның әти-әниләр булып җитлегүенә бәйләп аңлатканнар. Билгеле булганча, ул чорда сабыйлар күп туган. Алга таба туган балалар саны кимиячәк, дип тә фаразлаганнар. Моны да киләчәге билгесез булган "Ана капиталы" белән бәйләмәскә киңәш иткәннәр. Әти-әни яшенә җитүчеләр саны кими, шул гына. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бу көннәрдә ил Хөкүмәте әниләр һәм балаларның сәламәтлеген кайгырту программасына каралган акчаны алдан фаразлаганнан өч тапкыр киметергә тәкъдим итте. Илдә кабат буйдаклар күбәеп китмәгәе...

Эльвира ВӘЛИЕВА

Ватаным Татарстан

25.10.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев