Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр белән елмаеп алыйк

Гидрометцентрга эшкә буыннары сызлый торган кешеләр чакырыла. *** Беләсезме, ни өчен кошлар иртән сайрый? Чөнки аларның эшкә барасы юк! *** - Мин, төннәрен чыгып йөрмәсен дип, мәчемне печтергән идем, ә ул җүнсез барыбер чыгып китә. - Нишләп? - Консультант булып йөри. *** Экономия ул -чәй пакетигындагы җеп белән носки ямау....

Гидрометцентрга эшкә буыннары сызлый торган кешеләр чакырыла.
***
Беләсезме, ни өчен кошлар иртән сайрый? Чөнки аларның эшкә барасы юк!
***
- Мин, төннәрен чыгып йөрмәсен дип, мәчемне печтергән идем, ә ул җүнсез барыбер чыгып китә.
- Нишләп?
- Консультант булып йөри.
***
Экономия ул -чәй пакетигындагы җеп белән носки ямау.
***
- Алдагы тормышымда мин кош булырга телим. Башларына кәкәй итү өчен исемлекне төзеп тә куйдым инде.
***
Тормыш авырлыгыннан, дөньяның гаделсезлегеннән тәмам туйган бер адәм, муенына таш бәйләп, күпер култыксасына менеп баса. Сикерәм дигәндә генә, кычкыра-кычкыра чабып килүче бер хатынны күрә. Хатын аңа бер төенчек суза:
- Зинһар өчен бу мәче балаларын да үзең белән ал инде!
***
Укучы бала урамнан миллион доллар акча таба һәм полиция бүлегенә илтеп бирә. Баланың әнисе, үкси-үкси: "Мин улым белән горурланам", - дигән имеш.
***
- Абсолют таза кешеләр була алмый.
- Була. Армиягә чакырылучылар шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев