Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр беләсезме

Кәбисә елы кайдан килеп чыккан? Безнең эрага кадәр 46 елда Рим императоры Юлий Цезарь Кояшның җир тирәли әйләнү вакытын 365,25 тәүлек (365 тәүлек һәм 6 сәгать) дип билгеләнгән Юлиан календаре төзи. Шушы алты сәгать тайпылышны тигезләү өчен "кәбисә елы" дигән төшенчә барлыкка килә. Ягъни, 25 тәүлекне дүрткә бүлгәннән соң, 6шар...

Кәбисә елы кайдан килеп чыккан?
Безнең эрага кадәр 46 елда Рим императоры Юлий Цезарь Кояшның җир тирәли әйләнү вакытын 365,25 тәүлек (365 тәүлек һәм 6 сәгать) дип билгеләнгән Юлиан календаре төзи. Шушы алты сәгать тайпылышны тигезләү өчен "кәбисә елы" дигән төшенчә барлыкка килә. Ягъни, 25 тәүлекне дүрткә бүлгәннән соң, 6шар сәгать килеп чыга. Һәр елга 6 сәгать кушып булмый, шуңа күрә өч елның 365 көннән торуын исәпләп чыгаралар. Ә дүртенче елга 24 сәгатьне кушып куялар. Ул да булса 29 февральгә туры килә.
Цезарь хакимлек иткән чорда февраль ае 29 көннән килә, кәбисә елында аңа тагын бер көн - 30 февраль өстәлә. Соңрак борынгы Рим сенаты февральдән бу көнне алып, Октавиан Август хөрмәтенә августка кушып куя. Шулай итеп, август 31 көннән килә башлый.

"Акчарлак" газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев